Мусаның истәлек-хатлары да менә шул Мөбинәгә булган тирән, онытылмас мәхәббәте турында. Ләкин бу мәхәббәт тарихын моннан күп кенә еллар элек миңа Мөбинә ханым үзе дә сөйләгән иде. Ул аны язган да булган, Казанга да китергән, ялгышмасам, заманында «Казан утлары»на биреп тә караган, ләкин аның язганнары дөньяга чыкмады. Сәбәбе ачык булса кирәк… Инде менә Муса кулы белән язылган хатлар, ниһаять, килеп чыкты. Мәхәббәт тарихын тасвирлаудан Мөбинә ханым язмасы белән Муса хатлары арасында шактый гына аерма булырга тиеш, минемчә. Аларны чагыштырып карау кызыклы булыр иде. Ләкин бармы икән ул язма, кайда, кемдә саклана икән?.. Гомумән, бер шөбһә минем җанымны борчып тора: Мөбинә ханым үзе исән-саумы икән, Муса хатларын укый алды микән?.. Рафаэль Мостафинга мин, Мәскәүгә чылтыратып шуны белергә кирәк, дигән идем. Күпмедер вакыттан соң Рафаэль миңа: «Мәскәүгә Мөбинә ханымга чылтыратып караган идем, телефонны алучы, җавап бирүче булмады», – диде… Йә Хода, Муса хатлары аның дөньядан киткәнен көтте микәнни?!
Ә менә вакыйгаларның икенче героинясы Мәрьям Гобәйдуллина, минем әйтүем буенча, Муса хатларын укып чыгарга өлгерде… Хәтта миңа чылтыратып, Мусаның аңа карата язганнары бик үк дөрес булмавын да әйтте. Мәрьям ханым туксан яшен тутырып, 1998 елга кергәч кенә бу фани дөньядан китеп барды. Авыр туфрагы җиңел булсын!..
Шактый тыгыз башланган Муса-Ченәкәй бәйләнеше, минем белүемчә, озакка сузылмады – күп булса, дүрт-биш ел дәвам иткәндер… Муса Казанга елдан-ел сирәгрәк кайта башлады, ә Ченәкәй, 1934 елны микән, Казанны ташлап, Үзбәкстанга китеп барды… Бу ике дус шагыйрьнең бөтенләйгә аерылышулары иде.
Ченәкәй Мусаны өйләндерә алмаса да, үзе ул ялгыз буйдак булып калмый… Музыка техникумын бетергән бер кыз белән бергә китеп, бераз вакыт Ташкентта торып, шуннан Әндиҗанга барып урнашалар. Икесе дә укытучы булып, гаилә корып, балалар үстереп (5 балалары була), шунда тыныч кына гомер сөрәләр.
…Шул китүеннән Ченәкәй, күп кенә еллар узса да, Казанга бер тапкыр да кайтмый… Дөрес… 1958 елны ул Уфага кайта, озак кына тора, Казанга да килмәкче була. Ләкин авырый башлап, туры өенә кайтып китә… Күрәсең, әҗәленә тигән сырхау булгандыр инде, 1959 елның кайсыдыр аенда ул дөньядан да китә… Бик күп татарларныкы шикелле үк, аның да кабере чит-ят туфракта. Мәрхүмнең исән чагында кадере булмады, үлгәч каберен дә белмибез…
Шулай да безнең Язучылар союзы Ченәкәй шигырьләрен җыеп чыгарырга бер талпынып карады. Моны Союзның ул чактагы рәисе Ибраһим Гази кузгатты. Ченәкәй турында йөргән сүзләрне ул, әлбәттә, белә иде, ләкин үзенчә уйлаучы тәвәккәл кеше буларак, көннәрдән бер көнне мине чакырып алды да әйтте:
– Син Ченәкәйне яхшы беләсең шикелле… Менә шуның әйберләрен җыеп чыгарырга кирәк. Исемен белүчеләр күп, ә нинди шагыйрь икәнен белмибез… Үзе дә дөньяда юк, ләкин гаиләсе каядыр Үзбәкстанда бугай… Мин сиңа командировка бирәм, җыен да бар, эзләп тап, архивы белән таныш… Ни өчен килгәнеңне әйт, китабын чыгарабыз, диген…
– Ләкин Ченәкәйне чыгарып булырмы соң, аның исемен бит Муса белән бәйләргә ярамый… – дип әйтә башлаган идем, Ибраһим мине кырт кисте:
– Менә шуның өчен дә чыгарырга кирәк… Югыйсә монда Мусаны күптән белүчеләр бик күбәеп китте, ә Ченәкәйнең исемен дә атарга ярамый, имеш!.. В конце концов, ике шагыйрь арасында казыну безнең эшебез түгел, безгә Ченәкәйнең нинди шагыйрь икәнен белү кирәк.
Ибраһимның шул нәсыйхәтен тыңлаганнан соң, Союздан командировка алып, 1969 елның көзендә мин озын сәфәргә чыгып киттем. Башта Ташкентта тукталып, шуннан Әндиҗанга юл тоттым. Кулымдагы адрес буенча Ченәкәйнең гаиләсен дә тиз эзләп таптым. Мине әйбәт кабул иттеләр. Килүемнең максатын әйткәч, урта яшьләрдәге сөйкемле генә ханым Ченәкәйнең зур ашъяулык- ка төрелгән кәгазьләрен алдыма китереп куйды… Тәртипсез буталып беткән шул кәгазьләрне мин озак кына утырып, бергәләп карап чыктым. Әмма игътибарга лаеклы бер генә кәгазь дә таба алмадым. Соңга калганмын – миңа хәтле инде кемнәрдер килеп, Муса турында материал эзләп, табылганын алып, калганнарын бутап бетереп киткәннәр.
…Калган кәгазьләр арасыннан шулай да бердәнбер кыйммәтле нәрсә табылды – ул Шакир Мөхәммәдьяровның Ченәкәйгә язган озын хаты иде. Менә шуны миңа алырга рөхсәт итте- ләр. Соңыннан мин аны «Мирас» журналында бастырып та чыгардым.
…Ченәкәйнең тол калган җәмәгате белән шактый гына сөйләшеп тә утырдык. (Кызганыч, исемен язып куймагач, хәзер инде онытканмын.) Билгеле, мин аңардан, ни өчен Ченәкәйнең үз китаплары юк, дип сорадым. Ханым: «Ченәкәй, Ташкентка китешли, бер кечкенә сандык тулы китапларын, кулъязмаларын Ырынбурдан ерак түгел авылда торучы якын туганына калдырып китте», – диде… Бирегә килгәч, сирәк язган, китап чыгару мөмкин булмаган… Укытучы булып тыныч кына яшәгәннәр, Ченәкәй бик гаилә җанлы булган, балаларын бик яраткан… Исемнәрен дә гел үзе куйган. Мин ул исемнәрне язып та алганмын: Көндез, Алмагөл, Ялкын, Тату, Аяза (Аяз түгел). Бу балалар әтиләре турында ни беләләр икән дигән уй шул чакта җанны борчып, күңелгә килмичә калмаган иде.