Нәгыймә ханымның сәхнәгә беренче чыгышы әнә шулай үтә. Мондый курку, калтырау белән үткән чыгыш аркасында ул «Сәйяр»ны чак ташламыйча кала. Табигый буларак, ул, рольне үти алмадым, дип уйлый, артистка була алуына тәмам ышанычын югалтып куя. Иптәшләренә күренергә ояла һәм спектакльдән соң бер атна театрга бармыйча өендә утыра.
Нәгыймә ханым шулай «югалып» торгач, Кариев үзе аның квартирасына эзләп бара. Ул, әлбәттә, яшь артистканың шул вакыттагы кичерешләрен яхшы аңлый, тәҗрибәле артист буларак аны юата, тынычландырырга тырыша һәм кире театрга чакыра. Ләкин Нәгыймә ханым бу юлы тиз генә бирелергә теләми, бары сүзсез генә башын селкеп тик утыра. Кариев үгетләп-үгетләп тә күндерә алмагач, ниһаять, сабырлыгын җуеп әйтә:
– Әгәр, ханым, мин сезгә ялварган шикелле Аллага ялварган булсам, ул миңа күктән фәрештәләр җибәргән булыр иде, – ди.
Асылда, театрны яраткан һәм анда эшли алуны зур дәрәҗәгә санаган Нәгыймә ханым, Кариев кадәр Кариевтан шундый сүзләр ишеткәч, бик нык уйга төшә, һәм ахырда «Сәйяр»га яңадан кайтырга ризалык бирә.
Шундый зур шик һәм эчке каршылыкларын җиңеп «Сәйяр»га кире кайткач, Нәгыймә ханымны бик җаваплы сынау көтеп ала: «Сәйяр» Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»ен куярга хәзерләнә.
Биредә яшь, тәҗрибәсез Нәгыймә ханымның хәлен читенләштергән бер моментны әйтеп үтәргә кирәк: нәкъ шул сезонда «Сәйяр»ның хатын-кыз составы сан ягыннан бик кечкенә була. Труппада профессиональ артисткалар булып бары Гөлсем ханым Болгарская белән Иманская гына эшлиләр. Гөлнар исемле бер ханымның һәвәскәр булып кына катнашып йөрүен исәпкә алмаганда, Нәгыймә ханым Таҗдарова труппага өченче артистка булып килә. Хатын-кызга труппада шундый кытлык булганда, табигый инде, һәр артисткага эш йөкләмәсе ифрат күп төшә.
Башта Нәгыймә ханымга «Тигезсезләр»дән Маһруй дигән икенче дәрәҗәдәге гимназистка ролен бирәләр. Репетицияләр бара. Ләкин һәрдаим репетицияләргә килеп, карап утырган Фатих Әмирхан Кариевка, Маһруй ролен Нәгыймә ханымнан алып, аңа Рокыя ролен бирергә тәкъдим итә. Кариев автор тәкъдиме белән килешә һәм Нәгыймә ханымга Рокыя ролен бирә.
Гаять җаваплы әсәрнең авторы, иҗат мәсьәләсендә аеруча таләпле Фатих Әмирхан белән артист иҗатын һәркемнән тирәнрәк аңлаган Кариев ни өчен тәҗрибәсез артисткага пьесаның иң әһәмиятле үзәк ролен бирергә булалар? Бу сорауның җавабын табу хәзер читен. Кеше юклыктан гына дигән сәбәп белән килешеп булмый, чөнки «Сәйяр»ның берничә еллар дәвамында уйнап килгән артисткалары бар иде. Алар үзләренең тышкы һәм эчке билгеләре белән Рокыя роленә туры килеп бетмәсәләр дә, уйнау тәҗрибәләре белән бу авыр рольне башкарып чыгуны, һәрхәлдә, тәэмин итә алган булырлар иде. Ләкин шуңа карамастан автор һәм Кариев Рокыя ролен Нәгыймә ханымга бирәләр. Ихтимал, Нәгыймә ханым үзенең тышкы билгеләре – яшь чырайлы, юка гәүдәле, дикциясенең ачык, тавышының саф булуы белән 16 яшьлек Рокыя образына башкаларга караганда лаеграк булып күренгәндер. Һичшиксез, бу момент аңа Рокыя ролен биргәндә нык искә алынгандыр дип уйларга туры килә.
Шулай итеп, Нәгыймә ханым «Тигезсезләр»дә Рокыя ролен башкарырга тиеш була. Кем соң ул Рокыя? Фатих Әмирхан тарафыннан зур мәхәббәт һәм чын осталык белән тудырылган бу туташ татар буржуазиясе җитештергән һәм татар хатын-кызларына үрнәк булырга тиешле булган яңа тип татар кызы – менә кем ул. Тормышта гына түгел, әдәбиятта өр-яңа образ!
Рокыя беренче пәрдәдә әле 16 яшьлек кенә кыз була. Шуңар күрә аның холкында балалык сыйфатлары аеруча нык сизелеп тора: ул – җиңел сөякле, үз-үзеннән очынып торган кыз, аның бөтен эше, хәрәкәте бары настроение белән эшләнә, кәефе тиз, кинәт үзгәрә – бер минутта рухланып, кабынып китә һәм, сүнеп, рухы төшеп тә кала. Ул иркә, назлы, балаларча беркатлы, ләкин юк-бар капризлар белән кешенең теңкәсенә туктаусыз тиеп тормый. Шуңа күрә аның үпкәләп һәркемгә «мәхәббәтсез» дип дәшүен дә бары көлеп, чынга алмыйча гына тыңлыйлар.
Шуның белән бергә Рокыя үз-үзенә нык ышанган, үз төшенчәләрендә нык торган оптимист натуралы кыз ул. Һәрнәрсә аңа җиңел бирелә, киләчәге аның ачык, үз максатына ирешүендә шиге юк. Һәркем аны ярата, ул моны яхшы белә, ләкин үзенең теге яки бу кешегә карата булган чын хисен яшерми, мөнәсәбәтен ачык билгели. Ул үткер, зирәк акыллы, тормышның табышмак булып аны борчый торган яклары юк шикелле, хәер, ул төрле проблемалар белән баш ватучылар җөмләсеннән түгел.