Күп еллар узгач, без – олы яшьтәге ике агай – ниһаять, Уфада очраштык. Очрашуыбыз Дәүләкән «егетләренең» берсендә, күңелле генә бер мәҗлестә булды. Каршымда кечерәк буйлы, кап-кара чәчле, арык кына бер кеше утыра һәм мин аңа бик гаҗәпләнеп карыйм – шушымы кайчандыр минем белән бергә уйнап үскән Локманхәким?.. Ул бит тулы-түгәрәк кенә битле малай иде, гәүдәгә дә таза булмакчы иде – еллар, еллар әнә ничек үзгәртә икән кешене!.. Әмма иң гаҗәбе бу түгел әле. Минем хәтердә сакланган малай чагындагы ятимлек, нәүмизлек, мескенлекнең аңарда эзе дә калмаган. Хәзер ул үзен бик иркен, бәйсез тотучы, гаять җор, тапкыр сүзле, мәзәкчән бер кеше иде. Бөтен мәҗлес дәвамында кунакларны гел үз авызына каратып, өзлексез көлдереп утырды… «Кем син, Локманхәким?» дип сорау кирәкми дә иде, – дәүләт-байлык белән бәйләнгән үкенечле ачы язмыш күптән онытылган, ә хәзергесеннән исә ул мотлака канәгать! Мин башкача уйлый алмадым.
Дәүләкәндә икенче таза тормышлы башкорт безнең якын күршебез Арыслангәрәй агай иде. Нэп елларында аның өч-дүрт аты, бер кола айгыры, тагын күпмедер колын-тайлары бар иде. Ялгышмасам, ике бия бәйли иде, икеме-өчме сыер савалар иде. Тагын сарыклары, бәрәннәре… Хәер, кем санаган аларын?! Йорты урамга буй, кара-каршы салынган такта түбәле гадәти генә бер йорт. (Хәзерге механизаторларның йортларына җитми, һәрхәлдә.) Кара-каршы өйнең уртасында иркен генә өйалды, ишегеннән керүгә, сул кулда зур гөбе тора, бияне саугач та сөтен шул гөбегә кертеп салалар. (Чын булса, бияне көненә биш тапкыр савалар икән.) Һәм кергән-чыккан һәрбер кеше, бала-чагага хәтле, гөбедәге кымызны пешкәк белән бер-ике тапкыр гына булса да болгатып ала. Моны пешеләү диләр. Әнә шулай өзлексез пешеләп торсаң гына, кымыз тизрәк тә һәм шәбрәк тә булып өлгерә икән. Шуңа күрәдер инде, хәзерге башкорт өйләреннән аермалы буларак, Арыслангәрәй агай өеннән җәйнең эссе көннәрендә әчкелтем тәмле кымыз исе килеп тора торган иде.
Арыслангәрәй агай үзе дә эре-таза, нык кеше иде. Һәм табигате белән дә ул ачык, көр күңелле, шаян-шат бер кеше дә иде дип өстисем килә. Шуңа күрәдерме, без малай-шалай, хөрти генә кешедән курыксак та, бу пәһлевандай дәү кешедән бер дә курыкмый идек. Чөнки ул бөркет, без чебен, ә бөркет себен тотмай, диләр башкортлар үзләре дә.
Ул бервакытта да капка-койма буендагы сукмактан йөрмәс, бары урам уртасындагы ат юлыннан гына йөрер иде. Әгәр кызмачарак та булса, җилән чабуларын җилбәгәй җибәреп, бүреген күз өстенә төшереп, урамга сыймагандай шаулап, гайрәт орып, өенә кайта торган иде. Юлында очраган яшь бичәләргә шаяртып сүз катмыйча узмый ул, ә уйнап йөрүче малайларга туктап карап тора да ни өчендер бармак янап китә иде.
Шуның өстенә Арыслангәрәй агай бик маһир аучы да иде. Беренче кар төшү белән ул, киң күкрәкле, нечкә билле кола айгырын иярләп, озын саплы чукмарын биленә кыстырып, эчләре эчкә кереп беткән ике бурзаен ияртеп, бүре сугарга чыгып китә торган иде. Мин аның бүрене ничек итеп сугып алуын күптән инде «Бөреледә ниләр бар» исемле очеркымда язган да идем, шуңа күрә биредә яңадан кабатлап тормыйм. Кыскасы, агаебыз чыккан саен берәр бүрене ат койрыгына тагып алып кайта, тиресен тунап, озын колгага элеп, капкасына беркетеп куя: бу – дан билгесе! Үткән-сүткәннәр авызларын ачып: «Һи, Арыслангәрәй тагын бүре суккан лабаса!» – дип исләре китеп узалар, ә безнең ише малайлар, күшегеп, ачыгып бетсәләр дә, капка төбен ташлап китә алмыйлар – тере бүренең үзен күргәндәй, алар тәмам дөнья- ларын оныталар. Монда ниләр генә сөйләнми дә, нинди генә бәхәсләр купмый иде шул чакта!
Арыслангәрәй агай улы Таһирны да ундүрт-унбиш яшеннән үк үзе белән бергә ауга йөртә башлады. Таһир, әйткәнемчә, бүре сугарлык көчле, гайрәтле малай иде. Һәртөрле уенда, көрәштә, йөгерешүдә ул иң беренче – аны җиңгән яки узган бүтән малай безнең арада юк иде. Шуның өстенә ул бит Арыслангәрәй агайның җыен кызлары арасында бердәнбер төпчек улы, атасының куанычы һәм мактанычы, шуңа күрәдер инде, бәлки, Таһир шактый гарьчел малай да иде. Дөрес, үзе башлап тиктомалга берәүгә дә тими иде, әмма инде берәрсе аз гына аның ачуын китерсә, кинәт кызарып, шунда ук салып та җибәрә иде.
Без йорт аша гына күрше идек, бөтен малайлык чорыбыз Димдә, тугайда, урамда, мәктәптә бергә үтте. Егерме бишенче елны мин Казанга китеп бардым, ләкин һәр җәйне Дәүләкәнгә кайта торган идем. Бу инде безнең малайлыктан чыгып, егет булып килгән чагыбыз. Сагынышып очрашкач, тагын бергә йөрүләр, сөйләшүләр, күңел ачулар – хәзер инде, билгеле, мыек төрткән егетләрчә! Таһир кечкенә гармунда чибәр генә уйнарга да өйрәнгән, өстендә әйбәт тужурка, аягында күн итек, кызлар белән дә шаяргалый башлаган икән инде. Кыскасы, Дәүләкәннең бер шәп егете булмакчы иде, әмма ләкин кырыс заман аның язмышын тота да үзенчә хәл итә: утызынчы елларның башында Таһирны атасы белән бергә ерак Себергә озаталар. Шуннан соң инде без очраша алмадык.