Мәгълүм ки, алар икесе дә Ырынбур ягыннан – шунда туып, шунда үскәннәр. Очрашулары да Ырынбурда… 1914–1917 елларда 8 яшьлек Муса – «Хөсәения» шәкерте. Ә Төхфәт абыйсы – шул мәдрәсәнең яшь хәлфәсе, тел-әдәбият укытучысы… Муса шигырь язу белән мавыга… Хәтеремдә, Ченәкәйнең Муса алдында көлебрәк әйткән сүзләре: бәләкәй Мусаны үземә алып кайтып, урындыкка бастырып, шигырьләрен яттан укыта идем…
Димәк, буйга кечкенә шәкертнең шигырьләрен иң беренче булып тыңлаган һәм шигырь язу турында аңа ниндидер киңәшләрен дә биргән кеше – Төхфәт Ченәкәй!.. Беренче хәлфәсе… Ә беренче хәлфәне кеше, соңыннан нинди генә биеклеккә күтәрелмәсен, бервакытта да онытмый… Муса өчен дә ул шулай – аралары өзелмәгән, дуслыклары дәвам иткән…
Ләкин дөнья үзгәрмичә тормый, бигрәк тә ул буталчык елларда… Капыл гына Октябрь инкыйлабы булып куя… Гражданнар сугышы башлана… Ченәкәй-Муса мөнәсәбәтләре өзелә, юллары да аерыла… Шагыйрь шәкертне революция дулкыннары үзенә суырып ала… Җиһанны тетрәткән вакыйгалар вакытында кеше йә бик тиз күтәрелә, йә кинәт түбән тәгәри. Яшь кенә Мусаның да инкыйлаб аркасында гаҗәп тиз күтәрелә башлавын күрәбез. Ул инде, туган авылына кайтып, комсомол ячейкасы да оештыра, кулына корал алып, «кулак бандалары»н тар-мар итүдә катнаша… Болар барысы да әлеге белешмә китабында язылган, әгәр дөрес булса. (Бу китапта ялган җитәрлек.)
Ә менә Төхфәт Ченәкәй турында бер мәгълүмат та юк. Гомумән, аның тәрҗемәи хәлен белмибез, бары туган һәм үлгән еллары гына мәгълүм…
…Ченәкәй егерменче елларның урталарында Уфадан Казанга күчеп килә. Менә шул вакыттан алып Муса-Ченәкәй бәйләнешенең икенче чоры башлана. Бу якын бәйләнеш бер дүрт-биш ел дәвам итте булса кирәк…
Һәм соңыннан Ченәкәйнең 40–50 ел буена онытылып торуына да сәбәпче була ул… якын бәйләнеш!..
…Ярый әле Муса Җәлилнең бик күптән үз кулы белән язган «Булачак иптәшемә хатлар» дигән истәлекләре былтыр гына «Мәдәни җомга»да басылып чыкты… Әйтергә кирәк, бу тәүбә-истигъфар юкка гына язылмаган. Муса үзе турында төрле сүз-гайбәтләр булачагын һәм ул гайбәтләрнең иртәме-соңмы «булачак иптәш»енә (ягъни хатынына) килеп җитәчәген гүя алдан ук белгән… Шуңа күрә егет чагындагы «мәхәббәт маҗаралары»н, шуның белән бәйләнгән авыр кичерешләрен һәм тирән уйларын хатлар итеп язып куюны кирәк тә тапкан… Беренче хатында ул Ченәкәйне дә телгә ала:
«Минем Ченәкәй дигән бер шагыйрь дустым бар. Син, минем белән тора башлагач, аның турында күп ишетерсең әле. Ул – минем гомеремдә һәм яхшы, һәм начар күп роль уйнаган кеше», – дип яза Муса, күрәзәләрчә бөтенесен алдан күреп.
Шуны да истә тотыйк: Муса бу хатларын Әминә исемле кызны очратканчы һәм аңа өйләнгәнче язган… Әминә ханым аларны озак еллар үзендә саклаган, аннары тел-әдәбият институтына тапшырган… Ниһаять, хатлар 1997 елда гына мәрхүм Нил Юзиевнең кереш сүзе белән «Мәдәни җомга»да басыла башлый. Бу инде үзенә күрә Ченәкәйне «реабилитировать итү» дигән сүз. Чөнки Муса үзе Ченәкәй дигән бер шагыйрь белән якын бәйләнештә булуын ачып бирә… Инде бу бәйләнешнең нидән гыйбарәт икәнен, «шагыйрь дусты»ның аның гомерендә «һәм яхшы, һәм начар роль» уйнаганын аңлар өчен, әнә шул истәлек-хатларны бик игътибар белән укып чыгарга кирәк… Муса язганны шәрехләп торуның кирәге юк, ләкин шулай да минем кайбер аңлатмалар гына өстисем килә.
Хатлардан күренгәнчә, Муса 1929 ел башында, ягъни каникуллар вакытында, Ченәкәй чакыруы буенча Казанга кайта. (1925 елны Мәскәүгә киткәннән соң беренче кайтуы.) Ченәкәй ул вакытта хәзерге Киров урамындагы элеккеге «Сарай» номерының бер бүлмәсендә тора иде… Шушы кайтуыннан башлап, Муса һәр елны, кайчан гына кайтмасын, бары Ченәкәйдә туктала, аның янында тора торган булды. Мин үзем дә Муса белән Ченәкәйдә очрашып таныштым.
Бу вакытларда Ченәкәй – утыз бишләр чамасындагы ялгыз буйдак, ә Муса егерме бишкә якынлашып барган чын егет иде. Билгеле, ике ялгызакның кайбер теләкләре туры да килгәндер, әйтик, хатын-кыз мәсьәләсендә… Әмма һәркайсының үз башы, үз акылы – икесе дә мәсьәләне үзләренчә хәл итүчеләр… Хатлардан күренә ки, рольләре дә ике төрле: Ченәкәй Мусаны кызлар белән таныштыра, аңа теге яки бу кызны димли, чөнки аның Мусаны өйләндерәсе килә… Ә Муса, Ченәкәйнең активлыгын бик үк өнәп бетермәсә дә, аңа ияреп, кызлар белән танышып йөри… Әйтергә кирәк, Ченәкәй таныштырган кызларның берсе дә тыйнаксыз кыз түгел иде. Мин аларның икесен – Мөбинә Габитова (соңыннан – Таһирова) белән Мәрьям Гобәйдуллинаны яхшы ук белә дә идем. Уфаның сәүдәгәр кызлары, мөселманча гаилә тәрбиясе алган бик инсафлы туташлар (аеруча Мәрьяме). Икесе дә бик сылу, чибәрләр, мәгәр Мөбинә туташ үзенә башка чибәрлеге белән аерылып тора иде.