Выбрать главу

Әмма минем бу сәфәрем бөтенләй үк уңышсыз булмады. Ташкентка кайткач, мин бик кирәкле кешене – Ченәкәйнең якын кардәше Һибатулла абзый Таналинны очраттым (Ташкентка килгән чагы булган). Аннары шул ук Ташкентта бик күптән яшәүче Сәхи Рәхмәти карт та исән иде әле… Менә шулар ярдәме белән мин Ченәкәйнең шигырьләрен җыеп алдым. Һибатулла абзый, иленә кайткач та, миңа гәзит-журналларда басылган шигырьләрен күчереп, үзендә сакланган аерым китапларын да җибәрде. Шулай итеп, Ченәкәйнең шактый күп нәрсәсе минем кулыма керде.

…Менә шулардан мин, берничә ай утырып, бик җентекләп- чүпләп, Ченәкәйнең тулы гына бер җыентыгын әзерләп нәшриятка тапшырдым. Җыентык безнең Союз тәкъдиме белән дөньяга чыгарга тиеш иде, әмма ни үкенеч, ул арада Ибраһим Гази үзе дә кинәт кенә үлеп китте. Җыентык, әлбәттә, чыкмады. Табу!.. Ишетүемә караганда, Ченәкәй җыентыгын чыгаруга Шәйхи Маннур бик нык каршы торган, имеш!.. Булыр да, бик принципиаль кеше. Ихтимал, ул Ченәкәйне шагыйрь дип танымый да торган булгандыр… Күпме йөрү, күпме мәшәкать шулай итеп юкка чыкты.

Хәзерге вакытта миндә өч кенә китабы саклана, аннары нәшриятка тапшырылган шигырьләрнең копияләре, бирелми калганнары, бигрәк тә Һибатулла абзый кулы белән төзелгән барлык шигырьләрнең исемлеге иске бер папкада сакланып ята… Шул кулда калганнардан бик азын гына сайлап, журнал соравы буенча «Казан утлары»на бирергә булдым… Ченәкәйнең кем икәнлеген искә төшерер өчен генә…

Ченәкәй – Октябрь инкыйлабы аркасында урталай сынган шагыйрь… Шагыйрь булып калыр өчен, ул большевиклар заманына яраклашырга тырышып та күп язды. Аның кебек урталай сынып, яраклашырга тырышучылар аз булмады. Мәсәлән, Сәгыйть Рәми, Сәгыйть Сүнчәләйләр хәтта партиягә дә керделәр, әмма шигырь язудан туктадылар… Соңыннан Рәмиев үлеп котылды, Сүнчәләйне аттылар…

Галимҗан Нигъмәти Ченәкәйнең «Карагайлы каен урманда» дигән китабына язган кереш сүзендә башта ук: «Ченәкәй – революциягә килергә тырышып та килә алмаган шагыйрь», – дип әйтә, һәм ул моны үзенчә исбатлый да… Менә шул күзлектән караганда, Ченәкәй иҗаты игътибарга лаеклы һәм өйрәнер өчен кызыклы.

Инде Муса белән Ченәкәйгә килсәк, монда һәммәсе бик ачык. Муса – легендага әйләндерелгән шагыйрь. Аның белән бүтән бер генә шагыйрьне дә янәшә куеп булмый, хәтта бөекләрен дә… Безнең әдәбият Муса алдында бурычлы булып калмады. Аның хакында пьесалар, поэма-шигырьләр, роман, опера, кино, махсус китаплар, бихисап мәкаләләр язылды. Әмма моның өчен Ченәкәй исемен сызып ташлауның һич тә кирәге юк иде… Ченәкәй дә шагыйрь ләбаса!.. Аның да әдәбиятта кечкенә генә булса да үз урыны бар, һәм шул урынына кайтырга хакы да бардыр ахыр чиктә!..

Гыйнвар, 1998

ТАТУЛЫКНЫ ГАДЕЛЛЕК БЕЛӘН ТИГЕЗЛЕК КЕНӘ САКЛЫЙ АЛА

– Әмирхан ага, Сез – татарның иң өлкән әдипләреннән берсе, тугыз дистәне очладыгыз. Шуңа күрә дә әңгәмәбезне Сезне юбилей белән котлаудан, «Әссәламегаләйкем, остаз!» дип, хәл-әхвәл сорашудан башлыйк әле. Ни хәлләрдә яшәп ятасыз, сәламәтлегегез, көн күрмешләрегез ничек?

– Мин – күптәнге пенсионер, сугыш ветераны, пенсиям моңарчы көн итәргә җитеп килде… Сәламәтлегем дә, Аллага шөкер, ару гына иде, мәгәр узган көздән еш кына авырый башладым. Хәлсезлек көчәйде, 90 яшь үзенекен итә, күрәсең.

– 90 еллык бәйрәмегез уңаеннан халыктан һәм хөкүмәттән нинди кадер-хөрмәт көтәсез?

– Хөкүмәттән берни дә көтмим, ә халыкның минем язганнарны кызыксынып укуын телим. Шунысына да бик канәгать булыр идем, заманына күрә!

– ХХ гасыр татар әдәбиятында Әмирхан Еники иҗаты турында нәрсә әйтер идегез?

– Бу сорауга җавап бирү минем өчен шактый читен эш… Язучы бит бервакытта да үзенә һәм иҗатына объектив дөрес бәя бирә алмый. Бу – әдәбиятчылар эше… Менә 90 яшькә җитү уңае белән миңа багышланган язмалар чыкмыйча калмас, әнә шулардан инде белеп булыр фәкыйрегезнең ниндирәк язучы икәнен дә.

– Татарлар – 250 миллионлы төрки халыклар гаиләсенең бер әгъзасы. Соңгы вакытларда төрек матбугатында төрки халыклар суперэтносының формалашып килүе сизелә, дип язалар. Әле XIX гасырда ук мәшһүр галим һәм фикер иясе Исмәгыйль Гаспралы төрки халыкларны берләштерүне иң бөек максат итеп куйган иде. Аның «Телдә, фикердә, эштә берлек!» дигән шигарен хәтерлисездер. Сез бу шигар белән килешәсезме, ул бүген дә актуальме? Сезнеңчә, татар халкы киләчәктә нинди юл белән барырга тиеш? Аерыммы, әллә берләшепме? Һәм кем белән, нинди өлкәләрдә берләшеп?