Бу вакыт эчендә татар театры да вакыйгаларга бай юл узган, зур үзгәрешләр кичергән һәм иҗади өлгергән театр булып җитешә. Ул инде 1920 елдан бирле Татарстанның дәүләт театры исемендә яшәп килә. 1926 елның язында татар театрының 20 еллык бәйрәме үткәрелә, Дәүләт театрына Татар дәүләт академия театры дигән олы, мактаулы һәм җаваплы исем бирелә. Ул театр сәнгате дөньясында билгеле булган көчләрнең күпчелеген үзенә җыя, үз бинасында сәхнә сәнгатенең катлаулы иҗади эшен планлы рәвештә, киң колач белән алып бара.
Ләкин үсү, үзгәрү процессы, гомумән, театр өчен дә, шул җөмләдән Нәгыймә ханымның үзе өчен дә туктап тормый, әлбәттә, ул һаман дәвам итә. Илдә барган экономик, социаль-политик тирән, катлаулы үзгәрешләр, табигый буларак, идеология өлкәсенең бер тармагы – театр сәнгатендә дә чагылмыйча калмый. Бу чагылу театрның җаны булган репертуарында аеруча нык күзгә ташлана. Театр буржуа, мещан зәвыгына яраштырып язылган, массаның игътибарын иҗтимагый көрәш проблемаларыннан ераклаштыра торган һәм художество ягыннан зәгыйфь булган әсәрләрдән арына. Яңа репертуар, советчыл репертуар мещан макулатурасын шактый зур кызулык белән театрдан куып чыгара. Сәхнәгә революцион көрәшне һәм совет чынбарлыгын чагылдырган әсәрләр менә.
Бу үсешнең конкрет чагылышын 1928–1929 елгы сезонда сәхнәгә куелган «Разлом» (Б. Лавренев) постановкасында күргән идек. «Разлом» Татар дәүләт академия театрының зур иҗат уңышы булып, аның эшчәнлек тарихына кереп кала.
«Разлом»нан соң революция вакыйгаларына һәм Гражданнар сугышына багышланган Фурмановның «Мятеж», Корнейчук- ның «Эскадра һәлакәте», Шәриф Камалның совет чынбарлыгын һәм сыйнфый көрәшнең кискен күренешләрен чагылдырган драмалары, Һади Такташның «Камил» кебек әсәрләре безнең сәхнәдә төп урынны алалар. Соңрак Таҗи Гыйззәтнең революциягә чаклы татар авылының сыйнфый каршылыкларын чагылдырган пьесалары («Чаткылар», «Ташкыннар») театр репертуарын баеталар. Менә бу репертуардагы үзгәреш, театр сәнгатенең башка сызыклары буенча да иҗади эзләнүләргә, яңа сыйфатлар табуга алып барырга тиеш иде.
Тирән социаль эчтәлекле революцион көрәшне яки совет чынбарлыгын гәүдәләндергән әсәрләрне куюда режиссёр яңа методлар табарга, артист исә ул әсәрләрдәге яңа тип кешеләрне тудыруда яңа иҗат алымнарын кулланырга тиеш иде. Мәсьәлә шунда ки, бу әсәрләр үз стильләрен, ягъни тормыш чынлыгын перспективада, үсүдә сурәтләүче социалистик реализм һәм бөек тарихи вакыйгаларның пафосын күрсәтүче революцион романтизм стилен театрга алып килә. Һәм шушы стиль сәхнә сәнгатенең бөтен тармакларындагы иҗат алымнарын, бигрәк тә артист уенының яңа чараларын билгели. Чыннан да, бу әсәрләрдәге революцион идеяләрне раслау- чы социаль геройларны артист иске чаралар белән генә тудыра алмый иде. Артист алдына шул образларның идеяләрен үзенеке итү, аларның тормышка һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен үз мөнәсәбәте итә алу, аларның теләк-тойгылары белән яши белү, кыскасы, социаль геройны реаль чынлыкта тамашачыны ышандыра алырлык итеп тудыру бурычы бөтен авырлыгы белән килеп баса. Безнең сәхнәдә социаль геройларны тудыруда беренче югары үрнәкне биргән, социаль геройның чыннан да тормышчан җанлы, тулы итеп гәүдәләндергән беренче артист мәрхүм Шакир Шамильский булды дисәк, хата әйткән булмабыз. Аның чын художество осталыгы белән тудырган «Разлом»дагы Гадоны, «Эскадра һәлакәте»ндәге Гайдае, «Томан арты»ндагы Кузнецовы, гомумән, театрыбызның яңа кешеләрне бирүдә зур иҗади уңышы булып саналырга тиеш. Социаль героиняларны башлап зур уңыш белән башкару шәрәфе исә Нәгыймә ханым Таҗдарова өлешенә төшә. Рокыядан, Галиябанудан, Луизадан ул «Разлом»дагы Татьяна, «Эскадра һәлакәте»ндәге Оксана рольләрен башкару дәрәҗәсенә килеп җитә. Бу аның Академия театры сәхнәсендәге яңа үсеше, үзен, сәхнә остасы буларак, яңа яктан күрсәтүе иде. Нәгыймә ханымның социаль героиня образын ничек итеп тудыруын күрү өчен, без аның «Эскадра һәлакәте»ндәге Оксана роленә тукталырга тиешбез. Корнейчукның талантлы әсәрендәге бу Оксана роле Нәгыймә ханым башкарган шул типтагы рольләрдән иң характерлысы һәм уңышлысы иде.
«Эскадра һәлакәте» Гражданнар сугышының иң фаҗигале һәм шуның белән бергә иң героик вакыйгасын – революцион матросларның үз куллары белән Кара диңгез флотын батыруларын күрсәтә. Бу – тарихи факт.