Выбрать главу

Оксана – «Эскадра һәлакәте»ндә бердәнбер хатын-кыз роле. Ул – большевиклар партиясенең Кара диңгез флотындагы вәкиле, революцион комитетның җитәкчесе. Бу большевик әнә шул караңгы төндә дулаган диңгезнең үзе кебек дәһшәтле, куркыныч вакыйгаларның үзәгендә тора. Гаять авыр һәм җаваплы эш йөкләнгән аның ябык җилкәләре өстенә. Ул Кара диңгез флотының хәлен дөрес аңларга тиеш, корабльләрдә нинди көчләрнең хәрәкәт итүен ачык күрергә, дус белән дошманны аера белергә тиеш. Иң авыр шартларда да ул ачык акылын, ихтыярын җуймаска, иң буталчык хәлләрдән дә чыгу юлын дөрес табарга тиеш. Шундый авыр, җаваплы бурычларны үтәү өчен, аңарда нинди характер, нинди кешелек сыйфатлары булырга тиеш соң?

Нәгыймә ханым өчен Оксана моңарчы артистлык тәҗрибәсендә һич очрамаган өр-яңа образ иде. Бу образны кай җиреннән тотып алырга, ничек итеп, нинди материаллардан аны торгыза башларга, ниһаять, нинди җан белән аны тере итәргә? Артистка алдына үтә катлаулы, авыр, ләкин шуның белән бергә бик шәрәфле иҗат бурычы килеп баса.

Һәрбер иҗат эшендәге шикелле, артист тарафыннан образ тудыру эшендә дә алдан ук уңышны билгели торган бер психологик хәл Нәгыймә ханымга ярдәмгә килә: ул Оксананы ярата. Образга тирән җылылык, мәхәббәт тоеп, Нәгыймә аны тудыру өстендә уйлана башлый. Ләкин тудырачак образыңны ярату бик әһәмиятле һәм кирәкле нәрсә булса да, Оксана шикелле героиняны, тарихи бер вакыйганың үзәгендә торучы тип буларак, чын художество югарылыгына күтәреп, дөрес гәүдәләндерү өчен, аны бөтен акылың, йөрәгең белән аңларга да кирәк иде. Һәм җитди, уйлап эш итүче Нәгыймә ханым Оксананы дөрес аңлый. Аныңча, масса җитәкчесе – большевичка Оксана халыкка читтән килүче түгел, ә революция кодрәте белән шул халыкның үз эченнән чыккан кеше булырга тиеш. Халык – аның үз даирәсе, димәк, ул аларга мөнәсәбәттә рәсми түгел, ә гади, табигый булыр- га тиеш. Шул ук вакытта бу халыкның үз эченнән чыккан гади хатын – масса башында торучы, масса белән җитәкчелек итүче дә: димәк, ул һәркайчан үзенең акылы, ихтыяры белән өстен, көчле бер кеше булып башкалардан аерылып торырга тиеш. Аңарда эчке җыйнаклык, зур җаваплылыкны тоюдан килеп чыккан тимер дисциплина: тышкы хәрәкәтләргә ул саран, һәрвакыт тигез, сабыр тавыш белән генә сөйли, интонациясен урынлы-урынсыз кискен итеп үзгәртми, ялган пафоска яки ясалма төчеләнүләргә һич бирелми. Ләкин момент таләп иткәндә, бу үзен гади генә тоткан хатын теге яки бу кешегә карата кискен, каты була белә һәм аны үз ихтыярына буйсындыра ала.

Нәгыймә ханым Оксананы әнә шулай аңлый һәм аны большевик-революционерка итеп шул сурәттә гәүдәләндерә. Ләкин Оксана революционерка булу белән бергә хатын кеше дә. Артистка моны бик яхшы исендә тота һәм Оксананың хатын-кызга гына хас сыйфатларын – пөхтәлеген, әдәплелеген, кешеләрне кайгыртучан йомшак күңелен мөмкин кадәр тулырак чагылдырырга тырыша. Шартлар никадәр авыр, көрәш никадәр кискен, шәхси җаваплылык никадәр зур булмасын, Нәгыймә ханымның Оксанасы үзенең тыйнаклыгы, җитдилеге аша кешеләргә карата булган эчке җылылыгын чын-чынлап күрсәтә ала.

Оксананың барлык төп сыйфатлары Гайдайга булган мөнәсәбәтендә бик тулы чагыла. Гайдай – әсәрдәге иң катлаулы образларның берсе. Ул революциягә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, үзе әйтмешли, революция өчен үлемдә дә тормыш таба торган кеше; ул – революцион комитетның актив членнарыннан берсе булган большевик, хезмәт иткән корабын туган анасыннан да битәррәк яратучы матрос. Ләкин аның характерында дуамал стихия көчле, аңа сабыр, айнык акыл җитеп бетми. Шуңар күрә ул буталчык шартларда дөрес юлдан тайпылучан, вакыт-вакыт катлаулы көрәшнең серләренә төшенә алмый. Дус белән дошманны аерып бетә алмыйча йөри.

Гайдай ролен мәрхүм Шакир Шамильский һич онытылмаслык итеп, гаҗәп бер осталык белән башкарган иде. Һәм менә сабыр, тыйнак Оксана – Таҗдарова һәм ут булып янган Гайдай – Шамильский сәхнәдә сокландыргыч бер контраст булып күз алдына басалар. Ике олы талант шундый бер-берсенә каршы булган кеше характерларын бер үк дәрәҗәдәге ышандыру көче белән гәүдәләндерәләр. Ләкин Оксананың Гайдайга мөнәсәбәте нинди? Гайдай – революциянең тугрылыклы солдаты, ләкин акыл ихтыярына буйсынып бетмәгән темпераменты еш-еш кына аны ярсытып җибәрә, яраланган арысландай, ул, ак-караны белмичә, төзәлмәс хаталар эшләп ташларга хәзер тора. Һәм Оксана Гайдайның менә шул уңай һәм тискәре якларын бик ачык күрә; ул революциягә бөтен йөрәге белән бирелгән Гайдайны, һичшиксез, үз, якын итә, аңа гади дустанә мөнәсәбәт күрсәтеп, уңай йогынты ясарга, аның урынсыз ярсуын басарга, аны хата адымнардан сакларга тырыша. Кирәк урында Оксана аңа карата туган апасыдай булып тирән кайгыртучанлык күрсәтә; күкрәген ачып салкын диңгез җиленә каршы торган Гайдайга ул һич ясалмасыз табигый җылылык белән «бушлатыңның төймәләрен каптыр… менә шулай… салкын тидерерсең», ди. Шул ук вакытта Оксана Гайдайның хаталарын кичерергә хәзер тормый, киресенчә, әгәр Гайдай үзенең ачу һәм ярсуында чиктән узып китсә, уртак эшне зур куркыныч астына куйса, ул аңа карата һич икеләнми каты, килешмәс сызыкка күчә. Шәхси тойгылары белән хисаплашып тормыйча, революция таләп иткән кискен чараны большевистик турылык белән куллана. Гайдай Балтыйк флотыннан килгән вәкилләрне провокациядә гаепләп, аларны атуны таләп иткәч һәм күпчелек ихтыярына буйсынмыйча комитетны ташлап чыгып киткәч, Оксана, эчке дулкынлануын көч белән басып: