Выбрать главу

Бу үсү, камилләшүнең сәбәбен Нәгыймә ханым үзе башлыча туктаусыз эзләнүдән, өйрәнүдән күрә. Ул: «Мин һәрбер артистның уенын җентекләп өйрәнергә яратам. Яхшы уйнаучыдан да, начар уйнаучыдан да үземә кирәкне табарга тырышам», – ди. Димәк, ул уртак тәҗрибә белән файдаланырга омтылучы артистка була. Билгеле инде, татар сәхнәсенең талантлы зур осталары бу җәһәттән Нәгыймә ханымга күп үрнәкләр бирәләр, һәрдаим уңай йогынтыларын ясап торалар. Бигрәк тә аның совет чорында үсүенә безнең мәктәп күргән профессиональ режиссёрларыбыз – Г. Девишев, Г. Исмәгыйлев, Ш. Сарымсаков һ. б. зур йогынты ясыйлар. Безнең тыйнак артисткабыз хәтта бөтен уңышларын шул үрнәк йогынтылар тәэсире астында булган нәрсә дип аңлатырга тырыша иде. Без, әлбәттә, аның бу фикере белән килешеп бетә алмыйбыз, чөнки Нәгыймә ханым үзе дә иптәшләренә күп уңай йогынты ясаган, бай үрнәкләр биргән артистка ул.

Һәрхәлдә, өйрәнү, эзләнү Нәгыймә ханым өчен башкаларның иҗатларын күзәтү белән генә чикләнеп калмый. Ул, мәсәлән, реаль, объектив тормышны һәрьяклап белүне үзенә шарт итеп куя. Чөнки ул бай тормыш тәҗрибәсенең теге яки бу иҗат бурычын дөрес хәл итәргә тырышканда ярдәмгә килүен бик яхшы сизеп, аңлап тора.

Янә ул, һәрвакыт үз иҗатын объектив тикшереп, дөрес аңларга, дөрес нәтиҗә чыгарырга һәм шул рәвешчә үз тәҗрибәсеннән өйрәнергә тырыша. Аныңча, артист бервакытта да үз уеныннан риза булып бетми, ул һәркайчан «бүген кичәгегә караганда яхшырак уйнар идем» дип уйлый. Шуңар күрә дә ул: «Әллә кайчан уйнаган рольләремне исемә төшереп, тикшереп карарга яратам», – ди иде.

Менә болардан Нәгыймә ханымның эзләнү-өйрәнүләре никадәр күпьяклы һәм җитди булуы ачык күренсә кирәк. Инде Нәгыймә ханым иҗат методының үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

Гадәттә, роль алып, шуның өстендә эшләргә керешкәч, аның иҗат процессын характерлый торган түбәндәге тәртип һәм моментларны күрергә була:

1. Иң әүвәл ул үзе катнашасы әсәрнең темасы һәм тулай эчтәлеге белән таныша, аның төп идеясен үзе өчен ачыклый. Соңра әсәрдәге башка персонажларның нинди кешеләр булуы белән кызыксына, аларның кешелек сыйфатларын, характерларын өйрәнә. Шул рәвешчә ул, әсәрнең эчтәлек-идеясеннән, анда катнашучы бөтен персонажларның кем булуларыннан чыгып, үзе уйныйсы рольнең урынын, әһәмиятен билгели.

2. Ул тудырган кеше кем? – Менә бу сорауның ачык җавабын табу өчен, Нәгыймә ханым уйныйсы рольнең социаль йөзен, тормышка һәм кешеләргә булган мөнәсәбәтләрен, характерын, уй-кичерешләрен җентекләп өйрәнә. Бу – образны эзләү-табу процессы, һәм бу процесс артистка өчен һәркайчан әһәмиятле һәм кирәкле бер эш булып санала. Чөнки «рольнең яныннан үтеп кенә китәргә мөмкин, яки аны кулыннан җитәкләп, сәхнәдән йөртеп чыгарырга була, яисә рольнең эченә кереп, ул булып яшисең» ди Нәгыймә ханым.

3. Һәм менә рольнең эченә кереп, ул булып яшәр өчен, Нәгыймә ханым рольдәге ышандырыр моментларны эзләргә керешә; аның һәр эшен, һәр сүзен, һәр хәрәкәтен логик һәм психологик җәһәттән тикшереп чыга. Рольнең нәрсәсе ышандыра, нәрсәсе ышандырмый, аның һәр сүзе, һәр кыланышы психологик кичереш ягыннан акланамы? Шушы сорауларга җавап тапмыйча торып, Нәгыймә ханым тынычлана алмый. Бергә эшләгән иптәшләренең әйтүләренә караганда, Нәгыймә ханым рольнең әнә шул ышандырыр якларын эзләү, табу өстендә аеруча тирән иҗат газабы кичергән.

4. Рольдәге ышандырыр моментларны эзләп тапканнан һәм җыйганнан соң гына, ул аны образ итеп тудыру эшенә керешә. Инде үзе ышанганны тамашачыны ышандырырлык итеп бирер өчен, ул рольнең характерына, эчке кичерешләренә табигый ятышлы, лаек булган тышкы чараларны – хәрәкәт, мимика, интонацияне табарга тырыша. Бу җәһәттән дә ул үзенә гаять зур таләпләр куя, бик четерекле булып, үз эшеннән канәгатьләнә алмыйча йөдәп бетә. Репетиция вакытларында аның: «Юк, бу болай булмый, бу ялган, дөрес түгел», – дип үз-үзенә әйткән сүзләрен иптәшләре еш ишетә торган булганнар. Ләкин аның шулай туктаусыз эзләнү белән тапкан хәрәкәте, интонациясе инде рольнең органик, чын, үз сыйфаты булып чыга. Нәгыймә ханым – тышкы чараларга гаять саран артистка, ул бары аларның иң кирәк булган кадәресен генә, психологик яктан тәмам акланганын гына куллана. «Сәхнәдә минем бары образ кушканны гына эшләргә хакым бар», – ди ул. Һәм бу принцип – Нәгыймә ханымның девизы. Шуңар күрә аның уенында һичкайчан үлчәүдән чыккан бер генә хәрәкәт яисә ышандырмас бер генә интонация дә булмый.