Авыр еллар, ике балалары бар, ничек укыганнардыр да ничек яшәгәннәрдер, Хода белсен! Ә укуны бетергәч, яңадан шул ук иске, изге эшкә: Габдрахман абзый – Уфаның бер башлангыч мәктәбендә мөдир, Мәрзия апа исә шунда ук рус теленнән гади укытучы. Бу эштә инде аларның гомерлеккә «чәчләре чәчкә бәйләнгән»!
Илленче елларның уртасында, беренче мәртәбә Уфага кайткач, мин Габдрахман абзыйны электән үк таныш урамнарның берсендә, баракка охшаган озын агач йорттан эзләп таптым. Бераз гаҗәпләнеп, әмма бик сөенеп каршы алды ул мине… Миңа да гаҗәпләнергә туры килде: авыр еллар Габдрахман абзыйга да тирән эзен салып узган икән. Аннары үсеп җиткән ике улының Шамил исемле зуррагы фаҗигале рәвештә үлгән дип тә ишеткән идем. Әйе, хөрмәтле укытучым шактый ук картайган да, суырылган да, йөзе дә саргайган, күзләре дә эчкәрәк бата төшкән, ләкин үзе әүвәлгечә дәртле сөйләшә, елмая, сораша, әмма үз хәсрәте турында ник бер сүз әйтсен!.. Минем әдәбиятта яңадан күренә башлаган чагым иде, шуны белгәч, чын ихластан куанды ул… Без сөйләшеп утырган бүлмә бик тыгыз иде. Унике квадрат метрда дүрт кеше – үзе, Мәрзия апа, өйләнгән улы белән яшь киленнәре торалар. Ике карават (берсенә чаршау корылган), уртада өстәл, урындыклар, ишекнең бер ягында савыт-сабалар өстәле, икенче ягында киемнәр элгече – кыскасы, борылыр урын да юк. Мондый шартларда тору өчен нинди сабырлык кирәк!.. Уллары Искәндәр – урман хуҗалыгы институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч. Ул, билгеле, квартир алу хәстәре артыннан йөри башлый. Шул арада Габдрахман абзый да авырып китә… Аны күбрәк килене карый – килен үзе, врач булу өстенә, бик кече җанлы, бик итагатьле кыз булып чыга. Шактый көч һәм вакыт сарыф итеп йөргәннән соң, аларга, ниһаять, өч бүлмәле квартир бирергә булалар. Шул чагында Габдрахман абзый улына әйткән:
– Искәндәр улым, әллә сабыр итеп торабызмы? Юеш подвалларда торучылар да бар бит әле, алардан элек яңаны алу безгә килешмәс! – дигән.
Соңыннан моны ишеткәч, минем дә ачынып әйтәсем килде: «Их, мөгаллим, мөгаллим, шулхәтле дә изге җан булырга ярыймы соң бу заманда?! Куй, йә кешеләрнең ачуын китерерсең!..»
Яңа квартирга күчкәч, Габдрахман абзый бер генә ел торып калган. Белмим, бу кыска гына вакыт эчендә ул иркенрәк квартирда торуның рәхәтен әзрәк татый алды микән, әллә, булмаса, һаман да шул «подвалларда яшәүчеләр»дән тартынып-оялып дөньядан китеп барганмы?!
Ә менә Мәрзия апа Габдрахман абзыйга караганда озын гомерле булды. Улы белән килене тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәп, ул сиксән биш яшенә җиткәч дөнья куйды… Әйе, яхшылар да, начарлар да иртәме-соңмы бу дөньядан китәләр. Начары кеше буларак шунда ук онытыла, ә яхшысы гомер буена диярлек онытылмый. Әгәр аның кайбер сыйфатларын балаларында да күрсәң, кешеләргә ничектер ышаныч арта, тормыш үзе дә яктырак, рәхимлерәк булып күренә башлый. Быел Уфага кайтып, Искәндәр белән очрашкач, мин әнә шундый бик әйбәт, тансык, кадерле бер хис кичердем.
Гатаулла бабайның иң кече улы Хәбибрахман миннән өч яшькә олырак. Габдрахман абзый белән Хәбибрахман арасында туган балаларның үсеп, тәмам егет һәм туташ булып җиткәч кенә үлеп китүләрен әйткән идем инде… Ул заманда ике төрле чир – чахотка белән тиф – яшьләрне аеруча кырды. Картның да ике улын тиф, ике кызын чахотка алып китте. Бер сабыйны югалту да хәзер ата-ана өчен зур фаҗига, ә тап-таза егетләр белән буй җиткән кызларны югалтуның хәсрәтен ничек кенә күтәрергә мөмкин икән?! Әйе, искиткеч чыдам булган ул чакта картларның йөрәге!..
Хәбибрахман үзе дә балачактан ук тазалыкка туймады. Аның бер аягында сөяк туберкулезы иде, шуның белән ул берничә ел азапланды, берничә мәртәбә озак-озак кына больницада да ятып чыкты. Малай чагында аңа чабып, уйнап йөрергә күп туры килмәде. (Хәлбуки, әйтүенә караганда, чабарга бик яраткан.) Безнең уйнаганны да ул капка төбенә чыгып, култык таякларына таянып, баганага сөялеп, читтән генә бик кызыгып карап тора иде. Менә шул авыруы аркасында, гәрчә урам аша гына торсак та, мин Хәбибрахманның малай чагын юньләп белми дә, күрми дә калдым. Тик бер тапкыр Дәүләкән читендәге больницага, кемнәргәдер ияреп, аның хәлен белергә баруымны гына әзрәк хәтерлим. Әмма аның каравы без икебез дә 1925 елны Казанга барып, шунда очрашкач, бик якынаеп, дуслашып киттек. Һәм бу дуслык гомеребез буена һич сүрелмичә, өзелмичә дәвам итте. Һәм хәзер дә шулай дәвам итә!
Больницада яткан чагында аның аягын кисмәкче дә булганнар, ләкин ул кисәргә бирмәгән аягын. «Үләсең!» – дигәннәр аңа. «Үз аягым белән үләм», – дигән ул… Торып-торып шуңа исе китә һәм куана Хәбибрахман хәзер дә: «Миңа бит унике генә яшь иде, ничек акылларым җиткән!» – ди. Аяк әкренләп булса да төзәлә, тик Хәбибрахман әзрәк аксый торган булып кына кала. Җитмеш биш яшьлек картым рәхәтләнеп йөрү генә түгел, дәрте килсә, яшь ханымнарның биленнән алып, танцевать та итеп җибәрә.