Билгеле, тау башында укылган шигырьләрнең бер юлы да хәтердә сакланып калмаган һәм бу гаҗәп тә түгел. Күпме еллар узып китте ул чаклардан соң! Яшьлек белән картлык арасы кошлар да очып җитә алмаслык ара ул! Әмма шулай да менә хәзер әйтәсем килә: әгәр Мөхәммәтгали, үкенечкә каршы, бу дөньяны вакытсыз ташлап китмәсә, тора-бара аңардан, бәлки, чын бер башкорт шагыйре дә чыккан булыр иде. Инде шагыйрьлек барып чыкмаса, берәр төрле белем иясе булып китәр иде, чөнки ул, әйткәнемчә, укырга сәләтле, акыллы егет иде. Тик бичараны гариплеге һәм артык йомшак табигате харап итте булса кирәк.
…Кояш та җир читенә әкрен генә, тыныч кына якынлашып бара икән инде… Түбәндә күз җитмәс киңлекләр, ялан-басу түрләренә китеп югалган тар юллар; соры тузан бөтерелми бу юлларда, бөтен әтраф тын, саф, пакь – юк, белмәгәнбез ул чакта без моның чын кадерен, чын бәясен!.. Табигатькә без бик күнеккән идек, бик сирәк аңа соклана торган идек, хәзер генә ул сыкранып ах-вах иткән булабыз… Ахырда кузгалдык, шуа-шуа таудан төштек, инешнең салкын суында битләребезне чылатып алдык. Кайткач тагын дүртәү генә кичке ашка утырдык. Бая хыялларыбызны котыртып өлгергән туташлар бу юлы да безгә күренмәделәр. (Гобәйдулланың әтисен дә күрмәдек, өйдә юк икән, Чуенчы базарына киткән.) Шулай итеп, монда Гобәйдулла үзе генә хуҗа иде, үзе генә каршы алды, үзе генә әйбәтләп сыйлады һәм озатып та җибәрде. Әнә шулай узды безнең татар утарында бердәнбер кичебез. Икенче көнне иртәнге чәйдән соң, без инде рессорлы зур тарантаска җиккән бәләкәй атыбызда Дәүләкәнгә таба тырт-тырт кайтып бара идек.
Солтанай агайның икенче улы Муллагали исә бөтенләй башка «тип» иде. Яшькә минем чамада булыр, ләкин миңа аның белән бик аз аралашырга туры килде. Мәктәпкә йөрүен дә ачык кына хәтерләмим – йөрсә дә бер-ике кыш кына йөргәндер. Урам аша гына торуларына карамастан, Муллагалине юньләп күреп тә булмый иде. Безнең уеннарга да бөтенләй диярлек катнашмый иде. Кыскасы, аның укуда да, уенда да кайгысы булмады шикелле… Сәбәп нәрсәдә? Ә сәбәп башкорт малае өчен бик табигый дә бик гади: аңа бик каты «ат җене» кагылган иде, бар белгәне тик ат, ат, ат кына!.. Атлар кайда – Муллагали шунда, башка җирдән аны эзләмә дә! Хәлбуки аларның үз атлары юк иде. Шуңа күрә Муллагали көн саен диярлек Арыслангәрәй агай ишегалдында көн буе шуларның атлары тирәсендә чуала иде. Билгеле, аны куучы юк, атлар бар җирдә малай кешенең чуалуы бик табигый нәрсә, аңа юньләп игътибар да итмиләр. Шуның өстенә ул әле кул арасына керергә, үзенчә нидер эшләргә дә тырыша. Әйтик, хуҗаның үз улы Таһир урамнан керәсе килмәгәндә (уеннан аерылуы жәл!), Муллагали еш кына кола айгырга атланып бияләрне, тайларны Комачка сугарырга төшерә. Бусы инде аның өчен үзе бер бәйрәм! Һәм иң мөһиме – атлар аны таныйлар, аны үз итәләр – бу инде куаныч кына түгел, чын горурлык та!.. Әнә шулай үтә кеше ишегалдында, кеше маллары тирәсендә малайның көннәре.
1921 елның рәхимсез каты ачлыгы үтеп киткәч, ничектер шактый тиз арада илгә муллык килде. Моны Ленин керткән нэп (яңа экономик политика) нәтиҗәсе диделәр. Нәкъ шул елларда безнең Муллагали дә, ниһаять, атлы булу бәхетенә иреште. Бу вакытта ул ныгып өлгергән уналты-унҗиде яшьлек таза егет иде инде. Һәм шушы яшеннән йөк ташучы булып эшли дә башлады. Егет максатына иреште дияргә ярый – ат бар, атай заманыннан калган кабык арба бар, капчык күтәрергә таза арка да бар – тагын ни кирәк?! Иң мөһиме – ул хәзер үз атын җигеп йөри, үзе «хуҗа». Атка гына түгел, агасына да, инәсенә дә, чөнки «акса»ны да хәзер ул таба! Һәм без, «урам таптаучылар», аңа инде көнләшеп тә карый идек.
Менә бу – безгә күрше бөлгән башкорт Солтанай агай малайларының язмышы. Әмма андыйлар Дәүләкәндә аз түгел иде. Алар инде онытылып та беткән. Тик шуны әйтергә кирәк: тегермәннәрдән тимер юлга йөк ташучыларның бик күбесе, Муллагали шикелле, бер атлы башкорт агайлары иде. Язгы-көзге пычракларда казылмалы юллардан бичара атларның көянтәдәй бөгелеп, өзелердәй булып йөк тартканнарын миңа күп күрергә туры килде. Алар сыртына төшкән чыбыркыны Ходай үзе башка җан иясенә күрсәтмәсен. Ни хикмәттер, токымы шундыйга күрәме, башкорт аты, әйтик, немец яки хохол атларына караганда, бәдәнгә кечерәк тә, арыграк та, әмма инде чыдамлылыгына исең-акылың китәр! Чамасыз авыр эш өстенә, бахырга, минемчә, ашату-карау да җитми иде. Мәсәлән, хуҗасы базар каршындагы чәйнигә «җылынып» чыгар өчен кереп китә, ә аты аның җиргә ташлаган бүрек хәтле генә печәнгә башын иеп, күзен йомып тик кенә тора да тора. Көн буе да тора ала ул шул хәлендә!