Әзрәк читкә тайпылдым шикелле. Хуш, мин бит әле Кырымда, Хәбибрахманның кунагы… Санаториеның ремонтка ябылган чагы икән, ял итүчеләр юк, миңа ул бик чибәр бинадан бик шәп җиһазлы иркен бер бүлмә бирде, шушында рәхәтләнеп тор, ял ит, диде. Үзе ул ремонт эшләре белән төрле якка гел йөреп тора иде. Ләкин күрә: миңа аңардан башка бер дә күңелле түгел, шуннан соң кая гына барса да, ул мине үзеннән калдырмас булды. Ул елларда машиналар күп түгел иде әле, шулай да Хәбибрахманның персональ машинасы бар иде. (ЦК санаториеның баш врачы бит!) Утырабыз да китәбез. Монда юллар әйләнмәле дә борылмалы. Бер якта киерелеп яткан зәңгәр диңгез, икенче якта текә-текә кыя таулар… Күп йөртте Хәбибрахман мине, Кырымның бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Әмма бу йөрүләрнең минем өчен иң әһәмиятлесе – Галимҗан Ибраһимовны күреп китү булды. Авыру әдипне Хәбибрахман бер-ике тапкыр үз санаториена алып, дәвалаган-караган, шуның аркасында алар арасында бик әйбәт якын мөнәсәбәт тә урнашып калган. Ялтага барган саен Хәбибрахман әдип янына кереп, хәлен белеп чыга торган иде. Минем китәр вакыт якынлашкач, ул мине дә, кыстый-кыстый, Галимҗан ага янына алып керде. Бу турыда мин «Әдипнең терелеп кайтуы» дигән мәкаләмдә язган идем инде, шул сәбәпле яңадан кабатланасым килми, тик шуны гына әйтергә тиешмен ки, олы әдип белән күрешү-сөйләшү һәм аның шул чактагы кыяфәте минем хәтердә гомерлеккә диярлек сакланып калды. Күңел түрендәге бер хәзинә дияр идем мин моны… Хәбибрахман мине ике айга якын җибәрмичә үзендә тотты, төрле очрашулар да (мәсәлән, Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзинә белән) аз булмады, ләкин боларны искә төшерә башласам, бик читкә кереп китәрмен дип куркам. Сүз Дәүләкәннән ерак китмәскә тиеш.
Әйткәнемчә, Хәбибрахман бөтен гомерен санаторийларда эшләп уздырды. Соңгы бер егерме елын Звенигородтагы МК санаториеның баш врачы булып эшләде – бары җитмеш яшенә җиткәндә генә пенсиягә чыга алды. Бу санаторийның бинасы да иске заманның бер бай аристократыннан калган, зур парк эчендәге ак колонналы бик шәп сарай. Бирегә килеп ял итүчеләр дә карт большевиклар белән югары урындагы работниклар – үзенә аерым бер контингент дияргә була. Егерме ел буена шушы «контингент»ка ярар өчен баш врачның ниндирәк кеше булырга тиешлеген сөйләп тору артык, минемчә. Әмма шунысы гыйбрәтле: бу зур санаторийда ул бердәнбер татар, ләкин бөтенесе аңа түбәнчелек белән «Хәбиб Гатауллович» дип кенә торалар. Шушы үзе генә дә кешенең эштәге авторитетын гына түгел, аның кайбер башка якларын да аңлатса кирәк. Ул – РСФСРның атказанган врачы.
Хәбибрахман белән минем дуслык, күргәнебезчә, бик борыннан килә. Бу дуслык һәрвакытта бик саф, бик җылы булды, аңа бервакытта да әз генә дә кер-тап төшмәде. Мәскәүгә яки Малеевкага барсам, без очрашмыйча калмыйбыз: йә мин аның янына барып чыгам, йә ул үзе минем янга килә. Серләребез килешә, сөйләшеп туймыйбыз – өч көн тоташтан сөйләшсәк тә, сүзебез бетмәс кебек. Ул миңа бик әйбәт киңәшләр бирә, аеруча сәламәтлекне ничек итеп саклау турында, тик мин, юньсез, аның әйткәннәрен үти генә белмим… Хәбибрахман ул, гомумән, бик ярдәмчел, агасы Габдрахман абзый кебек, шулай ук атасы кебек тә дип өстисем килә. Гадәттә, без бит купецта кешелек сыйфаты күрергә өйрәнмәгәнбез, әмма шушы Гатаулла «купич», егерме беренче елның коточкыч ачлыгында тәмам үлем чигенә килеп җиткән тол хатын Лотфия җиңгине ике малае белән үзенең йортына кертеп, аларга җылы урын бирә, ризык бирә. Ике малайның олысы – Фәтхелислам, кечесе – Миңнеислам; аталары исә грузчик Мансур агай 1918 елны тифтан үлгән. Лотфия җиңги бик юаш, бик тыйнак бер хатын иде, бичара! Хәерчелек баштан ашкан, җөйләре сүтек ике мендәрдән һәм сәләмә юрганнан башка һичниләре юк – менә шуларны Гатаулла карт ач үлемнән коткарып кала.