Фәтхелислам да, Миңнеислам да минем бергә үскән дусларым иде, алар турында алда сүз булачак әле. Тик бу урында әйтәсем килә: алар соңыннан кем булып, нинди дәрәҗәгә ирешсәләр дә, Гатаулла бабайларын бервакытта да онытмадылар. Чөнки кемгә бурычлы булуларын бик яхшы аңлыйлар иде.
Купецларның Гатаулла карт кебек ярлылыктан байлыкка ирешкәннәре рәхим-шәфкатьтән бер дә мәхрүм түгелләр иде – мин моның мисалларын ишетеп тә, күреп тә беләм. Аннары кеше нинди сынаулар аша үтә һәм ничек үтә – шуны да онытмаска кирәк. Утызынчы елларның башында Гатаулла картны йортыннан чыгаралар, ләкин ул бүтәннәр шикелле Дәүләкәнне ташлап китми. Төнге каравылчы булып эшкә керә, ә көндезләрен заготконтораның атларын карый. Эш-хезмәт – аның стихиясе, күргән, татыган ул аны, шул сәбәпле «купич»лыктан кире кара эшкә күчү аның өчен зур бәхетсезлектән саналмаган… Хатыны Рокыя апай да тегү артелендә эшли, ударница дип аны газетага да мактап язалар. Шулай яшиләр алар. Карт сиксән биш яшенә хәтле эшли, аннан пенсия ала башлый. Туксаннан да узып китә ул! 1937 елны мин аны Кырымда күргәндә (Хәбибрахман янына кунакка килгән чагы), аңа җитмеш җиде яшь иде. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар, шуңадыр, ахрысы, ул бөтен торыш-килбәте белән каты агач тамырын хәтерләтә иде. Хәбибрахманның әйтүенә караганда, бабай, бәлки, йөзгә дә җиткән булыр иде, ләкин, бәхетсезлегенә каршы, кышкы томанлы көннәрнең берсендә ул, тимер юл аша чыкканда, поездга тапталып һәлак була… Чиканастан бәхет эзләп чыгып киткән ярлы татарның язмышы әнә шулай төгәлләнә.
Әйтергә кирәк, Дәүләкәннең нәкъ уртасыннан узган тимер юлда моның ише фаҗигале үлемнәр ара-тирә һаман булгалап тора икән, чөнки бу юлда хәрәкәт гаять көчле, озын авыр составлар биш-ун минут саен диярлек коточкыч тизлек белән бер-бер артлы үтеп кенә торалар. Кайткан чакларда мин моны үзем дә күреп, бик курыкканым бар. Дөрес, сугыштан соң шактый вакыт узгач, юллар аша биек тимер күпер салдылар, ләкин адәм дигәнең, күпергә менеп-төшеп йөрисе килмичә, хәтәр җирдән туры гына үтеп китәргә ярата… Һәм кайчагында авыр составның ажгырып килеп җиткәнен сизми дә кала…
Сүз моңарчы татар «купич»ларының балалары турында барды. Алар күп һәм барысы турында язып торуның, минемчә, кирәге дә юк. Шуңа күрә мин мисал өчен үземә бик яхшы таныш булган ике күршебезнең уллары белән генә чикләндем. Ләкин шулар мисалында да «купич» балалары турында билгеле бер нәтиҗә ясарга була.
Иң элек шуны әйтергә кирәк, сәүдәгәр балалары без кичергән заманның мәгълүм бер чорында «чит элемент» булып саналалар иде. «Чит элемент»ка эшкә керүе дә авыр, уку йортларының да ишекләре ябык иде. Шуңа карамастан аларның берсе дә сукбайга әйләнмәде, начар юлга кереп китмәде, кыскасы, юкка чыкмады. Дөрес, егерменче елларның ахырларында алар берәм-берәм каядыр китә, тарала башладылар һәм озак кына югалып та тордылар. Еллар узды, заманнар үзгәрде, чыгыш өчен кагулар да бетерелде, ниһаять, Бөек Ватан сугышы да үтеп китте. Менә шуннан соң «купич» малайларының исән калганнары берәм-берәм табыла башлады. Кайсы врач, кайсы инженер, кайсы сәүдә яки хуҗалык эшендә, күбесе партиягә дә кергән. Гаҗәп иде бу, бигрәк тә минем өчен, чөнки мин үзем дә шулар җөмләсеннән, ләкин алар кебек үземә тиз генә һәм ансат кына юл ера алмадым. Күрәсең, миңа караганда акыллырак булганнардыр инде. Һәрхәлдә, дөресен әйтергә кирәк, бу «купич» токымы, рус әйтмешли, чынлап та, бик «живучий», бик тырыш һәм сәләтле дә булып чыкты. Мисаллары җитәрлек. Фамилияләрен атау кирәк тә түгел.
Мин менә Дәүләкән купецлары турында шактый озын итеп сөйләдем. Чөнки татар халкының кая гына барсаң да очрый торган бу төркем кешеләренең язмышы шактый гыйбрәтле, моңарчы безнең мемуар әдәбиятында юньләп чагылганы да юк, шул сәбәпле алар турында белгәннәремне язып калдыру бер дә язык булмас дип санадым. Ләкин укучыларга минем бу язганнарым бер генә яклы булып тоелмасын өчен әйтәсем килә: һәр җирдәге шикелле үк, Дәүләкәндә дә сәүдәгәрләргә караганда хезмәт ияләре, әлбәттә, берничә тапкыр күбрәк иде. Алар турында хәзергә сүз бармый икән, моның сәбәбе бер генә: мин үскәндә яшәгән хезмәт иясенең язмышында зигзаглар юк диярлек. Революциядән соң аның язмышы бары яхшыга таба үзгәрде. Бу инде күп тапкырлар кабатланган хакыйкать. Ә китап, үзегез беләсез, күп кабатлауны яратмый.
ОЛЫ ЮЛ ӨСТЕ
Дәүләкәннең янә бер кызыклы ягы – авылга да охшамаган, кала да булып танылмаган, әмма бик җанлы сәүдә үзәгенә әверелгән шушы җирдә күптөрле милләт халкы яши иде. Башта әйткәнебезчә, аларны бирегә әлеге Себер тимер юлы төрле яктан тартып китергән. Төп халкы башкорт, аннары татар, рус, немец, яһүд, чуваш, тагын берән-сәрән һәртөрле милләт кешесе – хәтта монда үз йорты белән торучы чегән дә һәм Кавказ якларыннан килеп чыккан самавырлар ямаучы чиркәс тә бар иде. Чегәннең эше-кәсебе нәрсә булгандыр, белмим, ләкин бездән артык ерак та түгел урамга буй салынган шактый чибәр яшел йортын яхшы хәтерлим. Һәр елны бу чегән, кар китеп кырлар яшәргәч тә, ике атын киндер көймәле зур арбасына җигеп, шуңа әллә нихәтле төеннәрен һәм бер оя бала-чагасын төяп, каядыр читтә йөрүче үз чегәннәре янына чыгып китә, бөтен җәен шулар белән бергә бер таборда уздыра, тик салкын көз җиткәч кенә яңадан үз йортына кайтып керә торган иде.