– Заман таләпләренә дә туры килергә тиешме?
– Заман таләбе мәсьәләсенә килгәндә исә, ул язучы өчен мәҗбүри нәрсә түгел. Киресенчә, язучыга һәртөрле таләпләрдән азат булу зарур. Аның үз таләбе – намус таләбе генә булырга тиеш.
– Иҗат гомерегездә үкенечләр калдымы?
– Аз яздым. Күп вакытны бушка әрәм иткәнмен. Хәзер генә мин кәефем булса да, булмаса да, үземне өстәл янына утырырга, ни дә булса эшләргә мәҗбүр итәм. Ә яшьрәк чакларда, фронттан кайткан елларда вакытның кадерен белмәгәнмен. Мин – кәеф кешесе, кәеф булмаса, кулым бармый эшкә. Кайвакыт кәефсез чаклар атналарга сузыла иде, ары-бире сугылып йөргән вакытлар күп булды. Икенчедән, мин халтура яратмыйм. Язу эшенә бик җитди, изге эш дип карадым. Каядыр язып та куйдым әле: язучы язарга утырганда чиста күлмәк-ыштан кияргә тиеш. Озын сүзнең кыскасы: язуга мин талымсыз булмадым, һәрвакыт теләгем бер иде: кеше кулына алгач укырлык булсын, укып чыксын, укып чыккач та тиз генә онытмасын.
– Әмирхан ага, соңгы елларда үзегез турында һәм иҗатыгызга багышланган мактаулы мәкаләләр күп языла. Аларга карашыгыз нинди?
– Мин – макталуга бик сак кеше. Үземне мактауга мин ул хәтле очынмыйм. Гомумән, мактау мәсьәләсендә бездә бик юмарт кыланалар. Исән язучыларга да даһи, гений, бөек дигән исемнәр тагалар. Мин кешегә карата да, үземә карата да андый эпитетлардан бик сакланам. Язучы исән чагында аны «бөек» дип язу, минемчә, урынсыз. Элек тыйнаграк идек, хәзер ул чамасызга әйләнде. Мәсәлән, Хәсән Туфанның үзенә берәү дә: «Син – мәңгелек», – дип әйтмәгәндер. Моны ул чакларда кем генә ишеткәндер, белмим. Ашыкмаска кирәк. Язучыны вакыт сыный. Чехов әнә, язучыларны өч төргә бүлеп, болай дигән; «Бар язучылар – үзләре үлмәс борын, исемнәре үлә, икенче төр язучылар – үзләре үлә, үзләре белән бергә исемнәре дә үлә. Өченче төр – үзләре үлә, исемнәре мәңгегә кала». Шуңа күрә исән язучы турында «бөек», «мәңгелек» дип язуларын өнәп бетермим. Вакыт сынавын узарга кирәк.
– Заманалар һәрвакыт авыр була, диләр. Сез кичергән күп заманалар арасында берәр җиңеле булмадымы?
– Безнең менә бу XX гасыр башыннан алып ахырына кадәр бәхетсез гасыр булды. Ул 1905 елгы канлы фаҗигаләрдән башланган иде, инде ахырына җиттек, әмма фаҗигале бәхетсезлекләрдән чыга алганыбыз юк. Әлбәттә, бераз йомшарып торган вакытлар, кешеләрнең азмы-күпме канәгать, тыныч яшәгән чаклары да булды. Кайвакытта газаплар да чиктән ашты. Бу гасырның иң бәхетсез, иң авыр дәверләре, минемчә, ул – репрессияләр заманы һәм менә хәзерге вакыт. Бәхетсезлекләрдән чыга алмавыбызның хикмәте нидә? Миңа калса, яңа чорга күчкән вакытта эшне хаталарны төзәтүдән башларга кирәк. Яңа эшкә керешәсең икән, иң элек иске эшеңнең хаталарын бел, аларны әйт һәм тәүбә ит. Нихәтле ялгышлар булды, ләкин алар өчен берәүнең дә җавап биргәне дә, тәүбә иткәне дә юк. Төзәтү дә юк. Шуңа күрә мин хәзерге заманның да тиз генә яхшыга үзгәрүенә ышанмыйм.
– Әмирхан ага, Сезнең гомер дәверендә тормыш әллә ничә кат үзгәрде. Кайсы чорларны сагынып искә аласыз?
– Мин кичергән заманнарның сагынып искә төшерердәйләре күп түгел. Әлбәттә, ямансу да булып, сагындырып та искә төшә балачак, үсмер чак һәм егет чакның кайбер көннәре. Олыгая барган саен, сагынып искә алырлык нәрсәләр дә кими бара. Күбрәк аерым кешеләрне искә төшерәм.
– Кемнәрне?
– Дусларымны. Дуслык – бик кызыклы мәсьәлә минем өчен. Бер караганда, минем аралашкан кешеләрем дә шул язучылардан булырга тиеш кебек. Алар арасында да дуслашып йөргән кешеләрем булса да, бик сагындыра торганнары һәм күңелгә иң якыннары, ни өчендер, әдәбияттан читтәге кешеләр булды. Әлбәттә, алар укымышлылар, әдәбиятны укып баручылар. Үзләрен, үз максатларын гына кайгыртучылар түгел иде алар. Дуслыкның кадерен белүче, инсафлы, намуслы шәхесләр. Ситуациягә карап мөнәсәбәтләрен үзгәртмиләр иде, дус икән – һәрвакыт дус. Шунысы да бар: алар күбесе фиркале кешеләр иде, әмма коммунистларның намуслылары, фиркагә исем өчен, урын өчен кергәннәре түгел. Кеше рәнҗетү, кеше исәбенә яшәү аларда бервакытта да булмады. Менә шуңа күрә дә серләр килеште. Дуслыкның нигезендә уй-фикерләрнең туры килүе ята. Күп нәрсәләргә карашлар, фикерләр бер иде. Шуларга дуслык та чын иде, саф иде.
Шундый якын, ышанычлы, озын гомерле дусларым итеп мин Үзбәкстанда яшәгән инженер Рәхим Ярмиевне, укытучы Хәсән Ягъфәровны, фронтта бергә хезмәт иткән Рәшит Ильясовны күрсәтә алам.
…Язучылардан сугышка хәтле үк якыннан аралашкан дусларым – Әхмәт Фәйзи, Фатих Хөсни, Габдрахман Минский иде. Берара Муса Җәлил белән дә шактый ук якынайган идек…