Бу гасырның башында туганнардан без икәү генә калдык: Гомәр абзый да мин генә!.. Гомәр абзый үзен ничек тоядыр, мәгәр мин соңгы бер-ике елда нык кына бирештем… Аның белән дә җәмәгать урыннарында гына ара-тирә очрашабыз. Хикмәт шунда ки, картлык көчәя барган саен, үзара бәйләнешләр дә зәгыйфьләнә бара.
Әйтергә кирәк, әлеге фоторәсемдәге мөхтәрәм абзыйлар озак яшәделәр һәм тигез картайдылар. Һәммәсе дә диярлек туксан яшьләрен җиңел атлап уздылар. Тик араларыннан Хәсән абзый гына иртәрәк китеп барды. (Аның күргән-кичергәннәре белән сиксәнгә җитүенә дә шөкрана кылмыйча мөмкин түгел…) Ә менә Сәйфи ага, рәхмәт төшкере, йөз яшенә дә җитә язды – ел ярым гына калган иде бугай…
Ләкин шулай да аларның күрер күзгә үк иң тазасы, аксавына да карамастан, Бакый абзый иде, әлбәттә… Күрәсең, аңа тазалыгын, җегәрлеген сакларга рәссамлык белән һәйкәлтарашлык эше бик нык ярдәм иткәндер. Әгәр дә көтелмәгән сырхау килеп чыкмаса, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде. Ул үзе дә моңа гүя бер дә икеләнмичә ышана иде.
Әмма тәкъдиреңә язылганны күрми чара юк. Соңгы тапкыр без шифаханәдә очраштык. 1990 елның апрелендә булса кирәк, мин үпкә авыруы белән шифаханәгә кердем. (Чехов базары янындагы спецклиникага.) Бакый абзый белән Флора ханым да шунда аерым бер палатада яталар иде. Ләкин аларның чыгар вакытлары җиткән иде инде. Бер-ике көн генә алар янына кереп, Бакый абзый белән сөйләшеп утыра алдым. Авыруы турында сүз булмады диярлек – шифаханәдән чыгаралар икән, димәк, хәвефләнергә урын да юк кебек иде…
Мәгәр күпмедер вакыттан соң алар яңадан керәләр – бу юлы инде ерактагы республика шифаханәсенә… Шунда Бакый абзыйга операция ясыйлар… Әмма ни хәлләр итәсең – әҗәлгә килгән авырудан котылу юк, күрәсең! Өендә тагын күпмедер ятканнан соң, Габделбакый Идрис улы Урманче августның алтынчы көнендә фани дөнья белән мәңгегә бәхилләшә. Җеназа укытып озату тугызында булды. Кабере Тукай янында, башы очындарак… Ахирәткәчә алар бергә булачаклар. Бакый абзый да Тукай шикелле үк Аллага инанган һәм сыенган кеше иде. Тукайның вафатын ишеткәч, Фатих Әмирхан укыган доганы минем дә кабатлыйсым килә: иннәә лилләәһи үә иннәә иләйһи рааҗигун!.. Адәм баласы өчен Аллага кайтудан башка чара юк!.. Ышансаң-ышанмасаң да…
Мин чын ихластан әйтә алам: әнә шул исемнәре аталган асылзатлар белән якыннан аралашуымны гомерем өлешенә чыккан сирәк олы бәхеттән саныйм. Кемгә ничектер, әмма минем үземә аларның йогынтысы гыйбрәтле китап укыгандай бары уңай, бары файдалы гына булды. Алар безнең дәвернең бөтен мәкерле сынаулары аша үтеп тә иманнарын җуймаган таза үзәкле, тотрыклы кешеләр булып кала бирделәр. Менә шуны яхшы аңлаган әдип-шагыйрьләр, сәнгать әһелләре һәм галимнәр аларга һәрдаим тартылалар да иде… Бакый абзыйның остаханәсенә, мәсәлән, яшь рәссамнар еш кына килеп йөриләр иде. Ул уздырган мәҗлесләрдә әдипләр, фән әһелләре белән бергә музыкантлар, җырчылар да була торган иде. (Фәридә Кудашева, Казанга килгән саен, Ренат Еникиев, Шамил Монасыйпов аның даими кунаклары иде.) Үзе дә җырга гашыйк кеше, еш кына аягүрә басып, көр, иркен тавышы белән йә «Уел»ны, йә «Ончы Фәхри»не җырлап җибәрә торган иде.
Шуларны искә төшергәч, бик мөһим бер нәтиҗә үзеннән-үзе туа: әйе, алар кебек күпне белгән, күпне кичергән шәхесләр белән якыннан аралашу ул ничектер милли аңны тирәнәйтә, милли тойгыны көчәйтә… Алай гына да түгел, фикри офыкларны киңәйтә, гүя тар дөньядан иркенрәк дөньяга чыгара…
Моның шулай икәнен, үзем татыган кеше буларак, аеруча яшьләр колагына әйтәсем килә: өлкәннәр тәҗрибәсе, файдалана белгәндә, зур мәктәп ул… Мәгәр яңа заман яшьләре совет заманыннан калган картларны өнәп, яратып бетермиләр. Тоталитар системаның бөтен әшәкелекләрен шулардан күрмәкчеләр… Билгеле, ул заманнардан калган картлар арасында кемнәр генә юк! Ләкин бит яшьләр дә бервакытта да бер генә төсле булмадылар. Без аларны күреп уздык. Сыйнфый көрәш юри чамасыз көчәйтелгән чакларда, идеология сагында торып, үтә «уяулык» күрсәтүче яшь «тәнкыйтьчеләр» Такташ бичараның җанын соңгы гомерендә күпме кыйнамадылар… Аның дустын, бер гөнаһсыз әдип Садри Җәләлне дә, махсус «чистарту» оештырып, «Дим буенда» романын язганы өчен генә эт итеп сүктеләр. (Ә роман морзалар тормышыннан, Тургенев стилендә.) Мескен Садри абзый сәхнәдән төшмичә үк: «Ник кенә яздым мин шуны?!» – дип, өстәлгә капланып җылаган да, имеш!..
…Кеше замана колы иде – гамәлен дә аның замана билгеләде. Җитмеш ел буена ул шулай дәвам итеп килде. Сугыштан соң әдәбиятка килгән яшьләрнең барысы да диярлек партиягә кереп беттеләр… Хәзер инде шуларның бик күбесе йә кәттә демократ, йә ата милләтче!..