дип язган иде. Игътибар итегез, Русияне «уртак Ватан» дип атый ул…
Әгәр Тукай белән килешсәк, уртак Ватанда татар милли үзәгенең булуы бик хаклы, ә таләпләре аның бик законлы булачак. Кирәксә, ул таләпләрен турыдан-туры Дәүләт думасына һәм Россия Президентына да җиткерә алачак. Конституция аңа мондый хокукны, мотлак, бирә торгандыр.
Аннары, мәгълүм ки, Русиядә татарларның интеллектуаль көчләре – фәндә, сәнгатьтә, хуҗалык эшләрендә шактый күп. Аларның байтагы динен, телен югалтса да, татарлыгын югалтмаган. Милли хәрәкәтнең Русиядә оешуы менә шуларны да кузгатырга, тартырга бик нык ярдәм итәр иде.
Әлбәттә, бу әйткәннәрне Русия татарларын Казаннан читләштерү дип аңларга һич тә ярамый. Киресенчә, үзара бәйләнеш, якынаю көчәергә генә тиеш. Уяна, терелә башлаган татарларның Казан ярдәменә ихтыяҗлары да артачак кына… Шул ук вакытта оешкан, куәт җыя барган Русия татарлары да бердәнбер татар дәүләте – Татарстанга ышанычлы таза терәк булыр дип ышанасы килә. Милли хәрәкәт безне аермас, берләштерер генә… Икенче конгресс сайлап калдырачак комитетның да эше нык үзгәрер, мөгаен. Бәлки, ул төрле илләрдәге татар милли хәрәкәтенә юнәлеш бирүче, киңәшче югары бер орган булыр. Һәрхәлдә, конгресс аның статусын һәм бурычларын ачык билгеләр, шаять.
Бөтендөнья татарлары исеменнән эш йөрткәч, аның бурычлары бик җитди, дәрәҗәсе югарырак булырга тиештер инде. Статусын һәм хокукларын да конгресс ачык билгеләр.
Югарыда сүз мәгърифәт турында да барган иде. Бу очракта мәгърифәт уку-укытуга гына кайтып калмый. Аңа тәрбия чараларының һәммәсе дә керә. Татар кешесен һәр җәһәттән дә камилләштерү күздә тотыла. Бигрәк тә әхлакый яктан татар милләтен алдынгы цивилизацияле халыклар югарылыгына күтәрү – менә төп максат.
Дөнья безне танысын, без шуңа лаек булыйк.
КҮҢЕЛ ЙОЛДЫЗЫ
…Зөһрә ханым сәхнәгә бик килешле ап-ак күлмәктән чыкты. Башында да таҗ сыман кечкенә ак калфак иде… Әйтерсең изге бер эшкә керешер өчен ул шулай тоташ актан гына киенгән… Иң беренче башкарган җыры да Тукайның «Тәәссер» дигән шигыре иде. Көен дә Зөһрә үзе язган… Аны ул озын саплы, сыңар кыллы думбрага кушылып җырлады… Тәэсире искиткеч булды… Мин мактауга юмарт кеше түгел, әмма күргән-ишеткәнемне яшерә алмыйм… Борынгы көйләребезгә тартым бик моңлы көй, ерак заманнардан бирле сакланып килгән думбраның гаҗәеп бер сихри-сәер тавышы һәм шуның ялгыз гына чиртүе, Зөһрәнең иркә дала җиледәй өзелмичә аккан уйчан-моңсу җыры күңелләрне шундый биләп алды ки, гүя без чынлап та йолдызлардан иңгән ак канатлы фәрештәдән Тукай догасын ишеткәндәй булдык.
«Ходай! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр, дим; Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр!» – дим.
Бу концерттан Зөһрә ханым безгә яңа бер ягы белән ачылды: яраткан җырчыбыз чын мәгънәсендә Тукай җырчысы да икән… Гүя алар бер-берсен тапканнар. Икесе дә бик халыкчан, бик моңлы, бик садәләр… Бигрәк тә Зөһрә ханымның җыйнак-сылу гәүдәсе, чамалы гына хәрәкәтләренең нәфислеге, чишмә агышыдай ягымлы, иркен-көчле тавышы бу охшашлыкны бары тик көчәйтә генә иде. Арттырып әйтү түгел: Тукай үзе ишетсә дә, Зөһрәне әнә шул кыяфәтендә бик яратып тыңлар иде, мотлак, чөнки аның табигатенә һәртөрле кыланчыклык, ясалмалык, талымсызлык бик ят икәнен яхшы беләбез.
Тукай безнең җыр сәнгатендә үзенә аерым бик кадерле урын алып тора. Аның халык көйләренә җырлана торган «Зиләйлүк», «Әллүки», «Туган тел»е татар күңелендә мәңге сакланачак… Дөньяның берәр почмагында өч татар яши икән, алар очрашканда «Туган тел»не бергәләп җырламыйча калмыйлардыр, мөгаен, чөнки «Туган тел» ул бөтен дөньяга сибелгән татар галәмен милләт итеп саклаучы, берләштерүче, яшәтүче гимн-җырга күптән инде әйләнде…
…Өлкән буын композиторларыбызның да Тукай сүзләренә язган көйләре шактый икән (Тукай иҗатыннан файдаланып язылган зур музыкаль әсәрләр турында сүз бармый биредә). Зөһрә ханым үзенең ялгыз концертында әнә шул җырларның күбесен җырлап чыкты… Без гүя Тукайның үзе белән янәшә беткәнче моң-сагышка күмелеп утырдык.
Әмма өстәп шуны да әйтергә кирәк: Тукайның җанын, акылын, нинди шагыйрь икәнлеген тагы да ачыграк, тулырак тоярга һәм аңларга Илдус Әхмәтҗановның Зөһрә җырлары арасында шагыйрьнең шигъри юлларын камил белеп, гаять үтемле итеп, аеруча бер дәрт белән укуы да бик нык ярдәм итте… Нур өстенә нур дигәндәй, Илдус тарафыннан бик оста сайланган шигъри юллар Тукайга багышланган концертның мәгънә тирәнлеген һәм тәэсирен аеруча көчәйтте генә… Ихтимал, шул сихри тәэсир аркасындадыр миндә сәер генә бер уй да туды: без Тукай исемен тәсбих төймәсен тарткандай өзлексез кабатларга яратабыз, әмма үзебез аңа лаек варислармы соң?.. Тукай югарылыгына күтәрелә алганыбыз бармы?.. Дөньяны күрә белүдә, аңлый белүдә Тукай дәрәҗәсенә җитәрбезме?..