Выбрать главу

Әйе, хәреф алыштыру – үтә сәяси мәсьәлә. Әмма аны хәл иткәндә, ни сәбәптер тел язмышы һәр очракта да «онытыла» торган иде. Гел кемгәдер ярау да иярү «алга» чыга иде. Рус хәрефләренә күчкәндә, «бөек урыс халкына» якынаю кирәклеген яшереп тә тормадылар. Нәтиҗәсе күз алдыбызда. Халкыбызның яртысы диярлек ана теленнән аерылып, «урыска» әйләнеп бетте. Күрше-тирә өлкәләрдә, аеруча мишәрләр илендә, татарча укый-яза белүче калмады. Ул тарафлардан яңа Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Һади Такташлар бүтән чыкмаячак инде.

Менә шуларны истә тотып, мин, яңадан латинга күчкәндә сәясәт белән мавыкмаска кирәк, дигән дә идем. Күчкән тәкъдирдә бердәнбер теләгебез – телебезнең киләчәген кайгырту, аның сафлыгын, табигый үзенчәлеген саклау булырга тиеш, дип әйткән идем. Ләкин, фикер алышканда, тагын төрки телләрне якынайту, унификацияләштерү турында сүз куерта башладылар… (Киләчәктә уртак бер тел булачак дип уйлаучылар да бар бугай.) Кысыр хыял… «Тәрҗеман» газетасы 35 ел буена төрки халыклар арасында төркиләштерелгән уртак бер тел урнаштырырга тырышып карады, әмма барып чыкмады. Һәр халык борыннан килгән үз телендә кала бирде. Булмый, барып чыкмый ул телләрне көчләп якынайту яки берләштерү… Мәсәлән, татар теле белән казах телен якынайтып буламы? – Һич мөмкин түгел, минемчә. (Чөнки казах теле тоташы белән диярлек «җ» авазыннан тора: «юл» дими ул, «җол» ди.) Телне югалту мөмкин, икенче телгә күчү яки йотылу мөмкин – моның мисаллары тарихыбызда җитәрлек… Тик яңадан кабатланмасын иде ул югалту, йотылулар… Тел язмышы – милләт язмышы, диләр ич!

Яңа вариант файдасына тагын шундый дәлил дә китерәләр: янәсе, ул компьютерда куллану өчен уңайлырак… Нәрсә дим, бәлки, шулайдыр да. Минем компьютер алдында утырганым юк, аңа нәрсә кирәген бөтенләй белмим дә. Ләкин бер генә халык, бер генә дәүләтнең дә компьютерга яраклаштырыр өчен генә алфавитын алыштырганын ишеткәнем юк әле.

Кыскасы, латинга күчүне аклап, теләсәң ни сөйләргә була, бары тик телебез хакында гына сүз юк… Ә бит ул – иң төп сәяси мәсьәлә!

Менә безнең алдыбызда яңадан латинга күчүнең ике варианты ята. Берсе – төрекләр алфавитына таянып эшләнгән вариант, икенчесе – кайчандыр үзебез кулланган яңалиф варианты. Аермалары шактый зур: һәр ике варианттагы 34 хәрефнең сигезе бер-берсенә туры килми. Яңалифтәге телебезгә иң кулай хәрефләр беренче вариантка кертелмәгән, алар урынына төрекләрдәге хәрефләр алынган…

…Мин үзем башта ук яңалифкә кайту ягында идем. Ул телебезнең табигатенә якын, яраклы итеп төзелгән иде. Аны өйрәнү, үзләштерү дә җиңел булган иде – халкыбыз аңа тиз ияләште. Инде тәкъдим ителгән ике вариантны игътибар белән чагыштырып караганнан соң да, башта әйтелгән фикерне кабатларга туры килә: яңалифкә кайту телебезнең киләчәге өчен дөресрәк булачак. Билгеле, кирәксә, кайбер төзәтүләр кертеп…

…Беренче вариантны төзүчеләр һәм яклаучылар – сүз дә юк, бик көчле кешеләр, шул ук вакытта хакимияткә дә якын торучылар… Алар белән бәхәскә керергә, бәлки, җөрьәт тә итмәс идем, ләкин алар хәреф алыштыруга сәяси мәгънә бирделәр… Шуңа күрә генә үз сүземне әйтеп каласым килде.

…Без өченче тапкыр алфавит алыштырырга мәҗбүрбез. Әлбәттә, бик җитди сәяси акт бу… Үткәндәге ике мәртәбә алыштыру да телебез язмышына, тел аша халкыбыз язмышына бик тирән, бик авыр йогынты ясады. Күп кенә корбаннар да алды ул… Бу юлы инде без саграк булырга тиеш түгелбезме?! Сәясәтнең бик мөһим икенче бер ягын да онытмаска кирәктер. Һәрбер халык үзенең туган телен саклый яки безнең кебек сакларга тырыша. Фарыз эш… Халыкларның төрле булуы, төрле телләрдә сөйләшүе – табигый күренеш… Дөнья шулай яратылган, шулай гына яши дә ул… Тел аермасы, тел мөстәкыйльлеге халыклар арасында эшлекле мөнәсәбәт урнаштырырга, ә милли вә рухи якын халыкларга үзара тугандаш мөнәсәбәт сакларга да комачаулык итми һәм итмәскә дә тиеш.

Ә алфавит сайлау – безнең эчке эшебез. Бәхәс чыккан икән, аны ахыр чиктә референдум үткәреп тә хәл итү мөмкин булыр иде. Ул чагында ана телебезгә битараф булмаган һәр кеше «сайлау»га катнаша да алыр иде.

Өченче тапкыр ялгышырга безнең хакыбыз юк – шуны исебездән чыгармыйк!