Әйтергә кирәк, Дәүләкән башкортларыннан бүтән Себергә җибәрелүче булмады да шикелле. Һәрхәлдә, ишетергә туры килмәде. Миңа калса, Дәүләкәндә баеп киткән башкортларга караганда, бөлгәннәре күбрәк иде… (Монда сүз башлыча Этколның үзендә торучы башкортлар турында бара, ә төп Дәүләкән ул гади бер авыл, андагы башкортларны мин бик аз беләм…) Әмма бөлгенлек аларга революциягә чаклы ук килгән, чөнки кинәт башланган яңа шартларга күбесе тиз генә яраклаша алмаган. Җирен саткан, малын саткан, ә менә акчасын саклый белмәгән, ахрысы. Эткол кырыннан гына үткән тимер юл белән бит һәртөрле күз кызыктырырлык товар гына түгел, «ак патша»ның аракысы да килгән, «бива»ны да Дәүләкәннең үзендә үк ясый башлаганнар. Шулай итеп, ансат кына кулларына кергән акча тиз генә чыгып та киткән. (Күрәсең, рус яки татар кебек акчасын оборотка кертә белмәгән. Мәсәлән, Дәүләкәндә кибет ачып сату иткән бер генә башкортны да мин белмим, юк иде бугай.)
Бөлгенлеккә төшкәннәрен кайдан, нәрсәдән күреп була?.. Әйтик, менә яландай ишегалды, чыбык-чабык белән генә япкан читән абзарлар, абзар артында киртәләгән иркен утар – димәк, кайчандыр монда ишле мал кышлаган. Ә хәзер терлек юк, абзарлар буш, утар да буш, анда ята-ята череп туфракка әйләнә язган тирес кенә… Шушының ише «хуҗалыклар» безнең урамда ук бар иде. Ерак китмичә, мисал өчен, бездән урам аша гына торган Солтанай агай йортын алыйк. Янәшә ике йорт, берсе калай, икенчесе такта белән япкан – димәк, бу хуҗа кайчандыр таза тормышлы булган. 1918 елны без аларга күрше булып күчкәндә, Солтанай агай үзе юк иде инде. Тимергали исемле энесен аклар алып киткәннәр, ул шуннан кайтмады. Кызыл түбәле йортта Солтанайның бичәсе ике улы белән тора иде. (Такта түбәлесен бәләкәй ишегалды белән бергә ачлык елы алдыннан Хәсән исемле бер вак сәүдәгәргә сатканнар иде.) Тол хатын һәм ике үсеп килгән малай чибәр генә йортта калсалар да, шактый фәкыйрьлектә яшәделәр. Аларның инде бер сыердан башка бүтән терлекләре юк иде. (Бәлки, берничә сарыклары булгандыр.) Ә бит ихаталарының зурлыгына караганда, атлар, сыерлар, сарыклар кайчандыр монда аз тормаган… Күрәсең, Солтанай агай бу фани дөньядан аерылганда, барлык малын «очлап» бетерергә өлгергән инде. Аны бик эчкән диләр. Ә эчкән кешенең, кем әйтмешли, малы да бетә, үзе дә бетә.
Ике малайның берсе Мөхәммәтгали, икенчесе Муллагали исемле иде. Мөхәммәтгалинең бер аягы гарип иде, чатанлап йөри иде. (Исереп кайткан атасы моның кечкенә сабый чагында ялгыш аягына утырган дип сөйлиләр иде.) Шуңа күрәме ул бик нечкә күңелле, юаш кына бер малай иде. Безнең урам уеннарына юньләп катнашмый да, күбрәк ялгызы гына, кармак күтәреп, Дим буенда йөрергә ярата иде. Балыктан бәхете бар иде аның… Күрше-тирә малайлары әле яңа торып кына чыккан булалар, ә Мөхәммәтгали инде, талчыбыкка тезгән чабакларын, тараннарын күтәреп, яр буеннан чатанлый-чатанлый менеп тә килә торган иде. Тагын бер яшерен хикмәте – ул да булса, безнең бу тыйнак-сүзсез иптәшебез күптән инде шигырь язу белән дә мавыккан икән. Әйтергә кирәк, уеннан башканы белмәгән малайлар арасында утырып шигырь язу бик сирәк очрый торган хәл иде, булса да болай кызык өчен юри шаяртып кына, чөнки чынлап шигырь язу ул гади кеше эше түгел, аның өчен син йә Тукай, йә Гафури булырга тиешсең. (Мәктәптә безнең иң күп укыган һәм ятлаган шагыйрьләребез.) Ә Мөхәммәтгали менә юри түгел, чынлап язган, күңелендә аның шигърият чишмәсе ачылган, шуңардан моңсу-боек җанына юаныч та тапкан. Хәлбуки минем дә, ниндидер бер яшерен кодрәткә буйсынып, кыяр-кыймас кына «каләм тибрәтә» башлаган чагым иде. Һәм шушы уртак «серебез» аркасында без аның белән шактый якынаеп, дуслашып та киткән идек.
Минем күңелдә якты бер хатирә саклана. 1926 елның җәендә Фәтхелислам белән икәү Казаннан ялга кайткач, Мөхәммәтгалине дә ияртеп, без Дәүләкәндә элек бергә укыган иптәшебез Гобәйдулланың чакыруы буенча Мәрвәр утарына кунакка барырга булдык. (Мәрвәр – Гобәйдулланың атасы, утар хуҗасы.) Ләкин безнең уналты-унсигез чакрымдагы утарга җигеп барырга атыбыз да һәм арбабыз да юк иде. Шулай да Мөхәммәтгали, йөри торгач, кемнәндер ат тапты, ә мин ерак түгел күршебез Рәхимҗан «купич»тан, ялынып-ялварып дигәндәй, аның рессорлы тарантасын алып тордым. Шулай итеп, без өч шәкерт, биек тарантаска бәләкәй генә атны җигеп, җәйнең матур бер иртәсендә юлга да чыгып киттек. Башта егетләрчә бик кызу гына бармакчы идек, ләкин тискәре, ялкау атыбыз, безне тыңламыйча, күбрәк атлап кына барды. (Яратмады, ахрысы, «купич»ның биек тарантасын.) Без инде, кеше аты булгач, аны артык чыбыркыларга да кыймадык. Әмма барыбер озын юлыбызны күңелле-хозур гына үтеп, көн төшлектән авышканда, Мәрвәр утарына барып та җиттек.