Выбрать главу

Шуның белән бергә ул Галиябануны күпме генә әдәпле, тыйнак, оялчан итмәсен, ләкин бөтенләй куркып, калтыранып торган ихтыярсыз бер кыз дәрәҗәсенә дә төшерми. Галиябану белән Хәлилнең бер-берсенә булган саф, кайнар мәхәббәтләре никадәр башкаларның каршылыкларына очраса, авыр хәлдә кала барса, шулкадәр көчәя, тирәнәя бара. Бу мәхәббәт аларны ахырда хаклык, гаделлек өчен көрәшүчеләр югарылыгына күтәрә. Һәм менә Галиябану, бай малае Исмәгыйльнең мәкер һәм явызлыгын, әтисе Бәдри картның бай малаена сатылуын белгәч, үз мәхәббәтен яклау өчен үзендә көч тә, ихтыяр да таба. Ниһаять, Хәлил үтерелгәч, Галиябану оялчан кыздан кинәт бөтен мәкер-җинаять бауларын өзеп ташларга әзер торган героиня дәрәҗәсенә күтәрелә һәм тамашачыны тетрәткеч тирән драматизм белән Хәлилгә булган олы мәхәббәтен, Исмәгыйльгә карата утлы нәфрәтен йөрәге төбеннән чыгарып әйтә. Аның, Исмәгыйльнең битенә бәреп:

– Аны син үтердең, син бит!.. – дип әйткән сүзләре крәстиән кызларын хурларга, курчак итәргә тырышкан бай малайларына карата мәрхәмәтсез гаепләү булып яңгырый һәм Исмәгыйльне мораль яктан тәмам үтерә.

Шулай итеп, Нәгыймә ханым Галиябануның эчке кичерешләрен әсәрдәге вакыйгаларның үзгәрүенә һәм катлауларына бәйләп алып бара, бу кичерешләрне ул шул вакыйгаларның табигый чагылышы итеп күрсәтә, нәтиҗәдә образның характерын һәрьяклап ачуга ирешә. Галиябану Нәгыймә ханым башкаруында мәхәббәте белән бәхетле чакларында да, олы фаҗигане кичергән минутларында да тормышча табигый, гади авыл кызы булып кала. Һичшиксез, үзе авылның бер Галиябануы шикелле булып үскән артистка, бу образны бөтен йөрәге белән тоеп, үз башыннан кичергәннәрен тулысынча салып иҗат итә. Ләкин бу Галиябануны очраклы бер тип итеп түгел, ә бәлки, сәнгатьчә җыелма образ итеп тудыра.

Нәгыймә ханым: «Мин, Галиябануны уйнаганда, үзем еламыйча тамашачыны елата идем», – ди. Менә бу сүзләрдән аның ул чакта инде артистлык осталыгының серләренә никадәр төшенеп эш иткәнлеген күреп була. Кариевтан дөрес юнәлеш алып киткән артистка, иҗат иткәндә, башлыча акыл һәм ихтыяр көче белән эш итүче, тирән эмоция кичерешләрен дөрес таба, тудыра һәм шул ук вакытта аңа хуҗа да була алучы чын оста булып үсә бара.

Шул ук 1917–1918 елның сезонында француз драматургиясеннән «Тайфун» исемле әсәр куела, һәм Нәгыймә ханым төп героиня – Елена ролен башкара. Елена – француженка, япон дипломатының сөяркәсе, актриса, үзенең холкы белән бик тиз үзгәреп торучан, үткер характерлы яшь ханым. Менә шул образны Нәгыймә ханым гаять зур уңыш белән башкарып чыга һәм тамашачыларда бик тирән эз калдыра. Ул вакытларда яңа гына театрга якынлашып йөри башлаган Хәлил Әбҗәлилов менә хәзер, 30 еллап вакыт үткәннән соң: «Нәгыймә ханымның «Тайфун»да уйнавын бервакытта да онытачак түгелмен. Ак күлмәкле зифа бер ханым хәзер дә минем күз алдымда басып тора», – дип сөйли. Әдәпле, оялчан, саф авыл кызы Галиябану һәм ирләрне бармагы тирәсендә әйләндерергә өйрәнгән француженка актриса – бу икесе ике котыпта торган типларны иҗат итеп бирә алу Нәгыймә ханымның нинди иҗади көчкә ия булганын бик ачык күрсәтсә кирәк.

Тагын шунысы характерлы: Нәгыймә ханым бервакытта да яхшы, оста уйнауның чиге бар дип белми. Кемнән, нәрсәдән өйрәнергә мөмкин булса, ул шуларның барысыннан да файдаланган. Аеруча сәхнәдәш иптәшләренең әйткән фикерләренә, күрсәтмәләренә колак салырга яраткан. Мәсәлән, соңгы гомеренә кадәр ул «Ширкәт»тә үзе белән бергә эшләгән Сыртланованы зур ихтирам белән исенә төшерә килде: «Лиза апай миңа ничек уйнавымны турыдан-туры әйтеп бирә иде, ә миңа бары шул гына кирәк», – ди торган иде.

Кем соң ул Сыртланова? Татар театрына зур хезмәт күрсәткән бу бай тәҗрибәле, зур культуралы артистка турында да берничә сүз әйтеп үтәсе килә.

Елизавета Александровна Сыртланова Бирски шәһәрендә самоварлар белән сәүдә итүче Шляхтин дигән рус купецының кызы була. 1912 елны Бирскига татар артисты Мохтар Мутин килеп, спектакль куярга тырышып йөри, ләкин спектакльдә уйнар өчен хатын-кыз таба алмыйча йөри. Шәһәрдәге татар кызларыннан берәүнең дә артистка якын килергә, аның белән «театр уйнарга» йөрәге җитми. Ахырда яшьләр тәмам аптырауда калган артистка: «Бездә бер Лиза исемле рус кызы бар, татарча бик оста сөйләшә, шул уйнамасмы икән», – диләр. Лизаны чакырталар һәм спектакльгә катнашуын үтенәләр. Лиза бик куанып риза була. Ниһаять, спектакль уйнала, һәм бу спектакль яшь кыз Лизаның йөрәген театрга тәмам бәйли дә куя. Аңарда чын-чыннан артистка булу теләге туа, һәм ул әлеге артистка ияреп китеп тә бара… Шулай итеп, яшь кенә кыз Лиза Шляхтина ул заманда охшашы булмаган гаять кыю бер адым ясый һәм үзенең тормышын, киләчәген татар сәхнәсе белән бәйли.