Выбрать главу
1998

ЧЕНӘКӘЙ КЕМ УЛ?

Төхфәт Ченәкәй – әдәбияттан сызылган шагыйрь. Аның хакында сез беркайдан бернинди мәгълүмат тапмассыз. «Совет Татарстаны язучылары» дигән белешмә китабында юк ул… «Татар поэзиясе антологиясе»нең беренче басмасына да (1956), икенче басмасына да (1992) аның бер генә шигыре дә кертелмәгән. Гүя Ченәкәй дигән шагыйрь безнең әдәбиятта бөтенләй булмаган да… Әмма андый шагыйрь бар иде, исеме дә күпләргә билгеле иде. Без, өлкән буын язучылары, аны күреп тә, укып та белә идек. Мин үзем аның белән якыннан аралашкан кеше. Шулай да, әйткәннәремне раслар өчен, яңа гына чыга башлаган «Татар энциклопедик сүзлеге»н ачып карарга тәкъдим итәм: 230 нчы битендә «Ченәкәй Төхфәт (Гыйззәтуллин Төхфәтулла. 1893–1959) – шагыйрь» дигән бик кыска гына сүзләрне укырсыз… Хәзергә бу – Ченәкәй турында бердәнбер мәгълүмат, рәхмәт сүзлек төзүчеләргә – каяндыр табып кертүләре өчен…

Әмма Ченәкәйнең шагыйрь һәм кеше буларак озак еллар тәмам онытылып торуының сәбәпләре нәрсәдә?.. Ул бит революциягә кадәр үк, 1913–1914 еллардан башлап «Шура»да, «Кармак»та, «Вакыт»та «Сәмави» һәм «Һомаюн» имзалары белән басылып килгән шагыйрь. Революциядән соң да яңа газета-журналларда аның шигырьләре басылып чыккалый торды, күбрәк «Ченәкәй» имзасы белән… Асылда, ул – Ырынбур шагыйре, күп китаплары шунда чыга, Казанда исә бик аз – егерме сигезенче елны Галимҗан Нигъмәтинең кереш сүзе белән «Карагайлы каен урманда» исемле юка гына бер җыентыгы чыгып калды. (Шагыйрь үзе язып биргән ул китап миндә саклана.) Дөресен генә әйткәндә, Ченәкәйнең совет шагыйре буларак дәрәҗәсе түбән иде. Кайчандыр «Сәмави» чагында (сәмави – «күктән иңгән» мәгънәсендә) дини-милли рухта язган кешенең хәзер тиз генә, бик тырышуына да карамастан чын совет шагыйренә әйләнүенә безнең сәяси уяу әдәбият әһелләребез, билгеле, ышанмыйлар иде. Алай гына да түгел, ул бичараны һаман каккалый да суккалый тордылар, «чистка» (чистарту) аша да үткәрделәр, җитмәсә, «җидегәнчелек»тә гаепләп утыртып та чыгардылар.

Хәлбуки Ченәкәйне бик күпләр беләләр иде, күп кенә язучы иптәшләр аңа барып йөриләр иде – бүлмәсенең ишеге һәркемгә ачык иде… Ченәкәй ул, ничек дим, шактый талымсыз, теләсә кемгә ярый ала торган, йомшак мөгамәләле, үпкә-рәнҗүләрен дә яшерә белгән, йомышы төшкәннәргә ярдәмчел, эчми-тартмый торган ялгызак бер кеше иде.

Әмма язмыш аны әдәбиятыбызның фаҗигале рәвештә һәлак булган ике бөек шагыйрь белән кайчандыр дусларча якын итеп бәйли дә. Берсе аның – Шәехзадә Бабич, икенчесе – Муса Җәлил… Һәм алар белән якынлык соңыннан Ченәкәйнең үз язмышында да тирән эз калдыра.

Ченәкәй белән Бабич Ырынбурда очрашалар, һәм бик тиз дуслашып та китәләр. Дуслык нык булган булса кирәк. Миңа Бабичның Ченәкәйгә шигырь белән язган озын хатын да күрергә туры килгән иде. (Хат Ташкенттагы Сәхи Рәхмәти карт кулында саклана иде.) Әмма ике шагыйрь арасындагы дуслыкның тирәнлеге, Бабич һәлак булганнан соң, аеруча тулы булып ачыла. Шагыйрьнең күп җирләрдә чәчелеп калган әдәби мирасын Ченәкәй, борынгы дәрвиш шикелле, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөри-йөри җыя. Шул рәвешчә ул Бабичка биргән вәгъдәсен үти. (Зәки Вәлиди хәрәкәтенә кушылган шагыйрь, үзе белән төрле хәл булу ихтималын алдан сизгәндәй, Ченәкәйнең вәгъдәсен алгандыр, күрәсең.)

1922 елны Казанда беренче мәртәбә чыккан Бабичның «Шигырьләр мәҗмугасы», асылда, Ченәкәй җыеп тапшырган әсәрләрдән төзелә. Галимҗан Ибраһимов җыентыкка язган зур күләмле кереш мәкаләсендә Ченәкәйнең изге эшен тәкъдирләп, аңа махсус тукталып уза.

Инде Муса Җәлилгә килсәк, монда эшләр башкача. Муса да – фаҗигале корбан, ләкин, Бабичныкыннан аермалы буларак, аның үлеме исемен күкләргә күтәрде… Шул ук вакытта Мусаның күптәнге «шагыйрь дусты» Ченәкәйне әдәбияттан бөтенләй сызып ташлауга да китерде… Ни өчен?.. Кайберәүләр фикеренчә, бөек даны бөтен җиһанга таралган Муса Җәлил исемен яманаты чыккан ниндидер Ченәкәй белән янәшә куярга ярамый, янәсе!..

Әйе, шулай, берсе гаять югары, икенчесе бик түбән, ләкин аларның тигез чаклары да бар иде – әйтик, егерменче елларның ахыры, утызынчы елларның башында. Икесе дә – танылган шагыйрь, тик берсе инде зениттан узган, икенчесе якынлашып кына бара. Билгеле, шигърият мәйданын тотучылар түгел, мәйдан тотучылар – Такташ, Туфаннар… Ләкин шулай да Мусаның зур бер өстенлеге бар: ул – коммунист, төрле вакытта комсомол, партия органнарына сайланган, газета вә журнал редакторы булып эшләгән кеше… Шушы ноктадан караганда, Ченәкәйне Муса белән янәшә куеп булмый, билгеле… Әмма нәрсә бәйли, нәрсә якынайта соң бу бер-берсеннән шактый ерак кешеләрне?.. Яшь аралары да зур гына… Моны аңлар өчен, аларның үткәненә борылып карарга кирәк.