Ирдән кайткан Нәгыймә өчен авылда торуның һичбер мәгънәсе калмый, һәм ул 1912 елны, авылны ташлап, кечкенә кызы белән Казанга күчеп килә.
Казан Нәгыймәне күптәннән үзенә тарта иде. Аның тынгысыз җаны бары шунда гына үз теләген табар төсле; гүя киләчәк бәхетенең ачкычы шәһәрнең шау-шулы, буталчык тормышы эченә яшерелгән, һәм шуны тапса, ул бәхетле дә, ирекле дә булырга тиеш иде.
Инде менә ул шәһәр тормышының бусагасыннан атлап керде. Нәрсә көтә аны алда? Нәгыймә киләчәгенә батыр карый, чөнки аңарда яшьлек дәрте көчле, теләгенә ирешү өчен авырлыклардан курку юк, шуның өстенә нужа аның тирбәлеп үскән бишеге булды, ә эш аның өчен тормыш үзе иде.
Нәгыймә башта бер бай гаиләсенә асрау булып керә. Ләкин озак та үтми, асраулык хезмәтенең үзе өчен бер дә кулай булмавын күрә. Бай хатынының капризларына, һәртөрле җәбер-кыерсытуларга чыдавы Нәгыймә өчен бик авыр була. Ахырда ул, артык чыдап тора алмыйча, асраулыктан чыгып китә.
Аннан берникадәр вакыт Яңа бистәдә тегү тегеп, чигү чигеп көн кичерә, ләкин анда да ялгыз яшь хатын тыныч тормыш таба алмый. Кибетчеләрнең бәйләнүләреннән качып, шәһәрнең югары ягына, руслар арасына күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә ул Гайниҗамал исемле бер ялгыз хатынның йортына квартирага урнаша. Һәм эшләп җыйган акчасына «Зингер» машинасы алып, казнага солдат күлмәк-ыштаннары тегәргә тотына.
Йорт хуҗасы Гайниҗамал элек ятимлектә үсеп, күп еллар буена байларда асраулыкта йөргән бер кыз була. Соңыннан ул ниндидер бер байның никахсыз хатыны булып, шул бай алып биргән махсус квартирада яши. Нәгыймә башта ук Гайниҗамалга ошап куя; көн-төн машина яныннан тормыйча эшләгән яшь хатынны ул кызгана башлый һәм Нәгыймәнең кәсебен үзгәртү, тормышын җиңеләйтү турында сүз кузгаткалый.
Ул Нәгыймәне үз юлына өстерәми, күрәсең, үз тормышы аңа бик татлыдан булмый, шуңа күрә ул Нәгыймәгә һәртөрле мактау- га лаек булган бик кешелекле бер тәкъдим ясый: ул аңа укырга һәм башлыча русча укырга куша, «акчасын үзем түләрмен» ди. Нәгыймә үз нәүбәтендә бу тәкъдимгә рәхмәт әйтеп, берсүзсез риза була, чөнки аның иркенрәк тормышка, яшәвен генә тәэмин итә торган түгел, ә җанын канәгатьләндерердәй хезмәт мәйданына чыгасы килә. Ул инде күңеленнән «мөгаллимә булырмын» дип уйлап та куя. Тиз арада укуның чараларын да күрә башлыйлар. Нәгыймә үзе уку өчен кирәк булган әсбапларны сатып ала, ә Гайниҗамал укытучы әзерләргә керешә.
…Һәм менә һич көтелмәгәндә бер хәл була: Нәгыймә, «Зингер» машинасы артыннан торып, сәхнәгә чыга. Ул – «Сәйяр» артисткасы!.. Чыннан да, кайвакыт очраклы гына хәл дә кешенең тормыш юлын үзгәртеп җибәрер өчен җитә кала икән.
Ничек була соң бу?
Әлеге йорт хуҗасы Гайниҗамал апага «Сәйяр»ның бер артисткасы – Мәрфуга ханым Иманская – ара-тирә кием-салым алыр өчен килеп йөри. Шулай аның бер килүендә хуҗа хатын ничектер уйламастан гына әйтеп куя:
– Сезнең театрга хатыннардан уйнаучы кирәкмиме?
– Нигә, әллә берәр кешең бармы, Гайниҗамал апа? – дип сорый.
– Кирәк булса, менә минем йортымда Нәгыймә исемле бер яшь кенә, укый-яза белгән ялгыз хатын тора, – ди Гайниҗамал.
Иманская кайтып бу хәбәрне «Сәйяр» җитәкчесе Габдулла Кариевка сөйли. Кариев игътибар белән тыңлый, Нәгыймәнең кем булуы, нинди кәсеп белән торуы хакында сораша. Үз кул көче белән торучы бер хатын икәнен белгәч, ул аның белән сөйләшергә була.
Һәм менә көннәрдән бер көнне Нәгыймәгә Кариевтан «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» спектакленә чакырып записка килә. Запискасында Кариев Нәгыймәдән, театрга килгәч, сәхнә артына кереп, үзе белән танышуын үтенә.
Бу чакыруның никадәр көтелмәгән һәм сәер бер хәл булуына карамастан, Нәгыймә театрга барырга була. Йортта торучы квартирантлар Нәгыймәне киендереп-ясандырып театрга озатып калалар. Баргач, Нәгыймә, партерның беренче рәтендә утырып, спектакль карый, антракт вакытында сәхнә артына кереп, Кариев белән таныша. Бу кыска танышу вакытында мәсьәләне хәл итәрлек җитди сөйләшү булмый. Бары тик Кариев Нәгыймәгә ни өчен чакырганын әйтә һәм ике көннән соң «Шәрык» клубына килергә куша. Нәгыймә чыгып киткәч, Кариев, янындагы артистларга:
– Бу ханымның күзләре акыллы, әдәпле хатын булырга тиеш, – ди.
Нәгыймә үз нәүбәтендә Кариевның тәкъдименнән бик нык уйда кала. Артистлык эшенә халык начар карый, юньле кешегә бу эш килешми, кардәш-туганнар да ишетсәләр ачуланырлар дип уйлаудан бигрәк, ул үзенең артистка булырга никадәр ярау- ярамавы турында борчыла. Шуның өстенә укып мөгаллимә булу мөмкинлеге дә алда тора. Кайсын сайларга? Шулай да ул Кариев чакырган көнне «Шәрык» клубына бара һәм, Кариев белән күрешкәч, аңа:
– Мин сездә эшли алмыйм инде, мин мөгаллимә булам, – ди.