Выбрать главу

…Мохтар аганың бу ашыкмыйча гына әйткән сүзләрендә мин мактануга охшаш берни дә сизмәдем, ләкин хаклы бер эшне яклаудан туган канәгатьләнү сизелмичә калмады. Инде кузгалырга вакыт иде… Хушлашып китәр алдыннан ул миңа тагын шуны да әйтте:

– Шушы айда минем 60 яшемне бәйрәм итәчәкләр… Вакытыгыз булса көтегез, кунагым булырсыз, – диде.

Мондый көтелмәгән тәкъдим мине, әлбәттә, һәм сөендерде, һәм көендерде. Тыныч калу мөмкин түгел иде.

– Юк шул, Мохтар ага, миңа тиздән китәргә кирәк, – дидем, дулкынлануымны баса алмыйча, һәм, кат-кат рәхмәтемне әйтеп, аның җылы йомшак кулын кыстым.

Мохтар ага мине кабинет ишеге төбеннән озатып калды. Әлеге мөлаем ханым миңа парадный ишеген ачып озатты.

Урамга чыккач та, мин тиз генә тынычлана алмадым. Урам-аллея буйлап бара-бара һаман бер нәрсәне аңларга тырыштым: хуш, олы әдип белән бу очрашу ни өчен әле мине шулкадәр гаҗәпләндерде һәм сөендерде?.. Күрәсең, күптәнге бер хакыйкать: бөек кешеләргә гадилек хас лабаса! Алар бит кайда гына, кем белән генә очрашмасыннар, «бу кеше минем кем икәнлегемне белә микән?» дигән уй-хәсрәттән азатлар… Мохтар Ауэзов белән бер сәгать чамасы сөйләшеп утыру әнә шул җәһәттән минем өчен дә сабак булды. Ә аңа баруым 1957 елның 18 сентябрендә булган икән – блокнотыма шулай язып куйганмын. Быел исә мәрхүмнең тууына 100 ел тулуны казах халкы бәйрәм итәчәк.

1997

ШӘХЕС

Башта мактанып аласым килә: мин Бакый абзый Урманчега иң якын кешеләрнең берсе идем. Без сердәшләр идек. Без бик теләп сагынышып очраша идек. Араларыбыз ерак, ул – Ленин, ә мин Вахитов районында, еш очрашып та булмый, әмма инде барып чыккан чакларымда без сөйләшеп туймый идек. Ачыктан-ачык, турыдан-туры, күңелдә булганның бөтенесен сосып сөйләшә идек. Һәм нәрсәләр турында гына сүз бармый иде: заман, җиһан, милләт, режим, җитәкчелек, әдәбият һәм сәнгать – берсен дә калдырмый идек. Һәм шуларның барсына да карашларыбыз бер диярлек яки бик якын. Асылда исә, ул карашлар заманны һәм дөньяны үзебезчә тирән аңлап тәнкыйтьләүдән гыйбарәт иде. Ни дәрәҗәдә бер-беребезгә ышануыбызның, никадәр якын фикердәш булуыбызның бер дәлиле итеп Бакый абзыйның миңа язган сүзләрен биредә китермәкче булам, ләкин, зинһар, мине тыйнаксызлыкта гаепләмәсәгез иде. 1982 елда оештырылган зур күргәзмәсенең каталогына менә ниләр язып биргән иде ул:

«Газиз дустым, моңдашым, олугъ әдип, намус иясе

Әмирхан мирза Яники җәнапларына – тамь

самимият белән Габделбакый».

(Бу сүзләр, билгеле, гарәп хәрефләре белән язылган, шуңа күрә бер сүзне «тамь» дип күчердем. Дөрес булуына шигем зур.)

Дөрес, Бакый абзый һәркемгә диярлек «дустым» дип дәшәргә ярата иде. Мәгәр бу очракта миңа карата язган сүзләре аңа хас әдәп, нәзакәтлелек билгесе генә түгел, минемчә… Бу – башка. Кешесе дә, мәгънәсе дә башка.

1997 елның февралендә Габделбакый Идрис улы Урманченың тууына 100 ел тулачак. Ә март башында миңа, исән торсам, 88 яшь булачак. Аерма 12 ел. Шулай да без бер заман, бер чор кешеләре идек. Бер үк тоталитар системада яшәп, аның төрле дәверләрен күреп уздырган совет гражданнары идек. Бакый абзый күрү генә түгел, ул системаның нәрсә икәнен үз җилкәсендә дә татып өлгергән иде инде. Мәгълүм булганча, егерменче елларның ахырында ул, солтангалиевчелектә гаепләнеп, 5 ел Соловкида да торып кайтты. Елын ачык кына хәтерләмим, Соловкидан котылгач, ул каядыр китеп барышлый Казанда бер генә тәүлеккә тукталган чагында, аның белән миңа очрашырга да туры килгән иде. Очрашу – шәкерте рәссам Мортаза Абдуллинда булуы. Кунагы янына Мортаза мине дә дәшкән иде. Бакый абзыйны беренче күрүем, мәһабәт-таза, бөтен кыяфәтеннән үзенә бер ягымлылык бөркелеп торган ир уртасы кеше, ләкин сөргеннән кайтканлыгы өс-башыннан ук күренеп тора: аякларында гади солдат итекләре, өстендә таушалган кыска бишмәт (бушлат), башында… анысын хәтерләмим, мәгәр татарда сирәк очрый торган аксыл чәчле икәнлеге исемдә калган… Әзрәк кенә эчтек, ашадык, аны-моны сөйләшкәләп утырдык, ләкин бик тирәнгә кермичә генә… Бакый абзый гел елмаеп кына утырды – без дә аңлый идек моның сәбәбен. (Авызы пешкән кеше салкын суны да өреп каба.) Аннары елмаю аңа бик килешә дә иде. Табигатенең бер сыйфаты – гомере буе ул елмаеп яшәде… Соңыннан Мортазадан ишетеп кенә белдем – Бакый абзыйга Мәскәүдә дә, Казанда да тору тыелган, хәзер аның Урта Азия якларына табан китеп баруы икән.