Татар театры кыска гына бер вакыт эчендә халыкчан, реалистик театр буларак, шактый зур уңышларга ирешә. Ул инде үз тарихы, үз йөзе, үз традицияләре булган утраклы профессиональ театрга әверелү дәрәҗәсенә якынлашып килә, күп кенә талантлы артистлар җитештерә, рус һәм Аурупа классикларын сәхнәгә куя башлый.
«Сәйяр»ның кыска вакыт эчендә шундый иҗади уңышларга ирешүендә рус театр сәнгатенең аңа турыдан-туры зур йогынты ясавын әйтеп үтәргә кирәк. Бу йогынтыны «Сәйяр» читтән торып кына түгел, ә бәлки рус театры белән конкрет бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә ала. Мәгълүм ки, әле 1913–1914 елларда Казан рус театрының күренекле артисты, кайчандыр МХАТта, Станиславский кул астында эшләгән М. А. Громов, Кариев чакыруы буенча «Сәйяр»га килеп, «Мәкер вә мәхәббәт», «Хөкемдә хаталык» һәм «Яшенле яңгыр» кебек тәрҗемә әсәрләрне сәхнәгә куеша. Ә инде 1917 елны «Сәйяр» үзенең составында штатлы рус режиссёры да тота. Шуның белән бергә Кариев үзенең артистларын, Казанда булсын, гастрольдә чакта башка шәһәрләрдә булсын, буш кичләрендә гел рус театрына алып йөртә. Ул артистларына һәркайчан рус сәхнә осталарын үрнәк итеп күрсәтә һәм алардан өйрәнергә куша. Әнә шулай рус театры белән даими бәйләнештә булып, аңардан өйрәнеп, «Сәйяр»ны һаман көчәйтә, үстерә барган Кариев үзе дә артистлык иҗатын дөрес һәм тирән аңлаучы, башкаларның артистлык талантын тиз сизә белүче кеше була. Аеруча Кариев үзенең олы таланты белән кабатланмас образлар тудырып, башкаларга реалистик уенның җанлы үрнәге булып тора.
Менә шул Кариевтан Нәгыймә ханым нәрсәләргә өйрәнә, артистлык иҗатының нинди серләренә төшенеп кала? Кариев, гадәттә, «артист сәхнәдә үзен уйнамаска тиеш» дип әйтә торган булган. Моның белән ул артисттан, һәр конкрет рольне башкарганда, шул рольгә керә белүне таләп иткән. Шуның белән бергә Кариев артист алдына иң беренче шарт итеп тамашачыны ышандыра алуны куйган. Бу артист өчен иң авыр бурыч, чөнки реаль кеше образын тудыру өчен, аның, ягъни образның, бөтен эчке һәм тышкы үзенчәлекләрен табарга, өйрәнергә, үзеңнеке итәргә кирәк. Кыскасы, бу – уйный торган образыңа тәмам әверелү дигән сүз. Ләкин ничек итеп, нинди юллар белән?
Кариев моның да җавабын бирә. Ул: «Артист иң әүвәл үзе үз уенына ышанырга тиеш, шуннан соң гына ул тамашачыны ышандыра ала», – ди. Икенче төрле әйткәндә, образның һәр сүзен чынга алырга, һәр хәрәкәтенә, һәр кыланышына бары тик шулай гына булырга мөмкин дип ышанырга кирәк. Кариевча, артист үз күңелендә шундый ышану тудырмыйча торып, образга әверелә алмый, ә бу ышану исә образның эчке җанын тоюдан, аның характерын дөрес аңлаудан башланырга тиеш. Шул вакытта гына артист роль эченә керә ала.
Кариев артист иҗатының нидән гыйбарәт булуын әнә шулай аңлаткан һәм үзенең артистларын «уен уйнау» тәртибендә түгел, ә иҗат итү принцибында өйрәтергә тырышкан. Шуңа күрә ул сәхнәдә тормышча гадилек, чын садәлек булуны яраткан, һәртөрле фальшны тиз сизгән, аны сәхнәдән мәрхәмәтсез рәвештә куган.
Ниһаять, Кариев үзенең артистларын тормыштагы төрле типларны – аларның характерларын, кыланышларын, сөйләү манераларын өйрәнергә чакырган. Кариев үзе, замандашларының әйтүенә караганда, шундый өйрәнү белән бик мавыккан. Мәсәлән, аның «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге Мөхәммәтҗан Хафиз образын тормыштагы чын Мөхәммәтҗан Хафиздан өйрәнеп тудыруын хәзер дә әле карт артистлар сокланып сөйлиләр.
Нәгыймә ханым «Сәйяр»да өч сезон уйный. Беренче сезонда Рокыя роленнән соң ул, башка вак-төяк рольләрне исәпкә алмаганда, «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!»дәге Салихә, «Бәхетсез егет»тәге Җәмилә, «Шәфкать туташы»ндагы (тәрҗемә әсәр) Юлия рольләрен башкара. Соңгы ике рольне исә шактый уңыш белән башкарып чыга. Шулай да беренче сезон Нәгыймә ханымны артистка буларак артык күтәреп җибәрми, уңышлар чамалы гына була. Җитмәсә, Кариев та, сезон уртасында авырып, Кырымга китеп бара. Аның юклыгы да яшь артистканың үсеп китүенә беркадәр тоткарлык ясаган булырга тиеш.