Выбрать главу

1. Балаларны ана телендә укыта башлау безнең Татарстанда махсус закон нигезендә мәҗбүри булырга тиеш. Кабатлап әйтәм: сүз укыта башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә камил укый-яза белгәнчегә кадәр… Моның өчен дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам иттерергә хакы булырга тиеш.

2. Татар балаларын урыс мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына кабул итми торырга… Иң элек ул татар мәктәбенә барырга тиеш. Аннары урыс телен татар мәктәбендә дә өйрәнәчәкләр. Ләкин беренче класстан ук түгел, яшь балага берме-икеме ел фәкать үз телен генә укыту кирәк.

3. Татар мәктәбе үзенә аерым булырга тиеш… Балаларны чорнаган мохитнең дә «татарча» булуы кирәктер, мөгаен… Өч-дүрт урам саен бер башлангыч мәктәп булсын иде… Аңа зур биналар кирәкми, әнә Казанны уратып алган меңнәрчә ике-өч катлы коттеджлар да ярый торгандыр, минемчә… Бу изге эшкә хөкүмәт акча табарга тиеш.

Минем бу тәкъдимнәремдә яңалык юк диярлек. Татарның белемгә юлы ана теленнән башланган. Үзебездәге мәктәп-мәдрәсәләрдән соң, әгәр теләсә, югары белемне чит илләргә барып алган. (Истанбулга, Бәйрутка, Каһирәгә, хәтта Сорбоннага.) Әмма инде туган телен бервакытта да онытмаган. Бу җәһәттән олы шәхесләребезнең белем юлы безгә бик матур үрнәк!..

Соңгы сүзем. Татарның урысча белмичә калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр, хәтта уку йортларында 10–15 ел буена «зубрить» итмәсә дә… Тормыш үзе бик шәп өйрәтә… Ә үз телебез зур куркыныч кичерә… Аны саклап калу өчен кыю, тәвәккәл чаралар кирәк.

Урысларны татарча укытып азаплану исә бәрәкәтсез бер эш, минемчә… 70 еллык ачы тәҗрибәбез шуны ачык күрсәтә… Ят телне өйрәнү өчен ихтыяҗ туарга тиеш, ләкин урыслар өчен бездә андый ихтыяҗның туганы юк… Татар һәм урыс телләре дәүләт теле булып саналгач, без шул ике тел белән әйбәт кенә яшәргә тиешбез… Әмма татар теленең ролен көчәйтү бик кирәк. Мәсәлән, халыкның 70–80 проценты татарлардан гыйбарәт районнарда идарә итү эшләре татар телендә барырга тиеш. Бу бик законлы булачак. Шулай ук дәүләт органнары тарафыннан чыгарылачак һәртөрле карар, законнар да башта татар телендә язылып, соңыннан русчага тәрҗемә ителергә тиеш. Телне эшләтә белергә кирәк. Гамәлдә никадәр күбрәк кулланылса, тел шулкадәр камилләшәчәк.

1998

ЯЛГЫШЫРГА ХАКЫБЫЗ ЮК

Апрель аенда булса кирәк, Премьер Фәрит Мөхәммәтшин латинга күчүгә багышланган бер киңәшмә уздырды. Мин дә чакырылган идем… Фикер алышуда катнашып, мин сүземне: «Латинга күчү мәсьәләсен сәясәттән аерырга кирәк иде», – дип башладым. Миннән соң сүз алган Рафаэль Хәкимов: «Юк, латинга күчүне сәясәттән аерып булмый, ул – сәяси мәсьәлә!» – диде. Һәм бик дөрес әйтте. Хәреф алыштыруның үтә сәяси мәсьәлә икәнлеген ишетеп кенә түгел, күреп тә мин бик күптәннән белә идем. Ике тапкыр хәреф алыштыру минем күз алдымда булып узды… Һәм моның нәтиҗәләре дә миңа бик яхшы билгеле иде.

Шуңа күрә дә мин, үткәндәге хаталарны яңадан кабатламас өчен, бу юлы латинга күчүне сәясәттән аерырга кирәк дип әйткән дә идем. Сәясәт бит безне ике тапкыр хәреф алыштырырга мәҗбүр итте. Тарихка бер күз салыйк.

Егерменче елның урталарында азәрбайҗаннар латин алфавитына күчү кирәклеген күтәреп чыктылар. Шул ук вакытта аларга тугандаш һәм якын күрше Төркиядә дә латинга күчү буенча кызу эш башланган иде… (1928 елның көзендә Төркия рәсми рәвештә латинга күчте дә.) Әлбәттә, төрекләрнең латинга күчүләре бездә дә латинчыларның позициясен көчәйтте. Алар латинга күчүнең зарурлыгын фән-техниканы үзләштерү, алдынгы Европа культурасына якынаю һәм төрки халыкларны бер-берсенә якынайту өчен дә кирәк булуы белән аңлатырга тырыштылар… Сүз-бәхәс күп булды ул чакта. Тик бернәрсә гаҗәпләндерә: большевиклар да төрки халыкларның ният-теләкләрен хуплыйлар кебек иде.

Күпләр мондый сәясәтнең төбендә нинди максат ятканын аңлаудан ерак иде әле. Тик бер кеше – Галимҗан Ибраһимов кына латинга күчүнең нәтиҗәсен алдан күрә белде: «Латинга күчү – рус алфавитына күчүнең башы», – диде ул.

Аның хаклы булуы бик тиз расланды да. Латинга күчүебезгә ун ел да үтмәде, безне бик әйбәт кенә рус алфавитына күчереп тә куйдылар. Большевиклар мәкерлеге менә шул чакта гына аңлашылды да инде: ислам дине белән бергә килеп, мең ел буена кулланышта булган гарәп әлифбасыннан төрки халыкларны аеруы бик читен булачагын алар, әлбәттә, белеп торганнар. Ә латиннан аеру әнә ничек ансат-шома гына узды. Әмма бу хәреф алыштырулар корбаннарсыз гына узмады.

Большевикларның мәкеренә исең китәр. Үзенә күрә югары бер мәктәп ул… Гадәттә, алар, зур бер эш башлар алдыннан, шуның инициаторын табалар. Әйтик, яңа заем чыгарырга кирәк икән, берәр зур заводның коллективы исеменнән партия һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать оештыралар… Шуның шикелле, хәреф алыштыру мәсьәләсендә дә инициаторны алдан әзерләделәр: бичара Кырым татарлары латиннан руска күчү кирәклеген күтәреп чыктылар. Моның өчен ул халыкның большевиклардан нинди «мөкяфәт» алганын сез инде яхшы беләсез. Андый коточкыч алдануны һәм фаҗигале бәхетсезлеккә юлыгуны Ходай бүтән бер халыкка да күрсәтә күрмәсен!..