Выбрать главу

Ата-аналары кызларының татар артистына ияреп, татарча театр уйнап йөрергә чыгып китүеннән гаҗәп-хәйранга калалар, аның башына нәләт-каргыш яудыралар һәм, билгеле инде, кызлары итеп танудан шунда ук баш тарталар. Ә Елизавета Александровна татар сәхнәсенең хатын-кызларга иң аптыраган чагында килеп, озак еллар дәвамында татар театрына фидакярләрчә хезмәт итә һәм Сыртланова фамилиясе белән татарның үз кешесе – күренекле артисткаларыбызның берсе булып таныла.

Чыныгу еллары

1919 елның яз башында, Ырынбурны аклар алу куркынычы тугач, «Ширкәт» труппасы тарала. «Ширкәт»нең бер төркем артистлары – Нури Сакаев, Нәгыймә ханым Таҗдарова, Сыртланова, Сәмитова, Әхәт Хисамов, Нургали Якупов һәм янә берничә кеше – шәһәрне калдырып чыгучы Кызыл Армия белән ияреп китәләр. Аларга махсус вагон бирәләр, һәм алар Туркармия штабының политотделы карамагындагы труппа булып, фронт артыннан калмыйча, Кызыл Армиягә спектакльләр күрсәтеп йөриләр.

Колчак кире чигенә башлый, аклар Идел күперен ваттыралар. Кызыл Армия Уфага керә алмыйча тора. Хәл болай булып киткәч, безнең артистларыбызны Самарага (Куйбышевка), Армиянең көньяк группасы карамагына җибәрәләр. Самарада алар завод-фабрика эшчеләре арасына, Кызыл Армия частьларына барып, 1919 елның көзенә кадәр спектакль уйнап йөриләр.

Кызыл Армия Уфаны алып, Колчакны Урал аша куып киткәч, артистларның бер өлеше Уфага кайта. Алар анда, шәһәрдә табылган көчләрне җыеп, бер труппа оештыралар һәм 1919–1920 елның сезонын шунда үткәрәләр. Җәй башында Уфага 5 нче Армиядә эшләп йөргән артистлар да кайталар. Алар арасында Шакир Шамильский да була. Нәгыймә ханым беренче тапкыр татар сәхнәсенең онытылмас бу якты таланты белән шул чакта очраша. Соңыннан алар дуслашалар, озак еллар дәвамында бергә эшлиләр һәм үзләренең акыл көчләре, интуиция тирәнлекләре, сокландыргыч осталыклары белән бер-берсенә шактый охшаган артистлар булып, сәхнәбезне артистлык иҗатының югары художество үрнәкләре белән баеталар.

1920 елның көзендә Нәгыймә ханым белән Нури Сакаевны Ташкентка чакыралар. Алар бу чакыру буенча баралар һәм Урта Азия Реввоенсоветы карамагындагы агитпоездда эшли башлыйлар. 15 ләп вагоннан торган бу агитпоездда бөтен культура һәм сәнгать (клуб, музей, китапханә, типография һ. б.) чаралары тупланган була. Менә шул агитпоезд белән алар Урта Азиянең бик күп шәһәрләрен йөреп чыгалар. Поезддагы татар артистлары һәр туктаган җирдә концертлар бирәләр һәм «Галиябану», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Көнче ир» кебек репертуардан торган спектакльләрен күрсәтәләр. Гаскәри тамашачыларга бигрәк тә «Галиябану» ошый, Нәгыймә ханым тудырган шундый гади, сөйкемле саф авыл кызы Галиябану кызыл сугышчы татар егетләрен аеруча сокландыра; алар Галиябану белән Хәлилнең бәхетсез мәхәббәтләрен йөрәкләренә бик якын алалар һәм сәхнәдә барган фаҗигане тормыштагы чын бер вакыйга төсле итеп кичерәләр. Кыскасы, спектакль аларны бик тирәнтен дулкынландыра, һәм алар – сәнгатьнең көчен, бәлкем, беренче мәртәбә татыган гади тамашачылар – артистларны зур рәхмәтләр әйтеп, тантаналы рәвештә озатып калалар.

Агитпоезд, күп шәһәрләрне йөреп үткәннән соң, 1921 елның язында кире Ташкентка кайта.

Нәгыймә ханым Ырынбурдан башланып киткән бу йөрүләреннән зур канәгатьләнү ала. Беренчедән, ул туган халкы алып барган бөек көрәштән читтә торып калмый; үзе иске тормышның бөтен ямьсезлеген һәм нужасын җилкәсендә татыганга күрә, ул бу көрәшнең бөек максатларын аңлый, йөрәгенә якын ала һәм, артистка буларак, үзенең таланты, осталыгы белән шул көрәшкә хезмәт итә. Икенчедән, ул моңарчы театр залларында күренмәгән яңа тамашачы белән очраша. Бу тамашачы – нечкә зәвыклы театраль публика түгел, ләкин чын белән фальшны бик тиз сизә белүче, бай тормыш тәҗрибәсе булган халык. Менә шушы халык алдында артистлык осталыгын сынап карауның Нәгыймә ханым өчен әһәмияте, әлбәттә, зур иде. Бу яңа тамашачы җитди игътибар белән, бик бирелеп, сәхнәдәге уенны күзәтә, һәм алар алдында «менә мин ничек уйныйм» дип кыланып маташу уңайсыз, аларны ничек тә ышандыра белергә кирәк иде. Һәм менә артистканың күңелен туктаусыз «Алар минем уйнавыма ышаналар микән?» дигән уй борчып тора. Әйе, алар ышаналар, ләкин никадәр гади итеп, тормыш чынлыгына якын торып уйнасаң, шулкадәр ышана төшәләр. Нәгыймә ханым, алар алдында үзен сынау нәтиҗәсендә, халыкка җитә торган сәнгатьнең бары реалистик сәнгать кенә булуына күңелен тәмам беркетә. Әйтергә кирәк, бу моментның артистканың тәмам формалашуы өчен гаять зур әһәмияте була. Революция сәнгатьнең чын, асыл мәгънәсен, ягъни аның турыдан-туры халыкныкы булырга тиешлеген, бары тик халыкка хезмәт итәргә тиеш булуын ача. Бу хәл исә сәнгатькә булган җитди мөнәсәбәтне көчәйтә, аңлы җаваплылыкны үстерә. Ниһаять, бу хәл сәнгатьнең эчтәлеген тирәнәйтүгә, аның чараларын камилләштерүгә, формасын садәләштерүгә алып бара. Менә шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә безнең артисткабызның иҗади үсүе һәм камилләшүе тагын да көчәеп, тулыланып китә. Аның артистлык хезмәте яңа мәгънә белән сугарыла, ул чын дәрт, чын илһам белән эшләргә керешә.