– Сезгә иҗат итү кайсы чорда рәхәтрәк булды?
– Фронттан кайткач язган әсәрләрем басылмый башлады. Сәясәт үзгәрде. Сугыш вакытында бит әсәр патриотлыкка, Ватанны яклауга хезмәт итсә, кем генә язса да – мәйдан ачык, берсүзсез басалар иде. Ә сугыштан соң инде патриотлык кына җитеп бетми, монда инде партиянең сәясәтен үткәрә торган, идеологик рухтагы әсәрләр кирәк иде. Идеологиягә, сәясәткә каршы әсәрем булмаса да, минем язганнарым үтми башлады. Бер-ике ел бөтенләй бер әйбер дә бастыра алмадым. Соңыннан да әсәрләрем бәхәс белән, тартыш белән, авыр үтә торган булды. Мәсәлән, «Тауларга карап» дигән әсәрем 16 ел басылмыйча ятты. Ни гаебе булгандыр? «Рәшә»не, «Саз чәчәге»н бастыра алмыйча йөдәдем. Хрущёв заманына хәтле язу җиңел булмады. Хрущёв шәхес культын фаш иткәннән соң гына беркадәр җиңелдек туды. Минем бөтен хикәяләрем, повестьларым Хрущёв һәм Брежнев заманында язылып калды.
– Ә соңгы заманнарда?
– 1985 елдан соң да мин язудан туктамадым, әлбәттә. Ләкин жанр бик нык үзгәрде. Мин, хикәя-повесть язудан туктап, публицистикага тотындым. Бу – минем зур оттырышым иде, әлбәттә.
– Ни өчен?
– Чөнки публицистика – яши торган нәрсә түгел. Ул бүген ниндидер бурычны үти, нәрсәгәдер ярый, ләкин аның тарихта калуы бик икеле. Ә әдәби әсәр ул үзеңнән соң да яши, аны һәр заманда да укыйлар.
– Хикәя-повестьларны бер читкә куеп, публицистика язуыгызның да үз сәбәпләре бардыр?
– Яңа заман белән сүз ирке, фикер хөрлеге дигән нәрсә туды бит. Ни язсаң да ярый торган булып китте. Күңелдә әйтелмәгән, язылмаган фикерләр күп җыелган иде. Аларны хикәя-повесть итеп яза башласаң, күп вакыт кирәк. Мин үзем чиле-пешле әйбер язарга яратмыйм. Мин әкрен язам, бигрәк тә әдәби әсәрне бөтен көчемне куеп, ашыкмыйча язарга тырышам. Шуңа күрә бердән – вакыт мәсьәләсе, икенчедән – күңелдәгене әйтеп калу, сүз иркеннән файдалану теләге. Өченче сәбәп шунда: яңа заманга күчкәч, теге иске, совет заманын сүгеп, фаш итеп язасым килмәде. Гәрчә аның өчен миндә материал күп булса да. Мине каһәрләгән, бәхетсез иткән, белемсез калдырган, туганымны аткан заманнан үч алырга тырышып, усал әйбер язмадым, чөнки мин бервакытта да конъюнктурага бирелмәдем, модага иярмәдем. Ә яңа заманның мактый торган ягы ни дә, яманлый торган ягы ни – боларны белеп бетерү мөмкин түгел иде. Аннан соң, һәр заманны мактап, соңыннан терсәк тешләүчеләрне дә күп күрдем. Шөкер, үземдә андый хәл булмады. Яна заман килгәч тә: «Хөрлек килде, без көтеп алган демократия килде», – дип мактарга ашыкмадым. Хәзер инде күрәм: ашыкмау яхшы булган, бу заманның да яхшылыгына караганда яманлыклары күбрәк булып чыкты. Публицистикамда мин аңа мөнәсәбәтемне, карашларымны ачыктан-ачык язып чыктым. Менә шулай итеп, минем иҗат гомеремнең яртыдан күбрәк өлеше матур әдәбиятка киткән иде, калган бер 15 елы публицистикага багышланды.
– Яңадан матур әдәбиятка кайтырга җыенасызмы соң?
– Әйтүе бик читен. Кайту, ай-һай, булыр микән? Узган ел Виктор Розов дигән танылган драматургка 85 яшь тулды. Ул: «Язучы, 80 яшьтән узгач, язуын ташларга тиеш, аннан юньле әйбер чыкмый. Лев Толстой да язып караган, булдыра алмаган. Мин дә язуны ташладым», – дип әйтте. Мин дә шуның шикелле. Элек язган бик әйбәт әсәрләрем бар. Минем хәзер алардан түбән әсәр язарга хакым юк. Шуңа күрә матур әдәбиятка кайтуым икеле. Олыгая барган саен, иҗат эше авырая. Чөнки телгә таләбем бик зур, кеше укырлык итеп язарга тырышам. Ә моның өчен көч тә, вакыт та кирәк.
– Әмирхан ага, Сез әдәбиятны сәясәткә бәйле хезмәт дидегез. Ә хәзерге көндә нинди ул идеология? Язучы ни турында язарга тиеш дип уйлыйсыз?
– Әйе, әдәбият идеологиядән бөтендәй азат була алмыйдыр инде ул. Тик теге совет заманындагы мәгънәдәге идеология дип әйтеп булмый хәзер. Нинди теләк, нинди максат белән язу мөһим. Ни генә язмасын, язучының әйтәсе килгән фәлсәфәсе, тормышка мөнәсәбәте булырга тиеш. Нәрсәнедер акларга, нәрсәнедер якларга, нәрсәнедер гаепләргә… Язучының тормышка карашы, фәлсәфәсе ачылырга тиеш. Менә шул инде аның идеологиясе.