Хуш, болар барысы да, әлбәттә, бик әйбәт… Ләкин бит мин Дәүләкәнгә туган-үскән туфрагым дип кайтам. Барысыннан элек миңа аның халкы якын һәм кадерле булырга тиештер бит инде. Җире-суы, кырлары-яланнары, тугайлары-күлләре, ниһаять, бормаланып аккан Димкәе кадерле булырга тиеш… Яшьлегем хатирәләре белән бәйләнгән урамнары, йортлары, мәктәп, клуб кебек урыннары миңа аеруча якын, тансык булырга тиеш түгелме соң!.. Нәрсә калган шуларның барысыннан?.. Каршыда мәһабәт Ярыш тавы басып тора, якты Дим салмак кына ага, тугайда күлләр җәйрәп ята, кайткан саен мин аларга текә яр башыннан сокланып һәм уйланып карап торам, янә тагын Дим өстендә, хәтта ялгызым гына булса да, көймәдә йөрмичә калмыйм. Ләкин табигать үзе, никадәр генә бай, гүзәл булмасын, кешегә карата салкын, битараф бит ул – аның өчен синең кайтуың да, китүең дә барыбер түгелмени?! Кеше кайта аңа, кеше сагына аны, чөнки кешенең үткәне шушында калган, шушында саклана… Минем өчен дә ул шулай, мин дә кайтып Дим ярына басу белән гүя үткәнемә күчәм, үткәнемне күрәм. Бу ерактагы үткәннәр турында сүз алда булачак әле, тик хәзергә бер генә нәрсәне искә төшерү белән чикләнәсем килә: мәсәлән, без яшь чакларда, җомга көн саен егетләр-кызлар бер-ике көймәгә утырышып, гармун һәм мандолинага кушылып җырлый-җырлый, Дим өстендә күңел ачып йөри торган идек. Сез беләсезме икән су өстендә җыр-гармун тавышларының никадәр дәртле-матур яңгыраганын?! Яр башында утырган картлар, карчыклар да сихерләнеп тыңлый торганнар иде… Әйе, кайчандыр иде бу, ә менә хәзер егерме биш ел буена кайтып-китеп йөрим, әмма Дим өстендә бер генә тапкыр да җыр, гармун тавышы ишеткәнем юк!.. Беткән, онытылган бу матур гадәт, ләкин аның каравы моторлы көймәләр ярларны ишә-ишә колак тондырып чабалар.
Әйе, үзгәрешләрнең төрлесе була – куандырганы да һәм уйландырганы да. 1969 елны туган көнемне үткәрергә кайткач, мине озата килгән Илдар Юзеев һәм Вәзих Исхаков белән бергә Дәүләкәннең башкорт интернатында, аннары мин укыган татар мәктәбендә булган идек. Дәүләкән ул борыннан ук үзенә күрә бер мәгърифәт оясы иде. Революциягә чаклы ук инде анда зур мәдрәсә бар иде, ир һәм кыз балалар өчен аерым җәдит мәктәпләре бар иде, бу мәктәп-мәдрәсәләрдә читтән дә килеп укый торганнар иде. Совет дәверендә исә монда педагогия училищесы һәм авыл хуҗалыгы техникумы яшәде, ә хәзерге вакытта республика күләмендәге механизаторлар мәктәбе эшләп ята. Билгеле ки, уку-укыту эшләренә безнең дәүләт бик зур әһәмият бирә, яшьләргә урта белем бирү инде ул закон белән кертелгән чара. Ләкин, ни гаҗәп, Дәүләкәндәге әлеге җитмеш-сиксән ел яшәп килгән татар мәктәбе кай арададыр бетерелгән, юк инде ул хәзер. Бу да бит үзенә күрә бер үзгәреш!
Тагын нәрсә әйтәсем калды?.. Утырам һәм уйланам. Дәүләкән миннән еракта… Онытырга вакыт түгелме икән инде үзен? Беренче тапкыр бу кечкенә шәһәрдән чыгып китүемә дә ничәмә дистә еллар тулып узды. Шулай булгач, аның миннән ераклаша һәм ятлаша баруы бик табигыйдер инде. Кайтып киткән саен мин бу хәлне ныграк тоям да түгелме соң?! Хәмит тә үлгәч, минем анда очрашып, сөйләшеп йөри торган бары ике кешем калды – Гомәр дә Әхтәм… Тагын сиксәнгә җиткән Муллагали абзый белән Зөләйха апа янына кереп, күрешеп чыгам. Башка юк, хәер, булса да безнең аралар шулкадәр ераклашкан, очрашып күрешү кирәклеген алар да, мин дә тоймыйбыз… Әнә шулай үзгәрә икән авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә!
Әмма шуңа карамастан минем Дәүләкәнне оныта алганым юк. Соңгы елларга кадәр ул гел искә төшә торды, һаман мине үзенә тартты. Һәм мин форсат чыккан саен йә электричкада, йә машинада чакырылмаган кунактай барам да төшәм: «Әссәламегаләйкем, без менә тагын килеп җиттек!» Йә, гаҗәп түгелме?.. Баштарак әле Дәүләкәнгә бөтенләй күчеп кайтмаска микән дип уйлап куйган чакларым да булды. Ләкин мин мондый теләкнең ялгышлыгын һәм кирәксезлеген бик тиз аңладым, чөнки кайчандыр үскән, яшәгән, ярты халкы диярлек таныш булган җирдә хәзер инде бер килмешәк төсле соңгы гомереңне ялгызлыкта үткәрүе һич тә кызыклы булмас иде.
…Юк, шулай да нәрсә тарта, нәрсә бәйли соң мине һаман да бу җиргә?.. Менә шуны бик аңлыйсым килә. Минем шикелле Дәүләкәндә үсеп-яшәп тә читкә китүчеләр аз түгел, Уфаның үзендә генә күпме алар. Ләкин шушы соңгы егерме ел эчендә берәрсенең кайтып күренгәне бармы? Юк бит… Хикмәт нәрсәдә соң?.. Әллә бик рәхәттә уздымы минем монда яшәгән чакларым?.. Һич тә алай түгел ич! Дәүләкәннең мине рәнҗеткән, елаткан чаклары да аз булмады – бигрәк тә үсеп егет булгач, ул миңа шактый газаплар китерде. Ләкин бик күптән булган хәлләр бит алар, онытырга да вакыттыр инде, начарын гына түгел, хәтта яхшысын да!.. Хәер, яхшысы онытылмый, әйтик, балачак, әйтик, иртә яшьлекнең беренче өметләре, беренче татлы хыяллары, беренче мәхәббәт газабы – болары саклана, болары онытылмаячак. Әйе, искә төшкәндә сагындырган, уйландырган, үкендергән хатирәләр!.. Менә шул хатирәләр эзеннән Мәҗнүн шикелле йөрим, ахрысы, мин… Бүтәнчә ничек аңлатыйм?.. Әгәр шулай икән, димәк, ул хатирәләрнең үзләренә дә чират җитте дигән сүз.