1918 елның җәй башында без Борһан абзыйларга күрше булып күчтек. Аларның ишегаллары бик иркен иде, яшел чирәм иде, һәм шул чирәмдә, төрле төстәге чәчәкләр шикелле, бик пөхтә киенгән балалар йөгерешеп уйнап йөриләр иде. Бу балалар бер дә урамга чыкмыйлар иде, мин дә аларга керергә һич тә кыймый идем (капкалары да һәрвакытта бикле була торган иде), исемнәрен дә белмим, бары койма ярыгыннан гына аларны бик кызыксынып күзәтә идем. Шул чакта ук инде араларыннан берсе – озын кара толымлы, нечкә кара кашлы, алсу-ак чырайлы өлкәнрәк кызлары – минем игътибарымны үзенә бик нык җәлеп тә иткән иде. Соңыннан мин бу Һаҗәр исемле кызга үлә язып гашыйк та булдым.
…Борһан абзый үзе кечерәк буйлы, җыйнак кына бер кеше иде. Бик пөхтә һәм чиста киенеп йөри иде. Аз сүзле, тыныч, горур – шулайрак күренә иде ул миңа. Унсигезенче елның җәендә таш магазины эшләгән булса кирәк, чөнки минем күз алдымда шундый бер күренеш бик ачык саклана: кичкырын урам уртасыннан Борһан абзый зур улы Галиулла белән, матурлап бәйләгән төргәкләр күтәреп, ашыкмыйча гына кайтып киләләр. Икесе дә бик шәптән киенгәннәр: Борһан абзыйның өстендә яхшы материалдан озын кәзәки, башында каракүлдән кырпу бүрек, ә Галиулла өстендә бик килешле тужурка белән чалбар, башында киң читле йомшак фетр эшләпә. Әйтергә кирәк, Галиулла төскә дә бик чибәр һәм аяк атлаулары да аның бик көяз иде. Ишегалдындагы вак балалар, аталарының кайтыр вакытын белеп, барысы да урамга йөгерешеп чыгалар, шаулап каршы алалар, әтиләре белән абыйларына тотынып, шунда ук кереп тә китәләр. Капка ябыла, аркылы агачын яңадан шылдырып куялар, шуннан бер мәлгә ишегалды да тынып кала.
Бер уңайдан Борһан абзыйның үзе турында өстәп шуны да әйтәсем килә: бу аз сүзле кеше Дәүләкән купецлары арасында бердәнбер балыкчы иде. (Купец балыкка вакыт әрәм итәме соң!) Җомга көннәрен кибетләр ябык чакта, ул, озын кармакларын алып, берәр малаен ияртеп, көймәсе белән Дим үренә балыкка китә торган иде. Билгеле, аның бу һәвәслеге балыкны үзе тотып ашарга яратканнан гына булмагандыр инде. Төрлесен күргән кеше, бигрәк тә соңгы елларда күпне кичерергә туры килде аңа (бу хакта сүз булыр әле), бәлки, ул тын гына бөтерелеп аккан Дим ярында утырып үзенә җан тынычлыгы тапкандыр. Ә җан тынычлыгы кемгә генә кирәкми ул?!
Хәзер икенче күршебез, бездән өстәрәк урам аша гына торган Гатаулла картка күчик. Ул хәзерге Арча районы Чиканас авылында туып, яшьли ятим калып үскән кеше. Үз авылында өйләнгәннән соң, яшь хатынын ияртеп, башкорт якларына бәхет эзләп чыгып киткән. Чуенчы авылыннан ерак түгел, Йосыф исемле бер байның утарында унбиш ел үзе дә, хатыны да ялчы булып хезмәт иткән. (Чуенчы – Дәүләкән районындагы зур бер татар авылы.) Димәк, бу очракта да бер үк язмыш: нужадан котылу өчен иленнән чыгып китү, кайдадыр еракта кемгәдер ялланып эшләү, искиткеч тырышлык, чыдамлык күрсәтә белү һәм шул рәвешчә, байга ярап, үзенә юл ачу… Утарда унбиш ел тир түккәннән соң, Гатаулла карт (хәер, ул чакта әле ир уртасы) гасыр башында Этколга күчеп килә һәм, шул ук Йосыф бай ярдәме белән сату итәргә тотына. Ләкин крестьян эшен дә ташлап бетерми: башкортлардан арендага җир алып иген дә игә, берничә баш ат, сыер, сарыклар да асрый. Бу вакытта инде аның бер-бер артлы үсеп килгән өч малае да була. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигәннәр бит. Бу акыллы мәкаль, әйтергә кирәк, картның үзенә дә, малайларына да бик тә туры килә. Күп тә үтми, Гатаулла абзый Эткол урамында чибәр генә йорт та торгыза, ишегалды буйлап таза каралтылар да эшләтә һәм базар мәйданында таштан кечерәк кенә кибет тә салдыра. Хәзер инде аны да «Гатаулла купич» дип кенә йөртәләр, хәлбуки, ишетүемә караганда, төп капитал Йосыф байныкы булган диләр иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ярлы бер татарның «купич»ка әйләнүен шулай ук Дәүләкәндә сәүдә эшләренең нәкъ кыза башлаган чагына туры килүе белән генә аңлатырга мөмкин. Билгеле, кеше үзе дә шуңа, һичшиксез, сәләтле булырга тиештер инде.
Яки менә Шәймәрдән Гайнетдиновны алыйк. Бу да башкорт җиренә Балык Бистәсеннән кечкенә кабык арба тартып килгән кеше. Башта кургаштан ясаган алка, йөзек, беләзек кебек нәрсәләр сатып йөргән. Баегач, Этколның нәкъ уртасында асты таш, өсте бүрәнәдән таза йорт салдырган, йорты белән янәшә, шулай ук таштан, махсус китап кибете дә ачкан. Кибетнең ишеге сырлы тимер калайдан – шылдырып кына югары күтәрелә торган иде. Бу йорт белән кибет фоторәсеме Казанның «Заман» календаренда реклама рәвешендә басылып та чыккан булган. Календарь битендәге бу рекламаны күптән түгел мин үзем дә күрдем: чибәрләп эшләгән урыс капканың бер ягында ике катлы яшел йорт, икенче ягында тимер ишекле таш кибет. Ә йорт белән кибет арасында тройка костюм, кара кәләпүш кигән, кулларын чалбар кесәсенә тыккан Шәймәрдән абзый үзе басып тора. Казан каласының атаклы бер бае диярсең.