Язучылар союзыннан чыккач, туганнарыма кайтышлый мине һаман сөенечле бер гаҗәпләнү уйландырды: Мохтар агайның телефонын әйтеп, өенә шылтыратырга кушуын ничек аңларга?.. Минем язучы икәнемне ул, әлбәттә, беренче тапкыр ишетә торгандыр, чөнки исемем Казаннан читкә чыкканы юк диярлек… Ләкин мәшһүр өлкән язучы татар әдәбиятын, аның элеккеге һәм хәзерге зур язучыларын яхшы белеп, шуларга хөрмәт йөзеннән миңа да игътибарлы булгандыр дип уйладым. Әйтергә кирәк, Мохтар Ауэзовның абруе бик үскән, даны бөтен Советлар Союзына таралган чагы иде. Бик хаклы рәвештә аны казах әдәбиятының классигы һәм олы галиме дип таныйлар иде. (Ул академик иде.) Менә шундый кеше белән мин, үзе кушуы буенча, телефон аша гына булса да, тагын бер сөйләшергә тиешмен.
Икенче көнне мин сәгать уннар тирәсендә аңа шылтыраттым (минем уемча, бу аның өчен уңай вакыт булырга тиеш иде). Трубкада Мохтар аганың ашыкмыйча тыныч кына «кем» дигән тавышы ишетелде. Мин кичәге очрашуыбызны, аның шылтыратырга кушуын исенә төшердем. Аз гына тынып торганнан соң, ул сорады: «Сез бүген миңа килә аласызмы?..» Мин шунда ук, теләгән вакытыгызда бара алачакмын, дидем. Ул сәгатен әйтте һәм адресын язып алырга кушты. Шуның белән сүз бетте.
Минем якын туганнарым Зөләйха белән Шәрәфетдин Горький урамында, Галимнәр йортында торалар иде. Алар икесе дә Алма-Атаның югары уку йортларында укыталар. Соңрак Шәрәфетдин казах университетында математика кафедрасының мөдире дә булды… Алма-Ата ул – бакчалар эчендәге шәһәр, ә минем әле бу шәһәргә беренче килүем генә. Шулай да, туганнар өйрәтеп җибәрүе буенча, мин үземә кирәкле урамны тиз таптым. Кызганыч, исемен онытканмын, ләкин ул бакча аллеясы шикелле туп-туры сузылган озын бер урам иде. Нәкъ уртасыннан ике яклап утыртылган биек таза агачлар тезелешеп баралар. Мин шул сөзәк кенә үргә таба күтәрелгән аллея-урам буйлап ашыга-ашыга атладым. Менә ул миңа кирәк йорт. Ул якта берничә колонналы ап-ак ялгыз таш йорт… Урта бер җиреннән урамга караган парадный ишек. Мохтар агай бик хаклы рәвештә үзенә аерым шәп йортта тора икән дип, эчемнән генә уйлап куйдым… Ишегенә килеп, звонок төймәсенә бастым. Миңа ишекне пөхтә киенгән, башына җиңелчә генә яулык бәйләгән урта яшьләрдәге бер мөлаем ханым ачты. Күкрәкчәле алъяпкычына карап, мин аны хадимәдер дип уйладым, сөйләшүеннән дә шулайрак сизелде. Ул миңа:
– Мухтар Омирханыч тышта бакчада әле. Киностудиядән аны төшерергә килгәннәр иде, озакламый бушар. Сез шушында көтеп утырыгыз, – диде.
Ишектән кергәч зур гына бүлмә, хәзергечә холл дисәк тә була. Чиста җыештырылган, стена буена йомшак урындыклар куел- ган. Мин, рәхмәт әйтеп, шуларның берсенә утырдым. Киностудиядән нинди уңай белән килделәр икән дип уйлап куйдым. Хәер, хуҗаны озак көтәргә туры килмәде. Мохтар ага каяндыр үзе генә килеп чыкты. Мин тордым. Исәнләшеп күрештек.
– Кинога төшерүчеләр ике сәгать вакытымны алдылар, – диде ул, аз гына зарлангандай. Аннары каршыдагы биек икеле ишекнең берсен ачып, мине бер бүлмәгә ияртеп керде. Бу аның эш бүлмәсе икән. Түрдә зур, таза язу өстәле, аңа язу машинкасының да кечкенә өстәле терәп куелган… Мәгәр мин кабинетның эчен махсус кызыксынып карарга, билгеле, кыенсындым. Ләкин аның зур һәм якты булуына игътибар итмичә калмадым… Һәрхәлдә, мондагы бөтен нәрсә бик затлы, бик матур иде кебек… Тагын хәтердә калганы – ишектән сул яктагы келәм җәйгән иркен бер урында казахның аяк бөкләп утырып чәй эчә торган кечкенә тәбәнәк өстәле тора иде… Бу инде Мохтар аганың үзенә килгән дус-ише белән чәй эчә-эчә гәпләшеп утыра торган урыны булырга тиеш…
Ләкин без зур язу өстәле янына утырып сөйләштек. Сүзне, билгеле, хуҗа үзе башлады. Минем белән ул татарча дип әйтерлек сөйләште – һәр сүзен мин аңлап бардым. Һәм сүзен дә ул, ни гаҗәп, турыдан-туры татар әдәбияты, татар язучыларын мактаудан башлап китте.
– Тукайлар, Галимҗаннар сезнең генә түгел, безнең дә беренче мөгаллимнәребез, – диде. – Безнең казахта бары татар әдәбиятында тәрбияләнеп үскән язучылар да бар.
Шуларга өстәп Мохтар ага «татарлар революциягә кадәр Русиядәге төрки халыклар арасында иң алдынгы халык иде» дигән бик кыю фикерен дә әйтте… Минемчә, Казаннан килгән билгесез бер язучыга яхшатланып кына әйтелгән сүзләр түгел иде бу. Олы акыл иясенең тарихны бик яхшы белеп әйткән сүзләре иде алар…
…Янә сөйләшү ахырындарак Мохтар ага моңарчы мин ишетмәгән куанычлы яңа бер хәбәрне дә миңа җиткерде. Үзбәк шагыйре Гафур Голәм белән алар икәү күптән түгел Мәскәүдә булып кайтканнар… Икесе дә Ленин премиясе комитетының әгъзалары икән… Менә шул комитет утырышында язучылардан кемнәргә Ленин премиясен бирү мәсьәләсе каралган. Сүз безнең Муса Җәлил турында да барган. Кайбер комитет әгъзалары Муса Җәлил шигырьләренә зур бүләкне бирүгә каршы чыкканнар. Мохтар ага әйтә, без Гафур Голәм белән Мусаның «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә һичшиксез лаек булуын исбат итеп чыктык, ди. Бәхәс кызу булды, әмма без үз сүзебездә нык тордык, күпчелек тә безгә кушылды, һәм Муса Җәлилне Ленин премиясенә комитет исеменнән тәкъдим итүгә дә ирештек, ди.