Выбрать главу

– Инде тел мәсьәләсенә килгәндә, мин үзем төркиләр өчен ниндидер уртак бер тел ясарга тырышуны кирәкле эш дип санамыйм. Күргәнебезчә, төрле телләрдән бер тел ясау мөмкин дә түгел… Әнә Аурупа илләре акчаларын берләштерәләр, ләкин телләрен һәм язуларын берләштерү турында уйламыйлар да… Немец – немец, француз француз булып кала бирә… Ходай Тәгалә бит үзе шулай яраткан, халыкларны мең төрле итеп… Мең төрле булып яши дә белергә кирәк. Һәр милләтнең саф үзенчә булып калуы белән дөнья кызыклы да.

– Әңгәмәбезнең икенче өлешенә күчеп, фани дөньяга әйләнеп кайтыйк әле. Әмирхан Еникиның нинди үкенечләре бар?

– Мондый сорауны түрәләргә бирү урынлырак булыр иде. Шулай да әйтим: кешенең гамәле заман таләбе һәм тормыш шартлары белән бик нык бәйләнгән. Шул сәбәпле үз гомерендә үкенечле эше булмаган бер генә кеше дә юктыр дип беләм… Ләкин берәү дә үкенечле эшләрен фаш итәргә ашкынып тормый… Әмма безнең бөтен гамәлебезне Хак Тәгалә белеп тора – без бары Аның алдында көне килеп җиткәч җавап тотарга тиеш булачакбыз. Шулай түгелме?..

– «Татар барда – хәтәр бар» дигән гыйбарә яшәп килә. Дөрес, аны хәзер икенче мәгънәгә күчереп әйтергә омтылулар бар. Әмма, ничек кенә булмасын, бу гыйбарәне телдән төшереп калдырып булмый. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

– «Татар барда – хәтәр бар» дигән гыйбарәне татар үзе чыгармагандыр, мөгаен. Башкаларны куркытыр өчен, дошманнары чыгарган булса кирәк. Наҗар Нәҗми бер шигырен «Хәтәр барда – татар бар» дип атаган иде. Менә бусы дөреслеккә күбрәк туры килә, минемчә…

– Хәзер телебезгә «байлар» һәм «ярлылар» дигән төшенчәләр килеп керде. Кая карама – гаделсезлек. Сез җәмгыятьтәге гаделлеккә һәм тигезлеккә ышанасызмы?

– Гаделлек белән тигезлек – яшәүнең беренче шарты… Халыклар арасындагы татулыкны да бары гаделлек белән тигезлек кенә саклый ала.

– Сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Безне илтифат итеп, сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен Аллаһның рәхмәте яусын!

«Заман», 1999

«МИНЕМ КЕМ ИКӘНЕМНЕ ӘНӘ ХИКӘЯЛӘРЕМ ӘЙТЕР…»

(Әдипнең Нурсөя Шәйдуллина белән әңгәмәсе)

Татарстан халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты, кадерле әдибебез Әмирхан ага Еникигә быел 90 яшь тула. Аның «Бер генә сәгатькә», «Тауларга карап», «Кем җырлады?», «Матурлык», «Төнге тамчылар», «Әйтелмәгән васыять», «Тынычлану» кебек хикәяләре, «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», «Рәшә», «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестьлары – гомумән, бар иҗаты – әдәбиятыбызның иң камил, иң күркәм үрнәкләре. Соңгы елларда язылган әсәрләренә ул «Соңгы китап», «Кояш баер алдыннан», «Санаулы көннәр», «Таң ата да кич була» дигән моңсу исемнәр бирсә дә, алардагы фикер агышында гомер узганга уфтану-көенү сизмисең. «…Менә шулайрак бүгенгесе көндә бабаегызның халәти рухиясе! Дөнья белән бәйләнгән ике генә нәрсә калды – гаҗәпләнү һәм сагыну», – дип язган иде Әмирхан ага. Ләкин аның күңелен әле дөньяның киләчәге дә борчый, хәзерге заманның рәхимсезлекләре дә газаплый. Чын язучы буларак, ул үзе кирәк тапканны, намусы кушканны язмый булдыра алмый. Ул аны безнең өчен эшли. Бәлки, менә шушы әңгәмәдә дә, аның халәти рухиясе чагылып, безгә яңа гасырда яшәргә ярдәм итәр?

«Хикмәт шунда ки, әйтәсе һәм күрсәтәсе килгән бөтен нәр- сә – фикер һәм хистән алып, төскә һәм искә (мәсәлән, чәчәк исенә) хәтле үзенең иң дөрес, иң төгәл сүзен табарга тиеш. Язган чакта нәкъ менә шуны, ягъни әйтергә теләгәнең белән кәгазьгә төшкән сүзнең бер-берсенә ничек тә туры килүен өзлексез күзәтеп барырга мәҗбүр буласың да инде. Ләкин эш моның белән генә бетми әле, телнең, һичшиксез, яхшы телнең, үзенә генә хас табигый агышы, аһәңе һәм ритмы да булырга тиеш – язганда шуны гел генә тоеп, чамалап бару да язучыдан шулай ук бик нык таләп ителә. Кыскасы, әдәбият ул – тел сәнгате, беренче сүзеннән алып соңгы ноктасына чаклы».

(Ә. Еники. «Язу – намус эше»)

– Әмирхан ага, Сез – бары тик иҗатны гына максат итеп куйган, гомерегезне әдәбиятка багышлаган ирекле язучы буларак үзенчәлекле шәхес. Әдәбият дөньясына кереп китүегез турында сөйләсәгез иде.

– Казанга килгән елларда мин әкренләп кенә әдәбиятка керә башлаган идем. 1925–1930 елларда минем кайбер әсәрләрем ара-тирә басылып та чыкты, нигездә «Безнең юл» журналында. 1929 елда «Дус кеше» дигән бер кечкенә повестем аерым китап булып дөньяга чыкты. Әдәбиятка мин бик авыр кердем. Әмма әнә шул Сталин каһәрләре башлангач, әдәбияттан читләшергә мәҗбүр булдым. Керер-кермәс дигәндәй, бер аягым белән кергән булсам, икенче аягым белән кереп җитә алмыйча кире чигендем. 1930–1941 елларда әдәбияттан китеп тордым, бераз гына тәрҗемә белән шөгыльләндем, һәм кире кайтырга уем да, исәбем дә юк иде. Әдәбиятның сәяси эш икәнлеген аңладым, аннан соң таләпләр дә каты иде. Бөтен уем – укырга керү, һөнәр алу иде. Әмма «сәүдәгәр малае» дип, мине беркая да укырга алмадылар. Ләкин, гаҗәп хәл, солдат булып фронтка киткәч, язу теләге яңадан туды. Фронтта язган хикәяләремне Казанга җибәреп карадым, һәм алар бик ансат кына басылып та чыктылар. Шулай итеп, сугыш беткәч тә, мин яңадан әдәбиятка кереп китәргә мәҗбүр булдым. Чөнки мин – һөнәрсез кеше, кулымнан бер нәрсә дә килми. Ләкин әзрәк яза беләм. Кыскача тарихы әнә шулай.