Выбрать главу

Ике елдан соң Рокыя тәмам җиткән кыз булып өлгерә, автор әйткәнчә, «аның баласымак матурлыгы җиткән кыз матурлыгына әйләнә». Ләкин характеры әүвәлгечә саклана: һаман ул – очынып торган кыз, һаман шат күңелле, садә-сөйкемле кыланышлы, үз-үзенә ышанган бәхетле, чибәр туташ… Дөрес, хәзер инде аңарда җиткән кызларга хас сыйфатлар (кирәк чакта назлы гына чытлыклана белү, артыннан ухаживать иткәнне ярату һ. б.) бар, ләкин бу сыйфатлар, күз өстендәге каш шикелле, балалыктан арынып җитмәгән туташны аеруча нәфис, нечкә табигатьле итеп күрсәтәләр. Юкка гына Сөләйман аңа: «Рокыя, сиңа ефәктән эшләнгән канатлар бик килешер иде!» – дип әйтми.

Әнә шундый Рокыяны Нәгыймә ханым ничек итеп тудырырга тиеш иде; ничек итеп, нинди чаралар белән ул бу оригиналь образның гаять үзенчәлекле характерын бөтен бизәк һәм нюанслары белән иҗат итә алырга тиеш иде?

Әгәр Нәгыймә ханымның аң, төшенчә, зәвыгын, ниһаять, шәхси тормышын уйнаячак образның шул яклары белән чагыштырып карасак, бер генә дә туры килгән ноктаны күрмәбез, киресенчә, һәрьяктан тирән аерма, капма-каршылык ярылып ята. Ә бит тәҗрибәсез артисткага теге яки бу образны тудырганда үзенең тормыш тәҗрибәсеннән файдаланмыйча, үзенең шәхси кичерешләрен ихтыярсыз образ кичерешләре итеп күрсәтмичә һич мөмкин түгел. Ә биредә нәрсә? Рокыя – бай сәүдәгәр кызы, Нәгыймә – ярлы крестьян кызы; Рокыя гимназия бетерә, Нәгыймә берничә кыш абыстайга йөри; Рокыя рояльдә уйный, Нәгыймә машинада солдат күлмәк-ыштаны тегә; Рокыя сентименталь язучы Сөләйман белән романтик мәхәббәт кичерә, ә Нәгыймә башына нинди «мәхәббәт» төшкәнен күргән идек. Рокыя хезмәтнең нәрсә икәнен дә белмичә, җаны ни теләсә, шуны үтәп, гамьсез, тыныч яшәргә өйрәнгән; Нәгыймәнең башы авыр хезмәттән, тормыш нужасыннан чыкканы юк. Күрәсез, Нәгыймә ханым каршында бөтенләй ят кеше образы басып тора, һәм ул, артистка буларак, шул кешегә әверелергә тиеш. Сүз дә юк, беренче дебют өчен бу хәзерлексез артистканың мөмкинлекләре күтәрә алмаслык, гаять авыр бер бурыч иде.

Ләкин әнә шундый бер рольне башкарып чыгу өчен Нәгыймә ханым нинди хәзерлек үтә, кем аны ролен дөрес уйнарга өйрәтә? Ул заманда ярым кустарьчылык, ярым һәвәскәрлек белән эшен алып барган труппада, әлбәттә, хәзерге без белгән тәртиптәге хәзерләнү булмаган. Репетицияләр, гадәттә, турыдан-туры мизансценалардан башланып киткәннәр, һәм рольне дөрес тоеп, аның мимикасын, хәрәкәтен, интонациясен табу башлыча һәр артистның үз сизгерлеге һәм тәҗрибәсе белән эшләнә торган булган. Дөрес, Кариев артистлар белән бик нык эшләгән, аларга кирәкле юнәлешне бирә белгән, һәр артистны, ролен мөмкин кадәр дөрес аңлап, тамашачыны ышандырырлык итеп уйнарга өйрәткән. Шул ук «Тигезсезләр»не куяр өчен дә Кариев гаять күп көч сарыф итә. Һичшиксез, Нәгыймә ханым белән дә нык шөгыльләнә. Ләкин Нәгыймә ханымга үз ролен тиешенчә үзләштерү өчен өйрәтү системасы да җитеп бетми, һәм бигрәк тә җитәрлек вакыт та булмый. «Тигезсезләр»не бары 15 репетиция белән сәхнәгә чыгаралар.

Ләкин ничек кенә булмасын, «Тигезсезләр» 1915 елның 9 февралендә «Новый клуб» сәхнәсендә уйнала, һәм Рокыя ролен Нәгыймә ханым Таҗдарова башкара.

«Тигезсезләр»не уйнаганнан соң, Кариев Нәгыймә ханымга 25 сум акча бирә. Бу – зур уңыш белән үткән спектакльнең бай сборыннан һәр артистка дәрәҗәсенә карап тигән өлеш иде. Мондый зур акча Нәгыймә ханымның кулына гомерендә беренче тапкыр керә. Ул «театр уйнап» шулкадәр акча алуына бик гаҗәпләнә һәм чын-чынлап куана.

Гомумән, Нәгыймә ханым бу спектакльдән соң үзендә театрга карата олы бер мәхәббәт уянуын тоя, һәртөрле шикләре таралып китә, ничектер яшәвенең мәгънәсе һәм максаты табылгандай була. Шуңар күрә дә ул үзенә:

– Ниһаять, мин тормышта эзләгәнемне таптым! – дип әйтә ала.

Дөрес, һәрбер эш, бигрәк тә сәнгать эше, җиңеллек белән бирелми: сәнгать остасы булыр өчен күп авырлыкларны баштан кичерергә, бер уңыш артыннан ун уңышсызлыкка очрарга туры килә. Еш кына һәртөрле шик һәм өметсезләнүләрне җиңеп чыгарга кирәк була. Ләкин яраткан эшнең кодрәте шундый инде, ул кешене авырлыкларга да түзәргә мәҗбүр итә, уңышсызлыкларга да бирешмәскә, шикләрне дә баса белергә өйрәтә.

Нәгыймә ханымга да башта җиңел булмый. Ул кыенлык белән акрынлап үсә, үзенең көчен, сәләтен тулысынча ачып күрсәтү өчен шактый вакыт кирәк була. Шуңа күрә дә яшь артистка театр сәхнәсенә чыгу белән өр-яңа бер талант булып танылу һәм беренче чыгышыннан ук шөһрәт иясе булып китү бәхетенә ирешә алмый. Хәер, андый «бәхеткә» ул кызыкмый да, ул эш сөюче, һәм шөһрәт, бәхетнең хаклы хезмәт нәтиҗәсендә генә килүен ярата. Инде Нәгыймә ханымга теге яки бу пландагы артистка булып формалашу өчен ниндидер үрнәкләрдән өйрәнергә, кем тарафыннандыр дөрес юнәлеш алырга, кемнеңдер оста җитәкчелеге астында бай тәҗрибә мәктәбен үтәргә кирәк иде. Һәм Нәгыймә ханым боларның барысын да «Сәйяр»да таба, аның җитәкчесе Габдулла Кариевтан өйрәнә, тәрбияләнә. Ул үзен «Мин Кариевның шәкерте» дип атый. Бу, асылда, дөрес, чыннан да, «Сәйяр» – аның өчен мәктәп, Кариев исә оста укытучы була.