– Партиянең тимер дисциплинасын җимергән өчен, Гайдайны партиядән чыгарып ташларга! – дигән катгый тәкъдимен кертә.
Ләкин Оксана Гайдайның үзе сизмәстән хата юлга басуын, ялгышуын ачык күрә, шуның өчен дә ул һаман аңа хакыйкатьне аңлатырга, аны тәмам һәлак булудан коткарырга тырыша. Ниһаять, Лениннан корабларны дошман кулына бирмәс өчен батырырга кушып радиограмма килгәч, Оксанада беренче башлап туган теләк – Гайдайны күрү, Гайдайны хәтәр эштән туктату була. Ул Гайдайны мәкерле, усал провокатор Кобза белән бергә икәүләп Балтыйк вәкилләрен ябылган урыннарыннан чыгарып атарга җыенган җирләрендә очрата. Оксана: «Туктагыз!» – дип кычкыра, Гайдайга яныннан Кобзаны куарга куша, «Гайдай, син хәзер барысын да белерсең», – ди… Ахырда, Гайдайны үзенә буйсындырыр өчен, револьверын чыгарып, аның күкрәгенә төзи… Шул чакта петлюрачы провокатор Кобза Оксананы атып үтерә.
Гайдайга, айныр өчен, провокаторның шушы атуы кирәк була. Ул айный, ул Кобзаның үзен дөмектерә, үзенең дуамаллыгы нинди фаҗигале бәхетсезлеккә китереп чыгаруын әйтеп бетергесез тирән, үкенечле әрнү белән кичерә, һәм революциянең аяусыз таләбен, ниһаять, аңлап, җаныннан кадерле корабын беренче булып үз кулы белән диңгез төбенә җибәрә.
Менә шундый фаҗигале һәм героик вакыйгалар каһарманы булып гәүдәләнә Оксана… Юка гәүдәле, ак чырайлы ул, өстендә аның солдат гимнастёркасы һәм күн куртка, аякларында гади солдат итекләре, хәрәкәткә саран, тигез күкрәк тавышы белән сөйли, ләкин һәр хәрәкәте, һәр сүзе гади, табигый, үзен зурга санау, кәпрәю юк. Тыйнаклык, хисләренә хуҗа була белү – аның характерында төп сыйфатлар. Ул – халыкның үз эченнән чыккан масса җитәкчесе, ул – партия тарафыннан тәрбияләнгән тимер дисциплиналы, айнык акыллы, көчле ихтыярлы большевик көрәшче, революция дошманнарына никадәр килешмәс катылык күрсәтә белсә, аның тугрылыклы солдатларына шулкадәр җылы дуслык, ана шикелле кайгыртучанлык күрсәтә белә. Менә шундый булып Нәгыймә ханым тудырган Оксана тамашачылар күз алдына баса, аларның йөрәкләренә кереп кала.
Оксана образы талантлы артистканың, һичшиксез, зур иҗат уңышы иде, һәм бу образны тудыру белән Нәгыймә ханым үзен социаль героиня рольләрен башкара алу көченә ия булган киң пландагы драматик актриса итеп таныта.
Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә без Нәгыймә ханымны бик еш кына олы яшьтәге аналар һәм карчыклар рольләрендә дә күрәбез. Гомумән, соңгы елларга таба аның уйнаган рольләре яшь һәм характер ягыннан үзгәрә баралар. Мондый үзгәреш – күп артистларның иҗат гомерләрендә очрый торган табигый хәл. Рус сәхнәсенең даһие Гликерия Федотовна да, билгеле бер яшькә җиткәннән соң, карчыклар ролендә уйный башлый, ләкин аңа карап Федотова Федотова булудан туктамый, бөек таланты бөтен көченә саклана.
Нәгыймә ханымның яңа төр рольләргә күчүе бик табигый була, бу күчү аның иҗатына һичбер нинди торгынлык китерми. Киресенчә, бу яңа төр рольләрне башкару артистканың иҗатында яңа үсеш билгесе булып тора, аның таланты яңа бер яктан ачыла. Нәгыймә ханым үзе: «Тамашачы өчен, бәлкем, яшь рольләрдә күренү яхшыдыр, ләкин чын артист өчен яшь белән карт, бай кием белән сәләмә кием арасында аерма юк, алар барысы да аңа кадерле, аларның барысын да ул тудыра», – ди. Бик дөрес фикер, һәм Нәгыймә ханым, чын талантлы артистка буларак, безгә бөтен бер галерея аналар һәм карчыклар образларын тудырып күрсәтә. Аның бу образлары төрле социаль катлаудан, төрле милләттән булалар. «Томан арты»нда ул – совет чорындагы шәһәр эшчесенең хатыны, инженер анасы, «Профессор Мамлок»та – антифашист профессор хатыны, «Ташкыннар»да исә ярлы крәстиән карчыгы һ. б.
Нәгыймә ханым бу образларның социаль һәм семья хәленә хас булган уй-кичерешләрен тирән ачып, характер үзенчәлекләрен дөрес табып гәүдәләндерә. Аның карчыклары бер калыптан төшкән стандарт карчыклар булмыйлар; шуңар күрә ул уйнап күрсәткән һәрбер карчык тамашачы хәтерендә конкрет бер кеше булып урнашып кала.