Выбрать главу

Ә менә мин замана колына әверелмәгән, үзенчә яшәп, үзе теләгәнне иҗат итә алган мөхтәрәм Бакый ага Урманче җәнаплары турында яздым… Чөнки ул кабатланмас чын шәхес иде. Аны оныту мөмкин түгел. Күңел әле дә булса аны юксына. Кайчандыр мәрхүм Такташ та «шаян» бер шигырендә:

Дөнья матур,Ләкин сезнең өченНи кызыгы калыр мин үлгәч, –

дип язган иде.

Сизгән шагыйрь кешеләргә кирәклеген… Әмма ни үкенеч: сирәк, бик сирәк туа алар шикелле кабатланмас шәхесләр!

Казан–Ромашкино
Август, 1996

НӘГЫЙМӘ ТАҖДАРОВА

Укучы игътибарына

Нәгыймә Таҗдарова турындагы бу монография 1945–1946 елларда язылган иде. Нәгыймә апа үзе исән иде әле, ләкин каты авыру иде инде… Мин аның янына йөреп, хәле җиткән кадәр сөйләтеп һәм килгән саен язганымны аңа укып бардым… Ул үзе турында язганны ишетеп дөньядан китте, мәрхүмә!

Әйтергә кирәк, безнең әдәбиятта артист иҗатына махсус багышланган беренче хезмәт ул минем язганым… Ләкин аны китап итеп чыгару бары 1957 елны гына мөмкин булды… Беренче-икенче буын артистларыбыз күптән инде китеп бетте – сәхнәләребездә хәзер картаеп барган урта буын да, яңа – яшь буын!.. Шуңа күрә дә мин татар театрының 90 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә бөек артисткабыз Нәгыймә Таҗдарова турында бик күптән чыккан рисаләне яшь буын, бәлки, кызыксыныр дигән өмет белән яңадан газета битләрендә бастырып чыгаруны кирәк таптым. Билгеле, бер генә сүзен дә үзгәртмичә – укучы моны исендә тотсын иде.

…1915 елның 19 январенда «Новый клуб» (хәзерге Тинчурин театры. – Ред.) сәхнәсендә «Сәйяр» труппасы «Ямьсез тормыш» дигән яңа спектакль уйнап күрсәтә. Уйнаучылар арасында арык кына гәүдәле, зифа буйлы, ак чырайлы бер яшь ханым да була. Ул Һаҗәр исемле бер хатын булып уйный. Тамашачылар сәхнәдә беренче мәртәбә күренгән бу «артистка»га шактый сәерсенеп карыйлар. «Артистка»ның тавышы бик әкрен ишетелә, бөтен хәрәкәтеннән аның тарсыну, уңайсызлану сизелеп тора: гүя ул үзе дә сизмәстән ялгыш кына халык алдына килеп чыккан да аптырап каушап калган… Тиз генә борылып качар иде дә, тик менә янындагы иптәшләре аңа ирек бирмиләр… Безнең уебызча, шул чакта күпләр «артистка»ның бу беренче чыгышын бик үк ошатып бетермәгәннәрдер. Алар аның турында, ихтимал, «буе-сыны да бар, йөзе дә сөйкемле, тавышы да ягымлы, әмма шулай да артистка була алмас, артык кыюсыз, оялчан» дигән нәтиҗәне ясаганнардыр.

Яшь «артистка», бераз югалып торганнан соң, тагын тамашачылар алдына чыга. Бу юлы ул үзенең ролен шактый шома үтәгән кебек була. Ләкин… әлеге дә баягы кыюлык җитмәү аны тагын «суя». Шик юк, нидер бар бу сөйкемле ханымда, тик ни сәбәптәндер ачылып, җәелеп кенә китә алмый ул!

Берничә ел вакыт уза… Яшь «артистка»быз Казан тамашачыларына үзен, ниһаять, танытып өлгергәч кенә каядыр югала… Менә бервакытны Оренбург, Уфа сәхнәләрендә яңа бер исем калкып чыга. Аның турында сөйлиләр, язалар… Галиябануны кем уйнаган? Ул. «Юлбасарлар»да Амалия кем иде? Ул инде, ул! Ә «Уйнаш»тагы Сәрби, «Мәкер вә мәхәббәт»тәге Луиза?.. Халык арасында шундый сүз йөри: имеш, «Мәкер вә мәхәббәт»нең соңгы картинасында, Фердинанд Луизага эчәргә биргән чакта, залдан берәү «Эчмәгез, агу ул!» дип кычкырып җибәргән, ди. Ләкин тамашачылар сәхнәдә барган уенга шулкадәр йотылганнар, имеш, теге берәүнең кычкыруын гүя бөтенләй ишетмәгәннәр – залдагы тирән тынлык шул килеш сакланып калган, ди. Әнә шулай тамашачыларны биләп алган ул яшь «артистка»!

…Бер ун ел чамасы вакыт үткәч, безнең «артистка»быз яңадан Казанга кайта. Тамашачылар аны таныйлар. Бу әлеге шул «Ямьсез тормыш»та курка-курка гына уйнаган юка гәүдәле, ак чырайлы «артистка» икән. Ләкин нинди зур үзгәреш! Кая ул элекке кыюсызлык, эзе дә калмаган. Бу инде үзенең көченә нык ышанган, тәмам өлгереп җиткән сәхнә остасы. Спектакльдән спектакльгә ул тамашачыны үзенә ныграк бәйли бара, һәр уйнаган роле белән үзенең чыннан да нинди зур көчкә ия булуын күрсәтә бара.

Шушы кайтуыннан ул, бүтән беркая китмичә, үлгән көненә кадәр, ягъни 1947 елның мартына чаклы, татар сәхнәсенә хезмәт итә. Берсеннән-берсе гүзәл, онытылмас образлар тудырып, ул халыкның тирән мәхәббәтен казана.

Без менә шул зур сәхнә остасы – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Нәгыймә Таҗдарова турында кадәрихәл сөйләп бирергә булдык.

Авыл кызы

Нәгыймә ханым 1888 елны Утараты (хәзерге Татарстанның Арча районы) авылында Әхмәдулла агай семьясында туа. Кайсы айның кайсы числосында? Ул кадәресе билгеле түгел. Баланың тууын теркәгән мулла метрикасында әнә шул елдан башка нәрсә табылмый. Инде елның дүрт фасылын дүрт төрле дөнья нужасына җигелеп үткәргән ата-ана да кызларының тәгаен туган көнен хәтерләрендә саклап тота алмаганнар. Җитмәсә, Әхмәдулла абзый белән Сәхипҗамал җиңги өчен Нәгыймә сигезенче бала булып тормышларына керә һәм унынчы кашык булып табыннарына утыра. Ул туганда әле Әхмәдулла абзыйның аты да, сыеры да булмый. Шуның аркасында Әхмәдулла абзый үз гаиләсенә тигән 4 имана җирнең бары икесен генә чәчеп эш итә ала. Гомеренең күбрәк вакытын исә ул, зуррак балаларын ияртеп, алпавыт җиренә йөреп үткәрә яки авылындагы бай агайларда көнлекче булып эшли.