Кариев Нәгыймәне бик озак үгетли. Аның сүзләре белән тәэсирләнмичә, аның әйткәннәренә ышанмыйча калырга һич мөмкин булмый. Ниһаять, Нәгыймә ханым «Сәйяр» труппасына артистка булып керергә ризалык бирә. Бу 1914 елның соңгы айларында була.
Артистка булып киткәнчегә кадәр Нәгыймә ханымның театр белән танышлыгы һәм аңардан алган тәэссораты ничек иде?
Әле үсмер кыз чагында, Казанга килгәләп торган вакытларында ул, апаларына ияреп, Панаев бакчасына (хәзерге «Динамо» стадионы) баргалый. Апалары ул бакчаларга анда татарлар булмыйлар, шуңа күрә бит каплап, абынып-сөртенеп йөрисе юк дип баралар. Нәгыймә бакчаның ачык сәхнәсендә русларның водевильләрен, балетларын күрә, концертларын тыңлый. Русча ул бернәрсә аңламаса да, сәхнәдәге тамашаларны таңга калып карый. Андагы декорация һәм җиһазлар, артист-артисткаларның буй-сыннары, кыланышлары, кием-салымнары гади тормышта һичбер очрамый торган, әкияттәге шикелле искиткеч матур булып күренәләр. Нәгыймә сәхнәдәге бу матурлыкка чын-чынлап соклана. Шәһәргә килеп, үз башына тора башлагач, бигрәк тә Гайниҗамал йортында торган чагында, Нәгыймә Казанның рус драма театрына ара-тирә баргалый. Ул анда 15 тиенгә иң арзанлы билет алып, студент яшьләр белән бергә галёркадан спектакльләр карый. Беренче күргән спектакле «Осенняя скрипка» дигән әсәр була: бу спектакль аңарда шундый көчле тәэсир калдыра ки, бөтен гомере буена Нәгыймә ханым аны хәтерендә саклый.
«Сәйяр» тарафыннан куелган татар спектакльләреннән «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!»гә кадәр ул русчадан тәрҗемә ителгән «Табылдык» белән Мольердан күчерелгән «Саран Хәмит»не күрә. Үз ана телендә күргән бу спектакльләрдән алган тәэссорат тагын да көчлерәк була.
Ләкин ул тәэссоратлар нәрсәгә кайтып кала соң? Нәгыймә – тәҗрибәсез караучы, театрдан хәбәре юк, дөнья белән танышлыгы бик тар, шуңа күрә теге яки бу спектакль сурәтләп күрсәткән тормыш – бөтенләй башка тормыш, башка дөнья булып күренә аңа. Җитмәсә, сәхнәдә сурәтләнгән тормыш вакыйгалары өсте-өстенә тупланганнар, тормыш каршылыклары соң дәрәҗәдә кискенләштерелгәннәр, һәм ул вакыйгалардагы шул каршылыкларны тудыручы кешеләр характерлары белән бер-берсеннән бик нык аерылып торалар, үзләренең эчке кичерешләрен ачыктан-ачык әйтеп бирәләр; сөйсәләр, алар һәркемне сокландырырлык итеп, гаҗәп матур һәм ялкынлы сөяләр; газаплансалар, һәркемне елатырлык итеп, бөтен җан-тәннәре белән газапланалар; ачулансалар, һәркемнең котын алырлык итеп ачулана беләләр. Инде хаксызлыкка каршы нәфрәтләнеп сөйләүләре яки хаклык өчен үзләрен мәгърур рәвештә корбан итә белүләре белән һәркемне тетрәтә, таңга калдыра алалар.
Нәгыймә өчен бу сәхнә дөньясы сокландыргыч гүзәл, мавыктыргыч кызыклы иде. Бигрәк тә аны хәйран иткән нәрсә шул дөньяны тудыручы артистлар иде. Аның белүенчә, сәхнәдәге кеше кыю да, батыр да, гадел дә, затлы да һәм матур да булырга тиеш иде. Юк, Нәгыймә өчен театр эшлексез, юньсез, азган-тузган кешеләр урыны түгел, ул мөкатдәс урын һәм аның бусагасыннан атлап түренә бары тик чын талантлы, йөзе белән дә, йөрәге белән дә матур, сөйкемле кешеләр генә үтәргә тиешләр. Ә менә авылдан килгән ярлы кызы Нәгыймәнең шул мөкатдәс урынга керергә хакы бармы? Аңарда якты рампа алдына чыгып тамашачыларны көлдерә дә, елата да алырлык сәләт, кодрәт табылырмы? Нәгыймәнең шиге бары тик шунда гына…
Ләкин шобага салынган, язмыш үзе аны җитәкләп театр ишегеннән кертте. Хәзер ул сәхнәгә чыгарга тиеш.
1915 елның 19 январенда, дүшәмбе көн «Новый клуб» сәхнәсендә уйналачак спектакльгә карата чыгарылган афишада «Яңа артисткаларыбыздан Нәгыймә ханым Таҗдарова иштирак итәчәк» дип язылган була.
Ләкин ни өчен Таҗдарова? Нәгыймә ханымның үз фамилиясе Әхмәдуллина ич.
Борыннан театр әһле арасында яшәп килгән традиция буенча, артисткалар, гадәттә, үзләренең артык гади булган фамилияләрен затлырак, сирәгрәк очрый торган фамилия белән алыштырырга яратканнар. Шул гадәт буенча, күрәсең, Нәгыймә ханымның да Әхмәдуллина дигән гади фамилиясен әйтергә ансат, ишетер колакка матур булып тоелган бер оригиналь фамилия белән алыштыруны кирәк тапканнар. Яңа фамилияне Нәгыймә ханымга Кариев табып бирә. Ул «ский»ларга беткән фамилияләрне яратып бетерми, шуңа күрә сирәк очрый торган Таҗдарова фамилиясен тәкъдим итә. Һәм Нәгыймә ханым Таҗдарова булып китә.
Аның сәхнәгә бу беренче чыгышын артистка буларак беренче дебюты дип һич тә атап булмый әле. Чөнки бу психологик әзерлексез, ихтыяр тупланмыйча, акыл белән иҗат бурычын төшенмичә, бары тик суфлёр биргән сүзләрне әйтеп бару өчен генә булган бер чыгыш иде. Аның артистка өчен әһәмияте ачык сәхнәнең якты рампасы алдына чыгып, залдагы тамашачылар белән беренче тапкыр очрашудан һәм шул чакта үзен ничек итеп тоюдан гына гыйбарәт иде. Кыскасы, бу чыгыш Нәгыймә ханым өчен боз шикелле салкын суга кинәт чумып, чиркануны качыруга охшашлы бер хәл булып кала. Нәгыймә ханым үзе дә бу беренче чыгышы турында: «Мин «сәхнәгә керегез» дигән кушуны ишеткәч, ихтыярсыз чүгәләп куйдым, кергәч, залны күрмәс, авызымнан чыккан сүзләремне ишетмәс булдым. Ярый әле ике тәҗрибәле артист, минем ике ягымнан торып, сукырны җитәкләп йөрткән шикелле йөртеп, әйтәсе сүзләремне әйттереп, чыгарып җибәрделәр», – ди.