Выбрать главу

Алардан соң мәйданга кемнәр генә, нинди генә даһилар күтәрелеп чыкмасын, әмма Тукай, Сәйдәш, Урманче иҗаты, олы елганың чишмә башы шикелле, мәңге тибеп торачак. Шулай гына яшәвен дәвам иттерә һәрбер милли әдәбият, милли сәнгать. Моны яшьләр бик нык исләрендә тотарга тиешләр. Әлбәттә, эзләнү кирәк, яңа табышлар кирәк, иҗат шунсыз була алмый, әмма ләкин табышларның да шул ук тирәндә яткан төп тамырдан үсеп чыгуын да онытмаска кирәк.

Яшь аермасы шактый булуга карамастан, миңа соңгы 20– 25 ел дәвамында Бакый абзый белән дә, Нәкый абзый белән дә, Уфадагы Сәйфи ага белән дә бик якыннан аралашырга туры килде… Кунакка йөрешүләр, мәҗлесләрдә бергә утырулар гадәткә кергән иде инде. Аннары мин аларга үзем генә дә һаман баргалый идем. Бусы аеруча тансык иде безнең өчен… Иң ихлас ачык сөйләшүләр дә шул чакта гына була да торган иде.

…Картларга мине нәрсә тартты, нәрсә аеруча якынайтты?.. Күп мәсьәләләрдә уртак фикер, уртак караш булуын әйткән идем инде. Шулар өстенә искә төшерерлек кадерле исемнәрнең булуы да үзара якынлыкны көчәйтә генә иде. Хосусан Тукайга мөнәсәбәтләре… Алар һәммәсе дә чын мәгънәсендә «тукайчылар» иде. Тукайга гомерлек мәхәббәт саклау гына түгел, аның бөтен иҗатын бик тирән белүчеләр һәм аңлаучылар да иде. (Нәкый абзый, мәсәлән, бөтен Тукайны яттан белә иде.)

…Инде Бакый абзыйга килсәк, ул мәрхүм рәссам һәм һәйкәлтараш (скульптор) буларак, Тукайның үзен, шулай ук әдәби образларын мәңгеләштерүдә күпме гомерен биреп, күпме онытылмаслык сурәтләрен ясап калдырды. Аның бу эшләре күпкыр- лы гаять бай иҗади мирасының Тукайга гына багышланган, махсус өйрәнүгә лаек олы бер тармагын тәшкил итеп тора.

Ләкин дә бит әле Бакый абзабыз, Тукай үлгәч, аның баш очында тәһлил әйтеп, Коръән укып төн чыккан яшь шәкерт тә һәм шул ук вакытта бөек шагыйрьне озатуның милли матәмгә әйләнүен үз күзләре белән күреп калучылардан безнең көннәргә кадәр яшәгән бердәнбер кеше дә иде ул… Ә мин шуларны аның үз авызыннан ишеткән кеше – ихтимал, бу да тарихка кереп калыр әле…

Аннары Бакый абзый инкыйлаб елларында Гаяз Исхакый белән дә очрашырга өлгергән. (Кулын үбеп күрештем дип сөйләгән иде.) Исхакыйның татар дөньясында даны аеруча нык күтәрелгән чагы, аңа баш июче яшьләр, әлбәттә, күп булгандыр, мәгәр дошманнары да аз булмаган, бигрәк тә большевикларга иярүчеләрдән. Әмма Гаяз Исхакый барысыннан элек бөек әдип – менә шунысы Бакый абзыйны беренче нәүбәттә әсир иткән булырга тиеш… Мин дә Гаяз Исхакый дигән әдипне ишетеп кенә түгел, бик яшьтән үк укып та белә идем. Бездә аның кайбер әсәрләре бар иде, егерменче елларның башларында ук миңа шуларны укырга да туры килде. (Соңыннан иң хәтәр елларда да мин аларны үземдә сакладым.) Күрәсез, Гаяз Исхакый мәсьәләсе дә безнең өчен уртак тема иде.

…Үткәннәр турында сүз чыкканда, Бакый абзый Соловкида бергә «утырган» якын танышларын – Татарстанның беренче җитәкчеләреннән Кашшаф Мохтаровны, Микъдат Бурундуковны, Мәхмүт Бөдәйлине, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйне, янә шунда ук Солтангалиевнең үзе белән дә очрашып сөйләшүләрен еш кына исенә төшерә торган иде… Сәгыйть Сүнчәләйне инде мин балачагымнан ук беләм – ул бит җизнәбез Шәриф Сүнчәләйнең бертуган энесе иде.

…Әнә шундый «уртаклыклар» бар иде безнең арада – әлбәттә, якынча. Бакый абзый белгәннәрнең һәммәсен дә мин дә белә идем дию зур тыйнаксызлык булыр иде, мәгәр күргән-кичергән заманнарыбызның бер үк чорларга туры килүе безгә аңлашырга бик ярдәм итә иде булса кирәк.

…Кайбер нәтиҗәләр ясарга да вакыттыр, ахрысы, шунсыз күңелдәгене әйтеп бетереп булмас кебек…

Картлыкка ияреп ялгызлык килә. Озак яшәгәннәр өчен бу сер түгел, мәгәр төрле кешегә төрлечәрәк килә ул ялгызлык… Минем үземә ничектер капылт килде: берзаман тукталып тирә-ягыма карасам, мин япа-ялгыз калганмын, имеш!.. Үз тиңдәшләремнән берәү дә калмаган – бөтенесе китеп беткәннәр… Хәтта миннән шактый яшьрәк замандашларымның да күбесе юк инде – татар әдәбиятының соңгы 2–3 ел эчендә генә дә бу хәтле күп югалтуларга дучар булуына ис китмичә мөмкин түгел… Әйтерсең яңа заман белән бергә ниндидер үләт килде безгә…