Выбрать главу

Күрәсез, кечкенә Нәгыймәне «тәрбияләп» үстергән шартлар шактый караңгы чырайлы, каты куллы булалар. Кече яшьтән үк ул нужаның нәрсә икәнен татый һәм бик иртә авыр хезмәткә җигелә. Кызчык чагында күрше-тирәнең бозауларын көтә, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, көнлекле эшкә йөри, ә кышларын апалары белән бергә Казан байларына читек кайый.

Авылда кызлар мәктәбе булмаса да, Нәгыймә бер тол абыстайга берничә кыш сабакка йөреп укырга да өйрәнә. Дөрес, шаян була, абыстайдан үзенә чыбык еш төшә. Ләкин бик тырышып укый, әлеп-бидән башлап «Мөхәммәдия»гә кадәр барып җитә. Китап уку белән бик мавыга, абыстайда булган һәм авылда табылган һәртөрле көйсез китапларның, көйле бәет, мөнәҗәтләрнең берсен калдырмый укып бара. «Йосыф» китабын һәм башка шуның төсле дини тарихтан алынып язылган нәрсәләрне хатын-кызларга, карчыкларга кычкырып укый; елый-елый тыңлаган әбиләр аны аркасыннан сөеп мактыйлар. Бәйрәмнәрдә исә абыстай янында шәриктәш кызы белән бергә көйләп мөнәҗәтләр әйтә. Бу вакытларда Нәгыймә көй көйләү белән шундый мавыгып китә, хәтта, үзенең әйтүенә караганда, көрәк тактасына ат койрыгының кылларын куеп, скрипка сыман нәрсә дә ясап маташа.

Абыстай абыстай инде ул. Кыз шәкертләрен укырга өйрәтсә дә, язу язарга өйрәнүдән катгый рәвешле тыя. Ләкин Нәгыймәнең язу язарга бик өйрәнәсе килә, һәм ул аптырап калмый: ирләр мәдрәсәсендәге шәкертләрдән җиткән кызларга хат ташый, шул «хезмәте» өчен кулга эләкмәстәй кечкенә каләм калдыкларын сорап ала һәм үз тырышлыгы белән язарга да өйрәнә. Бу вакытларда инде аның характеры да тулырак билгеләнә: кыю табигатенә хас буларак аңарда хөрлек, бәйсезлеккә омтылу шактый нык сизелә.

Нәгыймә яшьли үк шәһәр күрә. Үсмер кыз чагында ул кышкы айларда Казанга – әнисе белән бертуган апасына килеп тора. Апасы хәлле кешедә кияүдә була һәм бердәнбер кыз бала үстерә. Нәгыймәне, гадәттә, шул кызга иптәш итәр өчен авылдан китертәләр. Бу килеп торуларның Нәгыймәгә билгеле бер файдасы да тия: ул апасының кызы белән бер-ике кыш шәһәр мәктәбенә укырга йөри. Шәһәр үзе дә аңарда зур кызыксыну тудыра; апаларына ияреп йөрергә чыкканда, ул шәһәрнең бакчаларын, матур урамнарын күрә. Шәһәрне ярата башлый һәм аның күңелендә «шәһәрдә генә торсаң иде» дигән уй туа.

Еллар үтәләр. Нәгыймәнең шулай бозау көтеп, абыстайда укып яшь балалык вакыты, әтиләре белән уракка йөреп, чигү чигеп, Казанга килеп-китеп яшүсмер чагы да үтеп китә. Ниһаять, Нәгыймә үсеп буйга җитә. Дөресен әйтергә кирәк, авыр, михнәтле, кысынкы тормыш шартларында үсүенә карамастан, ул үз заманы өчен авыл кызларының алдынгыларыннан берсе була. Һәртөрле эш кулыннан килү белән бергә, ул әле укый-яза да белә. Шуның өстенә төскә-башка сөйкемле, буйга сылу кыз ыспай, чибәр итеп киенергә дә ярата.

Нәгыймә ханым, кыз вакытларын сагынган чагында, «мин авылның Галиябануы идем» дип әйтә торган иде.

Әгәр халык күңеленә кереп урнашкан Галиябану образының мәхәббәт трагедиясен бер читкә куйсак, аның үз-үзенә биргән бу охшатуында дөреслек юк түгел. Чыннан да, җиткән кыз Нәгыймә үзенең нечкә, сизгер табигате, сылу кыяфәте һәм кешеләр күзенә сөйкемле күренүе белән без белгән Галиябануны хәтерләтсә, бу бер дә гаҗәп булмас иде.

Ләкин Галиябануларның язмышлары бер булмый. Аларның кайберләре көчле мәхәббәт фаҗигасен башларыннан кичерәләр, ә күпләре, мәхәббәт уты белән кабынырга да өлгермичә, ир хатыны, бала анасы булып китәләр. Ул заманда бик җиткән кыздан кайчан, кемгә иргә чыгарга теләвен сорап тормаганнар – ай-ваена карамыйча, тотканнар да биргәннәр. Нәгыймә дә бу кыргый гадәттән котыла алмый. Туганнан туган апасы дүрт баласын калдырып үлеп китә; шуның иренә, ягъни җизнәсе тиешле кешегә, әлеге дүрт баланы тәрбияләп үстерер өчен дип, Нәгыймәне көчләп кияүгә бирәләр.

Хаксызлыкны кече яшьтән үк күтәрә алмаган, һәрвакыт хөрлек, бәйсезлеккә омтылган, күңеле һаман нәрсәдер эзләгән Нәгыймә өчен мондый язмышның никадәр аянычлы хәл булуын әйтеп торасы да юк.

Нәгыймә, үзенең барлык табигате белән бу ясалма, ялган тормышка сыя алмыйча, көчләнеп бер-ике ел яшәгәннән соң, ниһаять, яшь баласын күтәреп, кире әти-әнисе йортына кайта.