Выбрать главу

Әнә шулай итеп, Нәгыймә ханым, ниһаять, образ тудыра. Һәм аның образы коеп куйган тере, реаль кеше булып тамашачы алдына баса. Сәхнәдә Нәгыймә ханым юк, ә ул тудырган образ гына бар. Ул тудырган образлар шулкадәр тормышчан, чын булалар ки, тамашачыны үзләренең уй-кичерешләренә генә түгел, хәтта физик хәлләренә кадәр ышандыралар. Мәсәлән, «Ташкыннар»да Гөлниса карчыкны уйнаганда, аның юка, ябык гәүдәсе авыр хәсрәтләрдән менә хәзер сынар кебек тоела, гүя бөтен картлык сызланулары аның гәүдәсенә таралгандыр төсле сизелә. Аның бу хәлен әйткән сүзләреннән, зарлануларыннан гына түгел (киресенчә, ул һич зарланмый, сыкранмый), бәлки озын гомерен нужада үткәргән, хәзер исә шундый авыр хәсрәтләр кичергән чын карчык булуыннан күрәсең. Шул ук вакытта әнә шундый физик какшаган тәндә никадәр рухи көч, өмет, җан җылылыгы күреп, аңа чын-чыннан сокланасың, йөрәк авыртуы белән аны кызганасың…

Мондый ышандыру көче белән образ тудыра алу, һичшиксез, зур талантка ия булган артистканың бөтен акыл һәм йөрәк көчен җигеп, туктаусыз газаплы иҗат утында янып эшләү нәтиҗәсендә генә булырга мөмкин иде. Чыннан да, Нәгыймә ханымның иҗатына башлыча нәрсә характерлы? Ул бай тормыш тәҗрибәсенә хуҗа, ул – тирән интуицияле кеше, ләкин ул – үзенең иҗатында иң элек акыл белән эш итүче оста. Иҗат бурычын һәрьяктан уйлап төшенү, образны тудыруда һәрдаим акыл белән эзләнү, интуиция тапкан моментларның да чынлыгына акыл белән ышану, уен вакытында үз өстеннән акыл контролен булдыру – менә аның иҗатын характерлый торган асыл сыйфаты шул иде.

*

Нәгыймә ханым: «Театр – минем төп йортым», – ди иде. Ул сәхнә сәнгатен бөтен җаны-тәне белән ярата, ул үзенең аңлы гомерен, барлык көчен, дәртен, ниһаять, сәламәтлеген шул сәнгатькә бирә. Йә, аның менә бу сүзләре артистлык хезмәтенә һәм туган сәхнәсенә булган тирән мәхәббәтен ачык күрсәтмиләрме соң? «Пәрдә төшеп тамашачыдан аерылу, уен бетте дип белү минем өчен һәрвакыт авыр була, хәтта уйнаганнан соң парик белән күлмәкне салу авыр, гүя бер кадерле, җанга якын нәрсәләреңнән аерыласың».

Әйе, Нәгыймә ханымның театрга булган бу мәхәббәте бик аңлаешлы һәм табигый, чөнки ул тормышның төбеннән чыгып зур сәнгатькә килде, шунда ул яшәвенең мәгънәсен тапты.

1997

ТАТАР БАЛАСЫНА УРЫСЧА БЕЛМӘҮ КУРКЫНЫЧЫ ЯНАМЫЙ

Зиннур туган!

…Сез телебез турында сүз кузгаттыгыз… Аның хакында минем уй-теләкләрем бик гади. Аларны мин күптән берничә тапкыр язып та чыктым, төрле сөйләшүләрдә дә әйтә килдем.

Җыеп кына әйткәндә, тел мәсьәләсендә минем карашым менә нидән гыйбарәт: татар халкының кимендә яртысы үз телен (ана телен) югалтты. Сәбәбе билгеле: большевиклар партиясенең вак халыкларны, аеруча безнең татарны, әкренләп урыслаштыру сәясәте иде… Хрущёв вакытында ук Татарстан шәһәрләрендә, шулай ук күрше өлкәләрнең авылларында да татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек… Казанда, мәсәлән, татар балаларының 93 проценты урыс мәктәпләренә күчте. Утыз ел буена без балаларыбызны ана телендә укытудан мәхрүм булып тордык. Шул вакыт эчендә урыс мәктәпләре аша узган берничә буын үз телен онытты, урыс теле генә төп тел булып калды. Без аларны хәзер манкортлар дип сүгәбез… Хәлбуки аларның бер гаебе дә юк, киресенчә, туган телдән аерылулары үзләре өчен дә, безнең өчен дә зур фаҗига ул… Бездән туган балалар ич!..

Менә шул фаҗигадән ничек чыгарга?.. Моның өчен туган телебезгә яңадан кайту кирәктер. Ә кайтыр өчен, татар балалары һәммәсе дә (100 проценты белән) бары тик ана телендә укый башларга тиеш… Бөтен дөньяда ул шулай – һәр милләт баласы иң элек үз телендә укырга-язарга өйрәнә… Безгә дә, шул максатка ирешер өчен, беренче нәүбәттә башлангыч мәктәпләрне тизрәк ачарга һәм аларның саннарын да күбәйтергә кирәк иде. Бу хакта мин «үзгәртеп кору» башлангач та язып чыккан идем. Ләкин ни сәбәптер, баштарак моңа юньләп игътибар итүче дә булмады… Ә соңрак инде «нигә башлангыч мәктәп кенә»?

«Юк, безгә татар гимназияләре, татар университетлары да кирәк», – дип, бик ялкынланып китүчеләр дә булды… Әмма адәм баласы укуын университеттан башламый, мәктәпнең беренче сыйныфыннан башлый. Сүз бит яшь буынны манкорт булудан саклап калу турында бара!

Шуннан соң 10–15 ел вакыт үтеп китте, ә безнең туган телебез язмышы турында һаман баш ватудан, бәхәсләшүдән узганыбыз юк… Дөрес, ана телен укытуда шактый ук уңышларга ирештек бугай… «Туган телендә белем алучы татар балаларының саны 20 проценттан 47 процентка кадәр артты» дип белдерә әнә «Мәгърифәт» газетасы. Әмма татар балаларының һәммәсен дә ана телендә укыта башлауга ирешкәнебез юк шикелле әле… Бигрәк тә Казанның үзендә.

Бу мәсьәләдә мин һаман иске карашымда торам… Мәгәр кайбер яңа тәкъдимнәр дә өстисем килә.