Выбрать главу

Ләкин сезоннан сезонга Нәгыймә ханымның тәҗрибәсе арта, тәҗрибә белән бергә артистлык осталыгы да һаман үсә бара. Өч сезон эчендә ул дистәләрчә рольләр башкара. «Сәйяр»ның репертуары шактый чуар һәм күп була. Мәсәлән, бары 1914–1915 елгы сезонда гына ул 25 исемдә спектакль бирә. Шуңар күрә Нәгыймә ханымның өч сезонда уйнаган рольләре бик күп була. Тик артистканың ничек үсүен характерлый торган һәм игътибарга лаек булган иҗат эше итеп аның рус классик драматургиясеннән «Ревизор»да Мария Антоновна, «Гаепсездән гаеплеләр»дә Каринкина, «Төшемле урын»да Юлия рольләрен башкаруын күрсәтеп үтәргә кирәк. Аеруча уңыш белән ул Найденовның «Ванюшин балалары»нда Елена ролен башкарып чыга. Ул чакларда Нәгыймә ханым күбрәк яшьләр рольләрендә уйный торган артистка булып таныла. Башта аны инженю драматик амплуадагы артистка дип йөриләр, ләкин ул аналар һәм карчыклар ролен дә зур уңыш белән башкара.

Кыскасы, «Сәйяр» аны өч ел эчендә татар сәхнәсенең җитди, күренекле артисткасы итеп танып өлгертә. Без моның шулай икәнен, мәсәлән, түбәндәге факттан ачык күрәбез: 1917 елның көзенә таба Ырынбурдагы «Ширкәт» труппасы Нәгыймә ханымны үзенә төп рольләрне башкаручы беренче положениедәге артистка итеп чакыра. Нәгыймә ханым бу чакыруны кабул итә һәм 1917 елның сентябрендә Ырынбурга бара.

Нәгыймә ханым Ырынбурда

Бу вакыт ике революция арасы иде. Русия халкы бөек тарихи вакыйгалар чорын кичерә. Беренче империалистик сугыштан тәмам йончыган һәм туйган барлык милләт хезмәтчел халкы февраль буржуаз революциясеннән көткәнен ала алмый, солых һәм азатлык өчен көрәш көннән-көн көчәя, Ленин җитәкчелек иткән Коммунистлар партиясе бу көрәшнең башында тора, хезмәтчел халыкны политик властьны яулап алу өчен соңгы һәм хәлиткеч кораллы көрәшкә – социалистик революциягә алып бара. Инде бу социалистик революциянең тирән сулышы сизелә, ул менә хәзер кабынып китәргә тора. Бу шартларда халыкның политик һәм җәмәгатьчелек тормышы бик активлашып китә, барлык социаль катлаулар хәрәкәткә килә, массада революцион рух һаман үсә бара.

Менә шундый бер вакытта Нәгыймә ханым Таҗдарова Ырынбур сәхнәсендә беренче положениедәге артистка булып уйный башлый. Театр эченә заманның тынгысыз рухы керә, ә театр залы исә бөек вакыйгалар көтеп аякка баскан халык белән тула. Халыкта рухи азыкка сусау бик көчәя, һәм труппаның бөтен артистларына зур активлык күрсәтеп, нык җигелеп эшләргә туры килә.

Дөресен әйтергә кирәк, Нәгыймә ханымның Ырынбур сәхнәсендәге чыгышлары гаять зур уңыш белән үтәләр. Ул үзен киң тамашачылар массасына, чыннан да, бай мөмкинчелекле, олы талантлы артистка итеп таныта ала. Күп һәм төрле-төрле була аның башкарган рольләре: оригиналь әсәрләрдән «Яшьләр»дә – Зәйнәп, «Хаҗи әфәнде өйләнә»дә – Камилә, «Уйнаш»та – Сәрби, «Галиябану»да – Галиябану, «Тигезсезләр»дә – Рокыя (биредә күп мәртәбә уңышлырак уйный), тәрҗемә әсәрләрдән «Урман»да – Аксюша, «Мещаннар»да – Полина, «Хөкемдә хаталык»та – Адрияна, «Тайфун»да – Елена һ. б. Янә беренче положениедәге артистка буларак, ул дөнья классикларыннан «Мәкер вә мәхәббәт»тә – Луиза, «Юлбасарлар»да Амалия рольләрен дә зур уңыш белән башкара.

Нәгыймә ханымның Ырынбур сәхнәсендә ничек уйнавын күз алдына китерер өчен, ул тудырган Галиябану образына тукталып китәргә мөмкин.

«Ширкәт» труппасы «Галиябану»ны башлыча драматик спектакль итеп күрсәтә. Беренче планга әсәрнең фаҗигале вакыйгасын тормышчан итеп күрсәтү һәм образларның асыл кичереш- ләрен дөрес итеп ачу куела. Шуңар күрә спектакль башыннан ахырына кадәр, эзлекле рәвештә, реалистик стильдә алып барыла. Әсәрнең мелодраматизм ягына басым ясау булмый, ә җыр-музыка өлеше драматик уенны көчәйтә, тулыландыра торган бер чара итеп кенә алына. Нәтиҗәдә тамашачының күз алдына сәнгатьчә бик бөтен оештырылган, тере сулышлы тормыш үзе килеп баса.

Нәгыймә ханым Галиябану образын җаны-тәне белән яратып китә. Ниһаять, аңа үзе белгәнне, үзе тойганны уйнап күрсәтергә туры килә. Ләкин ничек һәм нинди итеп тудыра соң ул Галиябануны? Биредә шуны да онытмаска кирәк: Нәгыймә ханымның җырчылык сәләте бик чамалы була, шунлыктан аңа бу җәһәттән зур уңыш көтәргә туры килми. Әмма ул Галиябануны гаять тирән хис иткәнлектән, аның чын образын бик дөрес таба. Бу инде авылча киенгән шәһәр туташы булмый, юк, бу чын мәгънәсендә табигый авыл кызы була. Нәкъ менә авылча әдәпле, тыйнак, оялчан, эчкерсез ул. Йөрәгендәге саф, тирән мәхәббәт тә аның әнә шул оялчанлык аша күркәм, тыйнак булып чагыла. Моның белән бергә Галиябануның мәхәббәте һич көчсезләнми: ачык, ялангач итеп күрсәтүгә караганда, тыеп, яшерә төшеп күрсәтү, киресенчә, ул мәхәббәтне тагын да көчлерәк, тәэсирлерәк итә. Шуңа күрә дә бу мәхәббәттән аеруча бер табигый нәфислек, самими сөйкемлелек сизелеп тора. Әйе, бу чыннан да 18 яшьлек кызның, яңа ачылган чәчәк төсле, беренче саф мәхәббәте була. Ләкин бу – авыл кызы мәхәббәте, һәм Нәгыймә ханым аны, ул мәхәббәтне, һәртөрле ясалмалыктан, «уйнап» күрсәтүдән сакларга тырыша. Шуңар күрә Галиябану һәр сүз, һәр карашына кадәр тирән художество зәүкы белән эшләнгән сәхнә образы булып туа. Билгеле инде, Нәгыймә ханым, Галиябануны уйнаганда, һәртөрле кискен хәрәкәтләргә, дорфа карашка, әйткән сүзенә, эшләгән эшенә исәп бирмичә кылануларга юл куймый.