Һәрбер артистның уңыш белән уйнаган бик күп рольләре арасында аеруча аерылып торганнары, хәтергә ныграк кереп калганнары була. Нәгыймә ханымның әнә шундый роле итеп Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ындагы Гөлнисаны күрсәтергә мөмкин.
«Ташкыннар» пьесасы 1914–1917 еллардагы татар авылын, андагы Беренче дөнья сугышы кузгаткан вакыйгаларны чагылдыра. Электән яшәп килгән сыйнфый каршылык империалистик сугыш нәтиҗәсендә кискенләшә, өскә калкып чыга, ярлы крәстиән эшче сыйныфының союздашы булып Октябрь революциясенә килә – менә әсәрнең идея сызыгы шул.
Гөлниса – балта остасы Биктимер картның карчыгы, өч җиткән улның, ике җиткән кызның анасы. Янә аның ике килене, бер кияве дә бар. Күрәсез, озын тормыш юлы үткән, киленнәр күрү, кызларын бирү бәхетенә ирешкән, һәртөрле ихтирамга лаек карт ана. Һәм Нәгыймә ханым Гөлниса карчыкны иң әүвәл чын мәгънәсе белән әнә шундый ана итеп бирә. Җиткән улларына, кызларына карата тирән аналык мәхәббәте – менә аның һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән сизелеп торган эчке җаны шул. Ләкин Нәгыймә ханымның Гөлнисасы улларына, кызларына булган бу аналык хисләрен күрсәтүдә тыйнак була: ул төчеләнми, урынлы-урынсыз кайгы яки шатлык яшьләрен күрсәтеп тормый, ә бәлки, ана йөрәгенең эчке сылулыгын тыйнак, ягымлы итеп сурәтләргә тырыша.
Аның өч улы да герман сугышына китәләр, җиткән кызын бай старшина улы алдап хурлый, солдатка булып калган бер килене аза башлый… Йә, ана өчен болардан да авыр, газаплы бәхетсезлекләр булырга мөмкинме? «Ай, бу балалар мине вакытсыз гүргә кертәләр инде», – ди Гөлниса тирән кайгыдан йөрәге сыкранган минутларда, әмма шулай да ул – искиткеч сабыр, чыдам карчык. Һәм Нәгыймә ханымның Гөлнисаны уйнавында сокландыргыч момент менә шул безнең аналарыбызга хас булган сабырлык, чыдамлылыкны күрсәтә белүендә иде. Кайгы никадәр тирән, бәхетсезлекләр никадәр зур булмасын, Нәгыймә ханымның Гөлнисасы акыл ихтыярын җуеп, туктаусыз елап торган, эшкә яраксыз авыру карчыкка әверелми, ул кайгы-хәсрәтләрнең барысын да үзенең зәгыйфь җилкәләрендә күтәрә ала, эчке рухи ныклык, киләчәккә өмет аңарда һаман саклана.
Гөлниса – Биктимер картның 35 ел бергә гомер иткән тугрылыклы тормыш дусты. Алар бер-берсенә арка таянычы булып яшиләр, кайгы-шатлыкны бергә кичерү генә түгел, тормышны бертөрле аңларга да өйрәнгәннәр. Алар бер-берсенең киңәшенә, бер-берсен юатуга мохтаҗ булып торалар, алар арасында – озак еллар буенча сыналып килгән чын, тирән, җылы татулык. Нәгыймә ханым Гөлниса карчыкны әнә шулай бай тормыш тәҗрибәле, аек акыллы, картына карата һәрвакыт тугрылыклы дус, якын киңәшче, кешелекле кайгыртучы итеп гәүдәләндерә.
Бу сыйфатларның барысын да ул образны тирән, дөрес тоеп, чын сәнгатькә хас гадилек, табигыйлек белән иҗат итә.
Нәгыймә ханым Таҗдарова үзенең 30 елдан артык дәвам иткән артистлык гомерендә 270 ләп роль башкара. Бу сан аның татар театр сәнгатенә нинди интенсив рәвештә һәм күпме зур йөкләмә белән хезмәт итүен үзеннән-үзе күрсәтеп тора. Билгеле инде, бу кадәр күп рольләрне биредә санап кына чыгарга да мөмкин булмас иде. Шуңар күрә дә без, Нәгыймә ханымның иҗатын характерлау өчен, ул башкарган төрле типтагы рольләрдән берничәсен генә алып тикшерү белән чикләндек. Ләкин шулкадәресе дә безгә Нәгыймә ханымның нинди артистка булуын, аның иҗат үзенчәлекләрен аңларга мөмкинлек бирә дип уйлыйбыз. Чыннан да, Нәгыймә ханым Таҗдарова нинди стильдәге артистка соң ул?
Ул – реалистик стильдәге драматик актриса. Үткер, айнык акыллы, тирән интуицияле, индивидуаль сыйфатларга бай булган, чын мәгънәсе белән олы талантлы һәм киң диапазонлы сәхнә остасы. Тышкы билгеләре белән ул уртача буйлы, юка гәүдәле, ак озынча чырайлы, түбән күкрәк тавышы белән сөйли, дикциясе аның бик чиста һәм ачык. Характеры белән исә сабыр холыклы, ихтыяр көченә ия, кешеләргә карата кешелекле һәм гаҗәп тыйнак, намуслы бер кеше иде.
Эчке һәм тышкы артистлык сыйфатлары, характеры белән Нәгыймә ханымны әнә шулай танырга, күз алдына китерергә мөмкин.
Нәгыймә ханым – үзенең иҗатында елдан-ел һаман үсә, камилләшә барган артистка ул. Аның шулай икәнен без ул иҗат иткән образларга тикшерү ясаганда күреп үткән идек. Ләкин Нәгыймә ханымның уйнау стиле үзенең үсешендә бер үк юнәлешне саклый, ягъни ул сәхнәгә чыккан көннән алып реализм юлы белән үсә, тирәнәя бара һәм, ниһаять, реалистик пландагы сәхнә остасы булып формалаша. Юкка гына ул үзен Кариев шәкерте дип атамый. Әйе, Нәгыймә ханым – Кариев шәкерте, татар сәхнәсенең танылган олы остасы булу өчен кирәкле оеткыны һәм юнәлешне ул аңардан ала. Ләкин бит Нәгыймә ханым Кариев белән бергә бары өч кенә сезон эшләп кала. Кариев 1920 елны вафат була, Нәгыймә ханым исә аңардан соң театрда чирек гасырдан артык вакыт эшләп, һаман үсә, камилләшә барды.