Выбрать главу

Сугыштан соң инде язучылардан иске дусларга күп кенә яңа дуслар да өстәлде. Атилла Расих, Ибраһим Нуруллин, Сибгат Хәким, Нури Арслан, Хәсән Сарьян, һ. б. …Соңгы елларда аеруча Ибраһим Нуруллин, Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче һәм Уфа язучыларыннан Сәйфи ага Кудаш, Гыйлемдар Рамазановлар белән бик якынаеп киткән идем… Болар һәммәсе дә – соңгы көнемә кадәр онытылмаячак дуслар!.. Әмма гомерләребез тигез булмады. Монда исемнәре аталганнарның һәммәсе дә бу фани дөньядан китеп беттеләр… Асылда мин берүзем калдым… Ярый әле Гомәр абзый Бәшир бар, шуңа карап юанып яшим.

– Әмирхан ага, Сез морзалар нәселеннән, ягъни аксөяк, сезгә тәрбия дә башкачарак бирелгәндер. Өлешегезгә тигән тормыш чынбарлыгында затлылык, зәвык кебек сыйфатларны саклап калу җиңел булмагандыр?

– Бу сыйфатлар кешенең табигатеннән киләдер инде. Мин –холкым, табигатем белән бик консерватив кеше. Үзгәрергә яратмыйм, тиз генә үзгәрә белмим. Үзгәрүнең кирәген дә тапмыйм… Әгәр миндә кешегә саный торган, кеше күзенә чалына торган уңай сыйфатлар булса, мин аны барыннан да элек балачакта алган тәрбиядән күрәм. Аны үземнең морзалыгым белән бәйлисем килми. Бәлки, каннан да килә торгандыр. Ләкин мин бит морза баласы булып тәрбияләнмәдем. Мин бик гади кешеләрнең тансык балалары идем. Миңа хәтле инәйнең тугыз баласы үлгән. Мин – бердәнбер, Ходайдан сорап алган бала, миннән соң унберенче булып энем туган. Хәтеремдә, безнең тормыш бик гади һәм нигездә шәригать кушканнарга буйсынган тормыш иде. Нәрсә хәрәм, нәрсә хәләл, ни эшләсәң саваплы, ни эшләсәң гөнаһлы буласың… Әтәй-инәй диндар кешеләр иде. Аларның «бу ярый, бу ярамый» дип өйрәтүләре, минемчә, әйбәт тәрбия булып чыкты. Яхшыны яманнан аера белү шуннан киләдер. Мин – әнә шундый гади һәм бик аңлаешлы тәрбия алып үскән кеше. Әти-әниемне бик сагынып искә төшерәм. Мин үземне алар алдында беркадәр гаепле дип саныйм. Миңа күп кыенлыклар кичерергә туры килде. Социаль чыгышым ягыннан мине «чит элемент» дип атыйлар иде, соңыннан идеологик гаепләр дә тага башладылар. Заманның миңа булган шул гаделсезлеген кайвакыт алардан да күреп, уйлап куя идем. Мин бервакытта да аларга бу турыда әйтмәдем, ләкин алар минем эшкә урнаша алмыйча газапланып йөрүемне сизеп борчылалар иде.

– Сез әсәрләрегездә мәхәббәт хисен йөрәкләргә үтәрлек итеп тасвирлыйсыз. Ләкин күп очракта сөйгән ярларның кушыла алмавы күңелдә сагышлы тойгы калдыра.

– Бу – минем өчен авыр тема һәм бу турыда акыл сату читен. Мин, ахыр килеп, шундый нәтиҗә ясадым: мәхәббәт ул – гамәлгә ашмаган хыял. Бары тик шуны гына әйтә алам.

– Сезнең турыда «белмәгән җыры юк» дип сөйлиләр. Әсәрләрегезгә дә җырлар кертеп, гүя сүз сәнгатенә җырдан таҗ кидереп куясыз. Үзегез дә җырларга яратасыздыр, мөгаен.

– Юк, мин җырчы түгел. Минем атам җырчы иде, былтыр декабрь аенда гына вафат булган якын туганым Зөләйха матур җырлый иде. Гомумән, атам ягы бик музыкаль. Инәй ягында андый сәләт юк. Мин инәй ягына охшаган. Сүз дә юк, җыр яратам. Мин үз гомеремдә бик күп борынгы җырчыларны тыңлап калдым. Хәтта Камил Мотыйгыйның да җырлаганын тыңлаганым бар. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова кебек данлыклы җырчыларны күрдем. «Рәшә»дәге Рәшидәнең прообразы – Җәвәһирә Сәлахова иде. Илһам Шакировны яратып тыңлыйм. Бик кызганыч, Хәйдәр Бигичев китеп барды, әйбәт җырчы иде. Хәзер җырчылар күбәеп китте, мин аларны аера алмый башладым. Күбрәк борынгы көйләрне, татарның, башкортның озын көйләрен яратам. Безнең Каргалы авылы, гомумән, җыр-музыкага бай авыл. Яраткан көем – «Агач башы», аны хәзер кем дә булса җырлый микән, ишеткәнем юк. Җыр-музыка – минем күңелгә бердәнбер юаныч ул.

– Әмирхан ага, ихтимал, әңгәмәбезне дәвам итсәк, Сезнең, үзегез әйтмешли, «халәти рухия»гезнең әллә нинди матур төсмерләре ачылыр иде. Тик яхшыны әз-эзләп кенә татырга өйрәнгән без фәкыйрьләрегезгә Сезнең сәнгати камил телегез, зирәк фикерләрегез хозурлыгын алдан ук сизеп, ләззәтләнеп көтү мөмкинлеге калсын әле. Рәхмәт Сезгә, кабат очрашулар насыйп булсын.

*

«Хәер, миңа үзем турында дөресен язып бетерү мөмкин дә түгел, чөнки бөтен дөресен мин бит әле белмим дә. Минем кем икәнемне әнә хикәяләрем әйтер. Аларны мин акча өчен дә, дан өчен дә язмадым. Аларда саф мин үзем!.. Башкасын бер Ходай үзе ярлыкасын!»

(Ә. Еники. «Кояш баер алдыннан»)