Ләкин Шәймәрдән агайның төп сәүдәсе базар мәйданындагы икенче таш магазинында иде – анда өч-дүрт приказчик кызыл мал һәм галантерея белән сату иттеләр. Әнә шулай баеп киткән Шәймәрдән Гайнетдинов та, ягъни ул да шактый «түбәннән күтәрелгән» купич!.. Әмма гомере кыскарак булды бу купичның, 1918 елны Уфада, вакыты җиткәнен белгән шикелле, тифтан үлеп киткән, бичара! Шуңа күрә мин аны юньләп хәтерләмим дә диярлек.
Ә менә кайчандыр аның приказчигы булган Минһаҗ абзыйны мин инде бик яхшы беләм. Ул атакайның якын дусты иде, озак еллар башта Дәүләкәндә, соңра Казанда бергә аралашып гомер иттеләр.
Минем кулыма Минһаҗ абзыйның үзе турында язып калдырган истәлеге кергән иде. Шактый кызыклы язма. Тик мин ул язмадан үземә кирәк кадәресен генә чүпләп алырга мәҗбүрмен.
Минһаҗетдин Шәрәфетдин улы Әминов элекке Мамадыш өязе Бучирмә авылында дөньяга килгән. Атасы – авылның атсыз-тунсыз бер фәкыйре, бары ике имана җир биләгән, көзен-кышын шахтага китеп эшләгән. 1891 елны каты ачлык килгәч, Шәрәфетдин агай, җиде яшьлек Минһаҗетдинне җитәкләп, башкорт ягына чыгып китә. Пароходка утырырлык рәтләре булмагач, болар алты йөз чакрым араны җәяүләп кенә үтәләр. Әмма кечкенә Минһаҗетдин еш кына арый, атасы аны җилкәсенә атландырып та баргалый, берәр атлы куып җитсә, шуңа да утыртып җибәргәли. Ат хуҗасы берничә чакрым киткәч, малайны төшереп калдыра – Минһаҗетдин юл буенда елый-елый атасын көтеп ала… Әнә шулай салкын кара көздә бик җәфа чигеп, арып-ачыгып, кайбер авылларны узганда хәер дә сорашкалап, ахырда болар Эстәрлетамакка барып җитәләр.
Ул елларда бу кечкенә өяз шәһәренең иң зур байлары Үтәмишевләр булган – Шәрәфетдин агай бераз хәл алганнан соң әнә шул байларга дворник булып эшкә керә. Үтәмишевләрнең ятим балалар өчен ачкан мәктәпләре дә бар икән – атасына ияреп килгән кечкенә Минһаҗетдинне менә шунда урнаштыралар. Икенче елны Шәрәфетдин агай Бучирмәдән хатыны белән дүрт баласын да Эстәрлетамакка китертә. Котыйчык шикелле кечкенә фатирда укмашып дигәндәй тора башлыйлар. Минһаҗетдиннең әнисе Бибифатыйма җиңги дә шул ук Үтәмишевләрдә көнозын эшләп йөри, бер апасы да байның кияүләренә асрау булып керә – шулай итеп, болар, ниһаять, авыр нужадан чыгалар. Һәрхәлдә, тамаклары туя.
Әйтергә кирәк, Үтәмишевләрнең сәүдә эшләре бик киң җәелгән була. Ашлык та җыеп озаталар, чәй-шикәр сәүдәсе дә алар кулында, керосин, тоз, ташкүмер белән дә сату итәләр, шуның өстенә Уралның төрле завод-рудникларында һәм Әлшәй, Ыслак, Дәүләкән кебек базарлы авылларда кибетләр дә тоталар. Бөтен җирдә махсус куелган кешеләр эшли, ә Үтәмеш бай үзе шуларны карап, тикшереп кенә йөри.
Бай, Шәрәфетдин агайның бик тырыш, гадел кеше икәнен күреп, аны үзенә даими кучер итеп куя. Яңа кучер аллы-артлы итеп яхшы атлар җигелгән ябык чанада (повозкада) байны әлеге «точкаларга» йөртеп кенә тора. Әмма кышның бер суыгында Шәрәфетдин агай кулларын өшетә, озак төзәлә алмыйча җәфалана, ахырда ике кулының да урта бармакларын кисәләр. Мәгәр сәламәтлеген бер сындырган кеше, күрәсең, мантый алмый инде. Шәрәфетдин агай да, чынлап авырый башлагач, 1901 елны, семьясын алып, үзенең Бучирмәсенә кайтып китә. Һәм шул ук елны туган-үскән җирендә вафат та була. Ә Минһаҗетдин Эстәрледә кала. Аңа инде унҗиде яшь, үз көнен үзе күрергә тиеш. Үтәмишевләр аны Дәүләкәндәге тоз, керосин, ташкүмер складына «баш» итеп җибәрәләр. Хезмәт хакы аена ун сум – Минһаҗетдин шуның алты сумын авылга, әнисенә җибәреп тора. Атасы кебек тырыш, гадел булганга күрә, байлар ел саен аның хезмәт хакын бер-ике сумга арттыралар, ул да ел саен әнисенә акчаны арттырып җибәрә, чөнки дүрт ятим анда, әнисе кулында, кош балалары шикелле көтеп кенә торалар.
Шик юк, Минһаҗ абзый кайчан да булса үзе дә «купичлык»ка чыгарга хыялланган булырга тиеш. Ул заманда бу һәрбер өлгер, уңган приказчикның хыялы иде. Әмма ләкин Минһаҗ абзыйның хыялы гамәлгә ашарга өлгергәнче, ул арада 1917 елның революциясе дә килеп җитә.
Шулай да нэп вакытында Минһаҗ абзый һәм аның үзе кебек элекке приказчиклардан алты кеше, «Алга» исеме белән ширкәт төзеп, Басыйр купец магазинында бер биш-алты ел гөрләтеп сату итеп калдылар. Шуннан соң инде хосусый сәүдә эшләре сүнде, бетте, һәм Минһаҗ абзый да үзенең асылына кайтты. Ягъни яңадан хезмәт кешесенә әйләнеп, калган гомерен төрле урыннарда эшләп уздырды.
Минһаҗ абзыйның үзе язып калдырган бу тарихы Казан якларыннан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татар өчен бик характерлы дип әйтәсем килә. Дәүләкән купецларыннан кемне генә алма, аның тарихы әнә шулай башлана. Хәер, бер Дәүләкәндә генә түгел, күп җирләрдә моның ише хәлләрне күрергә була. Шул ук Үтәмишевләр дә бит хәзерге Балтач районы Мәчкәрә авылыннан, ә Уфа миллионерлары Нәзировлар исә Казан арты Битаман авылыннан чыккан кешеләр. Әмма болар башка, болар инде җәеннең бик эреләре!