Выбрать главу

1921 елның көзендә исә Татарстанның Мәгариф Халык Комиссариаты Нури Сакаев белән Нәгыймә ханымны Казанга чакырып ала. Шулай итеп, Нәгыймә ханым, 4 ел йөргәннән соң, беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан сөекле Казанына яңадан кайта. Ләкин бик авыр вакытка туры килә ул. Идел буенда мәрхәмәтез ачлык хөкем сөрә. Яшь Совет дәүләте, бөтен көчен, бөтен ихтыярын җигеп, шул ачлыкка каршы авыр көрәш алып бара. 1920 елның көзендә оештырылган Татар дәүләт академия театры әйтеп бетергесез зур кыенлыклар белән 1921–1922 елгы сезонны үткәрә. Сезон бетүгә, Нәгыймә ханым белән Сакаев тагын Уфага китәләр һәм анда 1922 елдан 1926 елга кадәр тоташ өч сезонны үткәрәләр. Бу сезоннарда Башкортстан дәүләт труппасына шактый зур көчләр җыела. Анда, Нури Сакаев белән Нәгыймә ханым Таҗдаровадан башка, Шакир Шамильский, Маһирә Мирвәлиева, Гыйләҗ Казанский һ. б. булалар. Уфа гаять бай театраль сезоннарны күреп үткәрә.

Нәгыймә ханым: «Уфа дәвере минем артистлык сәләтемнең иң пешеп өлгергән чагы булды», – ди. Әлбәттә, Нәгыймә ханым Уфадан соң да иҗади үсүендә дәвам итә һәм иң көчле, бай образларын «Уфа дәвере»ннән соң тудыра. Ләкин Нәгыймә ханымның ул сүзләрендә дөреслек юк түгел. Чыннан да, әгәр без Нәгыймә ханымның сәхнәгә чыккан көненнән алып соңгы елларга кадәр башкарган рольләрен тикшереп карасак, «Уфа дәвере» аның иҗатын икегә бүлгән бер сызык булып тора дип әйтә алыр идек. «Сәйяр»дан башлап Уфага кадәр ул башлыча «яшь кокеткалар» («Ревизор»да – Мария Антоновна, «Гаепсездән гаеплеләр»дә – Каринкина) һәм «яшь героиня»лар («Галиябану»да – Галиябану, «Мәкер вә мәхәббәт»тә – Луиза) дип йөртелә торган рольләрне уйнавы белән таныла. Шик юк, бу төр рольләрне иҗат итүдә ул Уфа сәхнәсендә зур уңышларга ирешә, «яшь героиня» буларак, үзе әйтмешли, тәмам пешеп өлгерә.

Инде 1926 елны, кире Казан сәхнәсенә кайткач, Нәгыймә ханымның башкара торган рольләре үзгәрә. Ул безнең сәхнәдә башлыча социаль героинялар һәм олы яшьтәге аналар, карчыклар рольләрендә уйнавы белән таныла.

Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә

1926 елның апрелендә Уфа труппасы Ырынбурга гастрольгә бара. Җиде ел элек Ырынбур сәхнәсендә үзенең гүзәл уеннары белән тамашачылар күңелендә тирән эз калдырып киткән Нәгыймә ханымны Ырынбур халкы бик сагынып каршы ала.

Гастрольләрдән соң Нәгыймә ханым белән Нури Сакаев Уфа труппасыннан аерылалар. Соңгы вакытларда аларда, бигрәк тә Нури Сакаевта, Казанга кайту теләге бик көчәя. Икесе дә артистлык хезмәтләренең бишеге булып саналган Казан сәхнәсен сагыналар, яңадан шунда кайтып эшләү дәрте белән яна башлыйлар һәм тәвәккәлләп Ырынбурдан туры Казанга киләләр.

Ләкин шундый зур ашкыну белән килгән бу ике артистның берсе, кызганычка каршы, туган сәхнәсендә бик аз гына вакыт уйнап кала. Беренче сезонда ук, ягъни 1927 елның 28 февралендә, йөрәк параличыннан кинәт Нури Сакаев вафат була. Нәгыймә ханым һич көтмәгәндә үзенең озак еллар буенча кулга-кул тотынып бергә эшләгән, бергә артистлык юлын үткән тормыш дустыннан аерыла. Театрыбыз исә пәрдәсе ачылган көннән диярлек фидакярләрчә хезмәт итеп килгән зур талант иясен, гаять оригиналь артистын югалта. Казан халкы үзенең сөекле артистын яшь композитор Салих Сәйдәшев тарафыннан артист вафаты уңае белән язылган беренче татар матәм маршының тирән моңнары астында озатып кала. Ул көнне барырга тиешле булган премьера бер атнага кичектерелә.

1921–1922 ачлык елындагы сезонны исәпкә алмаганда, Нәгыймә ханым безнең Казан сәхнәсенә, 10 ел чамасы вакытын читтә үткәреп, яңадан кайта. Бу еллар аның өчен бушка, нәтиҗәсез үтмиләр. «Сәйяр» труппасында беренче тәҗрибәсе итеп Рокыя, Каринкина, Мария Антоновна рольләрен уйнап киткән яшь актриса, инде шактый олыгайган һәм сәхнә остасы буларак тәмам җитешеп өлгергән, бай тәҗрибәле артистка булып тамашачылар алдына баса.