Чынлап торып танышуыбыз сугыштан соң, Бакый абзый Ка- занга кайткач башланды. Ничектер бик тиз якынаеп киттек – гүя бер-беребезгә мохтаҗ кешеләрдәй… Болай диюем кайберәүләргә, бәлки, сәер дә тоелыр, чөнки Бакый абзый һәркемгә бик ачык кеше иде, дус-ишләре дә күп иде. Күбесе белән бик ихлас сөйләшеп утырулары да аз булмагандыр… шулай да безнең арадагы дуслык башкачарак иде. Сәбәбе, башта әйткәнемчә, күп мәсьәләләрдә карашыбызның тәңгәл килүе иде. Күрәсең, очрашып танышканчы ук инде безнең рухи халәтебез һәм фикер сөрешебез бертөслерәк булгандыр. Миңа аның «моңдашым» дип язуы да шуңа ишарә түгелме соң?! Һәрхәлдә, Бакый абзыйның шулай диюе җыр-моң яратуы белән генә бәйләнмәгән ул, минемчә…
Әйтергә кирәк, җыр-моң Бакый абзыйдан чишмә шикелле бәреп тора иде. Күпләр белә моны, күпләрнең аны сокланып, исләре китеп тыңлаганнары бар. Әмма миңа ни сәбәптер аның Коръәнне кычкырып укуы гаять ошый иде. Мәгәр миңа гына микән?.. Бу уңай белән бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Хәсән абзый Туфанның 80 яшьлек бәйрәменә Уфадан Сәйфи ага Кудаш белән Наҗар Нәҗми дә килгәннәр иде… Юбилей көннәре үтеп киткәч, Нәкый абзый Исәнбәт Уфа кунакларын үзенә чакырып алды. Билгеле, алар янына Хәсән абзый үзе дә, Бакый абзый да, мин дә чакырылган идем. (Җәмәгатьләребез белән бергә.) Әйбәт кенә ашап-эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыр- ганнан соң, мин Бакый абзыйдан мөхтәрәм кунакларга Коръән дә укып күрсәтүен үтендем. Нәкый абзый да моңа бик теләп кушылды. Һәм Бакый абзый артык кыстатып тормыйча, тик аз гына тынып торганнан соң, бик әйбәтләп Коръәнне яттан укый да башлады. Без һәммәбез дә, мәрткә киткәндәй өнсез калып, тын да алмыйча, аны тыңладык. Тәэсире искиткеч булды, бигрәк тә Уфа кунакларына, Сәйфи абзыйның күзләренә мөлдерәп яшьләр дә килде. Ул да бит «Галия» шәкерте, Коръәнне менә шулай укыган чаклары да булгандыр, ләкин совет заманында аңа дуслар мәҗлесендә бер генә тапкыр булса да Коръән укыганны ишетергә туры килде микән?! Минемчә, ул чакларда түгел, хәзер дә Уфаның шагыйрьләр мәҗлесендә Коръән укылмый торгандыр… Ә бездә Бакый абзый исән чакта укыла торган иде. Белмим, аның кебек шундый көчле-көр тавыш белән, шундый моңлы-матур мәкам белән һәр сүзен, һәр ноктасын аңлап-тоеп Коръәнне укый алучы бүтән берәр кеше Казанда булды микән?! Аны ишетү илаһи бер мизгел иде.
Һәркайсының тормыш юлы – кабатланмас бер тарих. Ләкин нидер аларны берләштерә дә… Язмышларындагы охшашлык түгелме икән… Дүртесе дә бит рәхимсез тоталитар системаның каты сынаулары аша үттеләр. Ирексездән Дәрдемәнд сүзләре искә төшә: «Биетте ажгырып аны замана…» (Һәркайсын.) Әмма ничек кенә биетмәсен усал замана, аларның берсе дә сыгылса да сынмады… Күптән инде алар һәртөрле ялганнан айныган, һәрнәрсәгә төпле нык карашлары булган, үз бәяләрен дә бик яхшы белгән, Тукайча әйтсәк, бөтен шәхесләр иде. Тормыштагы кыйблалары да ачык булды: халыкка хезмәт итмәктә!.. Һәм моны алар гомерләре буе баш күтәрмичә эшләп калдырган гаять бай үлемсез мираслары белән исбат та иттеләр… Тик саклый бел дә, кадерен генә бел!..
…Алардан калган рухи байлыкны сакларга тиешле дәүләтебез бар, аның Фәннәр академиясе дә бар бит әле. Игътибарны да, кайгыртуны да шулардан көтәргә туры килә. Ләкин безнең Татарстанда элек-электән үк иҗат кешесенең эшенә игътибар җитәрлек дәрәҗәдә булмады. Җитәкчеләребез аларга да үз вазифаларын үтәүчеләр итеп кенә карадылар һәм эшләренә дә башлыча конъюнктура таләпләреннән чыгып кына бәя бирделәр. Иҗат ителгәннең сыйфаты һәм тарихи әһәмияте күп очракта исәпкә алынмый да иде.
Әнә бит ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында Бакый Урманче музеен оештыру мәсьәләсе дә һаман хәл ителә алмыйча сузылып килә. Хәлбуки Бакый абзыйдан калган байлыкны бары махсус музей оештырып кына җыеп һәм саклап булачак. Искә төшерик: кем ул Бакый Урманче татар мәдәнияте өчен?.. Менә аның хакында Нәкый Исәнбәт фикере: «Бездән татар поэзиясе һәм музыкасының нигезләрен салучылар кемнәр дип сорасалар, без Тукай белән Сәйдәшне атыйбыз. Инде татар сынлы сәнгатенең нигезен салучы кем дип сорасалар, без Бакый ага Урманче дибез…» Димәк, өчәүнең берсе… Исәнбәт сүзләренә аеруча игътибар итәргә туры килә, чөнки әдәбиятыбызны һәм сәнгатебезне бик тирәнтен белгән кешенең сүзләре… Югыйсә бит Тукайга кадәр дә гасырлар буе татар поэзиясе яшәп килгән (бер үк елларда Дәрдемәнд кебек бөек шагыйрь дә яшәгән). Сәйдәшкә кадәр дә музыка язучылар булган (Солтан Габәшине генә искә төшерү дә җитә), шулай ук Урманчега кадәр дә сурәт ясаучылар булгандыр, мотлак… Әмма Исәнбәт аларның өчесен дә «нигезен салучылар» дип атый… Һәм бу бик дөрес, һәм бик хаклы да. Нәкъ Тукайдан башлана саф татар җанлы шигъриятебез, Сәйдәш белән Урманчедан башланып китә музыка һәм сынлы сәнгатьнең профессиональ сәнгать буларак тәмам формалашуы һәм танылуы…