Тукай җиһанга бик биектән караган – ерак офыклар ачылган аның үткен күзләре алдында… Ул үзен Пушкин вә Лермонтов белән тиңләгән, татар халкының хокукларын дәгъвалап, патша хәзрәтләренә дә мөрәҗәгать иткән, халык көткәнне бирә алмаган Думадан да көлә белгән, шундагы карагруһ шовинистларга җавап итеп «Китмибез» шигырен дә язган. (Бик хикмәтле шигырь, тик без аны бер генә яклы итеп укыйбыз.) Шул ук вакытта Тукай һәртөрле фиркаләрдән, сәяси шаукымнардан өстен торган шагыйрь. Ул әнә большевик Хөсәен Ямашевка да, имам-галим Шиһабетдин Мәрҗанигә дә багышлап үзенең мәдхиясен яза, чөнки ул аларның иң элек нинди чын, «бөтен» кеше икәнлекләрен күрә.
Тукай – ачы хакыйкать җырчысы… Үз милләтенең бөтен ямьле вә ямьсез якларын ачып салучы…
Яки:
Һәм шагыйрь кыска гына гомеренең соңгы сулышына кадәр әнә шул пычрак вә ялганга, начарлык белән бозыклыкка каршы көрәшә дә. Ләкин ул үзен дә гөнаһлардан азат, изге җан дип санамый… Ул да кеше, бары тик кеше, әмма вөҗданын, намусын җуймаган кеше… Инде үләренә санаулы көннәр генә калгач, соңгы мизгелен көткән хәлсез шагыйрь тирән сыкрану белән икърар итәргә мәҗбүр була:
Йә, егетләр, инде без, Тукай варислары, үзебез турында нәрсә әйтә алабыз?.. Әлбәттә, без дә тик ятмыйбыз (дибез инде), нидер эшлибез, аһ-зарларыбызны да яшермибез, «өстеннәрне» дә тәнкыйть иткәлибез – димәк, бигайбә!.. Әмма ләкин безнең өстебезгә утырган кер, тузан, пычрак та Тукайларныкы белән чагыштырганда берничә карышка калынрак бит… Мәгәр тоябызмы шуның авырлыгын, газабын, оятын?.. Кайда ул, Тукай шикелле, үзебезгә карата әйтелгән әче хакыйкать сүзе, каты таләп, чын гражданлык кыюлыгы?.. Пакьләнү сүзен минем әле берәүдән дә ишеткәнем юк… Киресенчә, без үзебездән һәм эшебездән бик тә канәгатьбез бугай… Үзара макташу бик көчәйде… Кем турында гына сүз чыкмасын, ул – даһи!.. Хәтта кайберәүләрне исән-имин чагында ук «бөек ул, үлемсез» дип атый башладык… Ә Тукайга тере чагында «бөек син, үлемсез» дип әйтүче булмаган… Без менә бөтен бер гасыр буена аны исебез китеп укыйбыз. Үлемсезлек әнә шулай гына килә ул!..
…Тукта, без бит концертта утырабыз лабаса!.. Гафу итегез инде, минем болай «читкә чыгып китүемне»… Зөһрә әнә «Җидегән чишмә»не җырлый. Йа Хода! Сүзләре, моңы, җыры – яшьләрне тыю читен… Татар күңелендә ниләр генә уятмыйдыр ул!..
Кодрәтле нәрсә ул сәнгать! Пакьләнер өчен дә безгә нәкъ менә җылата да, юата да алырлык шифалы чын сәнгать кирәктер, мөгаен… Рәхмәт Зөһрә ханымга «чын безнеңчә матур милли көй»ләре өчен!
БЕР ХАТИРӘ
1957 елның августында мин Язучылар союзы командировкасы белән озын сәфәргә чыгып киттем. Юлым Алма-Ата, Ташкент, Сәмәрканд, Ашхабадка чаклы иде. Миңа йөкләнгән бурыч – журналыбыз «Совет әдәбияты»н пропагандалау һәм аңа язылуны көчәйтү иде. Булган ул елларда шундый зур эшкә безнең тәвәккәллек тә, мөмкинлек тә! Тик бу язмада мин өстемә йөкләнгән эшне тәфсилләп тормыйм, чөнки максатым башка. Сүзем казах халкының классик язучысы һәм олы галиме Мохтар Ауэзов турында.
…Алма-Атага баргач, мин беренче визитымны, гадәт буенча, Язучылар союзыннан башладым. Кемгә кердем, кем белән сөйләшеп чыктым – хәзер инде искә төшерә алмыйм. Әмма бер вакыйга һич онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Таш йортның икенче катындагы баскычка каршы иркен зур бүлмәсендә бер-ике казах язучысы белән сөйләшеп торам. Шул чакта безгә якын ишектән тагын бер олырак яшьтәге казах килеп чыкты. Мин аны шундук таныдым – портретлары буенча бу Мохтар ага Ауэзов иде. Базык гәүдәле, зур башлы, ак чырайлы… Ул, безнең яныбыздан үтеп китешли туктала биреп, минем яндагы егетләр белән исәнләште, миңа да бу кем дигәндәй бер карап алды. Һәм егетләр шунда ук «Казаннан килгән жазусы» дип, аны минем белән таныштырдылар… Казаннан килгән татар язучысы аңарда кызыксыну уятты бугай. Кыска гына сөйләшү булды, үзе белгән берничә язучының исәнлеген сорашты, нинди эш белән килүемне сорады һәм һич көтмәгәндә миңа үзенең өй телефонын әйтте дә «иртәгә бер вакыт табып миңа шылтыратыгыз» дип китеп тә барды.