Выбрать главу

– Бу – үтә җитди, бик зур мәсьәлә! Мәгълүм ки, унҗиденче елга кадәр Рәсәйдәге төркиләр зур бер империянең колониаль халыклары булып санала иде. Колониаль халык буларак, шул империя законнарына буйсынып яшәргә дә мәҗбүрләр иде. Диннәре бер булганга күрә, аларны бер исем белән «мусульмане» (яки мәсхәрәләп – басурманы) дип кенә йөртәләр дә иде. Мәсәлән, казахны кыргыздан аерып тору юк иде.

Әнә шул мөселман – төркиләр ул заманда бик табигый рәвештә бер-берсенә якынрак та һәм ышанычлы таяныч та иделәр… Чөнки язмышлары бер, диннәре бер, язулары бер, телләре бер тамырдан, уртак сүзләре дә күп – кыскасы, бер-берсен җиңел аңлыйлар, төрки телләрдә чыккан китапларны да укый алалар иде.

Шуңа күрә дә Исмәгыйль бәк Гаспринскийның (гафу итегез, мин аның исем-фамилиясен элек бездә аталып йөргәнчә әйтәм), әйе, әнә шул төрки халыкларны бербөтен милләт итеп берләштерү идеясе ул заман өчен, ихтимал, бик мавыктыргыч булып күренгәндер дә… «Телдә, фикердә, эштә берлек!» дигән өндәве дә бик урынлы кебек иде… Әмма бөек мәгърифәтченең ул өндәүләре гамәлгә аша алмыйча калды. Моның өчен вакыт та кыска булды, шартлары да өлгереп җитмәде, аннары төркиләрнең милли-мәдәни җәһәттән тәрәккый итүләрендә аерма да бик зур иде… Мәсәлән, татар халкы кыска гына вакыт эчендә бик үсеп-күтәрелеп китте, ә башка халыкларда ул үсү-күтәрелү шактый әкрен барды. Бер генә мисал китерәсем килә: 1913 елда үзбәк телендә – 37 китап, казахча 40 китап чыккан булса, татарлар 340 исемдә китап чыгарганнар. («Мы и планета» дигән китаптан.) …Гаспринский өндәвенең нигезендә телләрне берләштерү идеясе ята иде. Телләрне берләштереп, бөтен бер милләт булу… Әмма бу теләккә ирешүнең мөмкин түгеллеген тормыш үзе бик ачык күрсәтте… Үзара бик аралашып, җиңел аңлашып яшәгән төркиләрнең һәркайсы үз телен саклады, үз телендә кала бирде… Төрле телләрдән уртак бер тел ясау барып чыкмады – бер тамырдан булуларына да карамастан…

Унҗиденче елдан соң инде төрки халыкларны «мусульмане» (басурманы) дип кенә йөртү бетерелде. Һәр халык үз исеме белән яши башлады, кайберләре үзләренең борынгы иске исемнәрен дә кайтардылар.

Большевиклар партиясенең милли сәясәте диннәре бер, телләре дә бер диярлек халыкларны берләштерү түгел, бер-берсеннән аеру иде. Һәркайсына җирле автономия бирде. Бу автономияләр шул ук партия кул астында, ул күрсәткән юл белән яшәргә һәм милләт буларак «тәрәккый» итәргә тиешләр иде… Төрки халыкларның үзара берләшүе турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Элек-электән үк дәвам итеп килгән Төркия белән якын бәйләнеш тә тәмам өзелде. Төркияне искә төшерү генә дә үзе бер зур гаептән санала иде. Пантюркизм дигән нахак гаеп белән күпме кеше һәлак та булды. Әнә шундый хәвефле шартларда рухи кол булып бер 60–70 ел яшәргә туры килде.

Инде менә колларча буйсынып яшәгән төрки республикалар, Советлар Союзы таралып китү аркасында, кинәт кенә бәйсезлеккә ирештеләр. Хәзер аларның бөтен кайгысы – шул бәйсезлекне ныгыту, үзләрен дөнья күләмендә мөстәкыйль дәүләт итеп таныту һәм лаеклы урыннарын алу… Моның өчен һәркайсы үзен һәр җәһәттән үсә барган көчле милләт итеп танытырга тиеш булачак… Шуңа күрә аларда хәзерге көндә төркиләр үзара якынаерга, ничектер берләшергә тиеш дигән теләкнең туганы юк әле… һәркайсы үзе белән мәшгуль: үзбәкнең – саф үзбәк, казахның – саф казах, төрекмәннең саф төрекмән булып кына каласы килә… Аларда бит «ханнар» хакимлек итә, ә ханнар бүтәннәр белән кушылуны бер дә яратмыйлар.

Рәсәй эчендә торып калган төркиләрдә дә шул ук тенденция. Алыгыз татар-башкорт мөнәсәбәтләрен генә… Ничәмә гасырлар буе бер үк җирләрдә аралашып яшәгән бу бер-берсенә бик якын ике халыкның кушылуы турында сүз дә булуы мөмкин түгел, алар арасында тирән упкын хәзер. Моның төп сәбәбе – хокукый тигезсезлек. Бик аяныч, әлбәттә…

Бездәге чынбарлык хәзергә әле әнә шундый. Сез куйган сораудагы «Телдә, фикердә, эштә берлек!» дигән теләкнең максаты мавыктыргыч, әмма аларның һәркайсына ирешү өчен, кирәкле шартлар өлгергән булырга тиештер инде… Әйтик, эштә һәм фикердә тора-бара ниндидер бердәмлеккә ирешү бәйсез, мөстәкыйль төрки дәүләтләр өчен мөмкин булыр, иншаллаһ!

– Исмәгыйль Гаспралы үзенең мәгълүм шигырен әйткән вакытта мөселман-төрки дөньясында язу һәм өлешчә тел берлеге булган, дидегез. Хәзер исә мәгълүм сәбәпләр аркасында төрки халыкларның үзара аңлашуы хәйран бер авыр эшкә әверелде. Сезнеңчә, телләребезне якынлаштыру чаралары бармы? Сез төркиләрнең гомуми язмасын булдыру турында нинди фикердә?