Выбрать главу

Тимер юл Дәүләкәнне урталай кисеп уза. Дим агымына карап әйткәндә, юлның уң ягында кайчандыр башкорт, татар, рус торса, сул ягында күбрәк немецлар тора иде. (Башкорт юк, татар бик аз, руслар да күп түгел.) Шуңа күрә ул якны, без үскән чакларда, «Нимич ягы» дип йөртәләр иде. Ул якта таза, матур йортлар, матур бакчалар күп иде, – хәер, Дәүләкәннең үткәне турында миңа сөйләргә туры киләчәк әле. Бүген исә мин тимер юллар аша атлый-атлый шул якка – «Нимич ягы»на чыгып киттем… Чыккач та анда, юлларга каршы, немецлардан калган беркатлы таш йортта райком бинасы. Кинәт уема килде, туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм, секретарьлардан берәрсен очратып булмасмы?.. Урам ишектән кердем, эчкәре уздым, тынлык, берәү дә юк кебек, ләкин бар икән – беренче секретарьның алгы бүлмәсендә бер кыз бала машинкасын әкрен генә тыкылдатып утыра. «Хуҗа үзе мондамы?» – дип сорадым. «Монда», – диде кыз. «Керергә рөхсәтме?» Кыз мине белә иде инде. Шулай да ул башта үзе кабинетка кереп чыкты, аннары миңа рөхсәт итте.

Ул елларда, ягъни илленче елларның ахырында – алтмышынчы елларның башында Дәүләкәннең беренче секретаре таза, киң җилкәле, ир уртасы кеше – иптәш Тартыков иде. (Соңыннан аны Уфага авыл хуҗалыгы министры итеп күчергәннәр дип ишеттем.) Иптәш Тартыков безнең Татарстанда да күпмедер торып, эшләп киткән кеше икән. Ул мине әйбәт каршы алган иде. Бу юлы да ачык йөз күрсәтте, урыныннан торып кул да бирде. Утырдык, сөйләшеп киттек. Сүз башы итеп дигәндәй, мин иптәш Тартыковның якшәмбе көнне дә райкомга килеп утыруына бераз гаҗәпләнү белдердем.

– Нишлисең, өйрәнелгән, гадәткә кергән, – диде ул, ике кулын җәеп. – Срочный эш булмаганда, бөтен аппаратка ял бирәм, ә үзем менә өйдә утыра алмыйм, киләм шушында – аулакка!..

Шулай башланып китте безнең әңгәмә. Сүз нәрсә турында? Билгеле инде, беренче секретарь белән перспектива – киләчәк турында. Иптәш Тартыков менә шул хакта бик мавыктыргыч итеп сөйләгән иде. Күп еллар узганнан соң мин аның сөйләгәннәрен хәзер инде искә төшерә алмыйм, ләкин шулай да ике моменты ничектер хәтердә сакланып калган. Берсе – тугайларны сөреп, кукуруз чәчү мәсьәләсе иде. Мин, бераз килешмичәрәк, тугайлар печән бирә бит, элек Дим буйлары печән чүмәләләре белән чуп-чуар була торган иде, дигәч, ул көлемсерәп, балага аңлаткандай, тугайда печән уңышы бик түбән булуын, кукурузның ике-өч мәртәбә күбрәк уңыш бирүен төшендерде. Билгеле, мин аңа ышандым, чөнки бу кукуруз «һөҗүме» башланган еллар иде, аннары бөтен ил күләмендә җәелгән «һөҗүм»нең инициаторы кем икәнлеге дә миңа бик мәгълүм иде.

Икенчесе – Дәүләкәннең үзе турында сөйләгәндә, иптәш Тартыков якын киләчәктә тугызар катлы йортлар салыначагын әйтте. Моңа да мин шактый гаҗәпләндем, Дәүләкән кебек кечкенә шәһәргә андый биек йортлар нигә кирәк икән дип уйладым. (Уфаның үзендә дә тугызар катлылар ул чакта яңа гына салына башлаган иде.) Ләкин күңелемдәге шигемне әйтеп тормадым. Хикмәте бардыр, җитәкчеләр белмичә эшләмиләрдер, дидем эчемнән генә, хәтта әле Дим өстенә карап тезелгән биек йортлар Дәүләкәнне бик матурлар дип сөенеп тә куйдым.

Минем яхшымы-начармы бер гадәтем бар, җитәкче кеше янына керсәм, вакытын күп алмыйм дип борчыла башлыйм. Менә хәзер дә мин сүземне чикләп, рәхмәтемне әйтеп кузгалырга булдым. Иптәш Тартыков та артык кыстамады, ләкин кайчанрак китүем белән кызыксынды, тагын шулай кергәләргә кушты. Шул чакта, инде урыннарыбыздан торгач, минем ничектер тәвәккәлләп беренче секретарьга әйтәсем килде:

– Сез гаеп итмәгез инде, – дидем, – мин әле бер нәрсәгә аптырап торам.

– Әйтегез, нәрсә икән ул?

– Әллә ни зур нәрсә түгел, ләкин шулай да… – дидем мин, әз генә икеләнеп. – Эш шунда, Казанга кайткач, якын дуслар миннән: «Дим кымызын эчтеңме?» – дип сораячаклар. Эчтем дисәм, ялганлау була, эчмәдем дисәм, ышанмаячаклар.