Выбрать главу

Илебез бик зур, кайда гына торсаң да, бер үк ватан, әмма шул чиксез ватанның тузандай бер ноктасы, карт әдип әйткәнчә, яшел бишеге – Каргалы да минем җанымда әнә шундый матур, кадерле, мәгәр томан белән өртелгән бер образ булып саклана. Ләкин «яшел бишек»тән төшеп, кырыс дөньяга чыгып китүемә бик күп еллар узды шул инде, хәтта сагыну кебек бик табигый хис тә әкренләп сүнде, бетте диярлек. Менә туган авылымның урамыннан хыялым белән генә каранып узган булдым. Билгеле, күп нәрсәне танымадым, күп нәрсә онытылган, шул сәбәпле үткәннәрне искә төшерү белән генә чикләндем. Бабаларым гомер иткән нигез юк, мин туган йорт та юк, балачагымда ялантәпи бәбкә үләнен таптап йөргән яландай иркен ихата үзе дә юк. Алар барысы да хәзер бары тик хәтердә генә, бары тик искә генә төшерергә мөмкин. Сирәк кенә кайткан чакларымда мин йортыбыз урынында буш яткан, чүп баскан җирне күреп, үземнең шушында тууыма ничектер ышана алмыйча китә идем.

Инде хыялда түгел, өнемдә булган эш. 1979 елның җәендә мин, Бөгелмә поезды белән Уфага барышлый, көндез Каргалы турысыннан уздым. Вагон тәрәзәсеннән китмичә карап бара торгач, авылга якынлашуымны тауларыннан белеп алдым. Атакай мәрхүмнең: «Тезелеп кенә киткән кызыл тауларым, өстегездә куян ауладым», – дип җырлаганы ничектер искә төшеп куйды. Әйе, бу ак маңгайлы кызыл таулар мин бәләкәй чакта биек тә, мәһабәт тә кебек иде, ә хәзер вагон тәрәзәсеннән алар ничектер чүгеп тә һәм боекланып та калган шикелле күренделәр. Инде менә Каргалы үзе… Элек ул, ялгышмасам, тимер юлга бик якын иде, ә хәзер шактый ераклашкан, инеш буйлап кына таралып утырган бер авыл. Күрәсең, тимер юлга якын урамнар күчепме, китепме беткәннәр. Үзгәргән, нык үзгәргән… Каргалыкай!.. Поезд кызу узды, кирәгенчә күрергә өлгереп тә булмады. Шулай да, артка каерылып булса да, һаман авылның сирәк йортларын күреп калырга тырышып бардым.

Поезд, авылны үтеп киткәч, ерак та түгел Чәрмәсән разъездында туктады. Вагоннардан сирәк-мирәк кенә кешеләр төште. Мин дә төштем һәм Каргалы юлына чыгып баручы олы гына яшьтәге ике хатынны туктаттым. Исәбем әзрәк сорашып, сөйләштереп алу иде.

– Сез Каргалыданмы, апайлар?

– Ийе, Каргалыдан…

Ләкин алар ашыгалар иде бугай – теләмичәрәк туктадылар. Шуңа күрә мин туп-туры гына сорадым:

– Сезнең Әхмәтҗан картны ишеткәнегез бармы?

– Кайсы Әхмәтҗанны? – диде минем соравыма каршы хатыннарның кечерәк буйлысы.

– Тәлпи Әхмәтҗанны, йорты урталыкта, мәчеткә каршы гына иде.

– Юк, белмибез, ишеткәнебез юк, – диделәр болар.

Хәер, белмәүләре гаҗәп тә түгел – бик күптән үлгән карт. Ләкин инде аның улын белергә тиешләр. (Хатыннарга илле биш-алтмыш яшьләр булыр.)

– Ә соң аның улы Нигъмәтулланы белә идегезме?

– Кайсы Нигъмәтулла тагын?

– Шул ук урталыкта яшәгән Татыра Нигъмәтулланы?

Хатыннар бер-берсенә карадылар, аз гына уйландылар, аннары башларын селектеләр:

– Юк, белмибез. Урталыкта андый Нигъмәтулла тормый.

– Хәзер тормый, ә элек тора иде.

– Ий, элеккесен кем белеп бетерсен, җаныкаем, – диде хатыннарның чандыр озыны. – Хәзер вет урталыкта мәчет тә юк, йорт та юк, сафхуз гаражлары анда.

Шулай итеп, бу авылдаш хатыннар минем бабамны гына түгел, үзләренә күпмедер замандаш булган дәдәмне дә белмиләр булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, моңа да артык исем китмәде. Нигә кирәк аларга дөньяда юк кешеләрне белеп тору?! Тереләрен белергә дә, бәлки, ихтыяҗлары юктыр – беткәнмени башка кайгылар?!

Инде мин алардан «Ә сез үзегез кем буласыз соң?» дип сораганны көттем, ләкин алар хатыннарга хас мондый кызыксынуны да күрсәтмәделәр.

– Ярый, апайлар, юлыгызны бүлдем, – дидем мин аларга, һәм алар үзара нидер сөйләшә-сөйләшә китеп тә бардылар.

…Тау битендәге үләннәрне селкетеп-тарап, шаян гына җил исә. Ачы әрем исен китерә ул миңа – туган туфрак исен… Коры җирдә, эссе кояшта үскән ак әрем исе бик үткен була – балачактан ук сеңеп калган бу таныш исне картайгач та бик яратам мин. Үзгәрми һәм бетми торган ис ул минем өчен!

ДӘҮЛӘКӘН

Дим буйлары

Казаннан Дәүләкәнгә Бәләбәй аша да, Уфа аша да кайтып була. Бәләбәй аша шактый урау һәм мәшәкатьле: башта самолёт белән Бөгелмәгә, Бөгелмәдән автобуста Бәләбәйгә, Бәләбәйдән инде поезд белән Дәүләкәнгә. Шулай да, мәшәкатенә карамастан, Бәләбәйне күрер өчен генә бу юл белән дә кайтып йөргәнем бар. Ләкин күбрәк, билгеле, Уфа аша йөрим.

Дәүләкәннән мин беренче мәртәбә ерактагы таш калага – балачактан ук әлифба китабы белән бергә күңелгә кереп урнашкан мәшһүр Казанга 1925 елның августында чыгып киттем. Бу чакта миңа уналты яшь иде. Утыз икенче елга кадәр һәр җәйне атам йортына кайта идем. Соңгы кайтуым утыз дүртенче елның кышында булды. (Дөрес, бу вакытта инде атам-анам да Казанга күчеп килгәннәр иде.) Шуннан соң мин егерме ел Дәүләкәнемә кайтмыйча тордым. Нәкъ егерме елдан соң, ягъни илле дүртенче елдан башлап, минем өзелгән юлым яңадан ялганып китте. Һәм шушы вакыттан алып мин ике ел, өч ел саен диярлек берничә көнгә генә булса да Дәүләкәнгә кайткалый торам. 1969 елны кайтып, шундагы иске дус-ишләр белән алтмыш яшем тулу бәйрәмен дә үткәреп киттем. Аннан соң да кайтып йөрүем өзелмәде һәм моннан соң да, иншалла, өзелмәс дигән өметем бар әле.