Хәзер исә бу «Дәүләкән» өлешен менә нәрсә белән бетерәсем килә. 1981 елның җәендә мин соңгы тапкыр Иске Көрмәнкәй авылында булдым. Хәтерләсәгез, Көрмәнкәйдә торучы Хәмит дустымның һәм аның бичәсе Сәгыйдәнең кыска гына вакыт эчендә үлеп китүләрен, ләкин, кызганычка каршы, аларның каберләренә бара алмавымны башта ук язган идем инде. Бу юлы Дәүләкәнгә кайтуым да бары бер теләк – шул дусларымның каберләрен зиярәт кылу өчен генә иде.
Безне, ягъни мине һәм Уфадан бер-ике көнгә генә кайткан минем балачактан ук якын кешем Маһирәне, «Салават» колхозының машинасы Көрмәнкәйдән килеп алды. (Машинаны райбашкарма комитеты председателе Равилов иптәш чакырткан булган.) Алырга килүчеләр дә колхозның баш агрономы белән партоешма секретаре иде. Озак юанмыйча утырдык та киттек. Башта туп-туры Хәмит өенә барып туктадык. Менә кайткан саен күпме сыйланып, күпме сөйләшеп утырган иске генә өй… Әмма хәзер монда торучы юк икән инде, ул ташландык-буш, аны тиздән сүтәргә тиешләр. Шулай ук Сәгыйдәнең безгә ашлар пешергән, балыклар кыздырган читән алачыгы да юк – анысын бөтенләй сүтеп ташлаганнар. Шулай итеп, хуҗалары белән бергә аларның гомер иткән җылы почмаклары да киткән яки китәргә тора бу фани дөньядан!..
Аның каравы Хәмитнең кече улы шушында ук, капканың уң ягында гына зур таза йорт салдырып ята. Урам башын өлгерткән дә инде, тик эчке башы гына салынып бетмәгән әле… Егетне атасы кебек бик тырыш, уңган диделәр безгә, ләкин үзен күрә алмадык, эштә булып калды. Ә хатынын күрдек, һәм миңа бераз гаҗәп тә тоелды: ул әле түгәрәк йөзеннән балалык чырае да китеп бетмәгән бик яшь кенә, бик сөйкемле башкорт кызы иде, ләкин инде ике бала анасы, берсе кулында – Алсу исемле икән. Аталарыннан калган нигездә әнә шулай яңа, яшь тормыш таза үсентедәй күтәрелеп килә. Әйе, бу да бик табигый хәл, бик табигый күренеш!
Аннары каберлеккә киттек. Яшь кенә килен дә баласын күтәреп безгә иярде. Хәмит өе авылның иң читендә иде, аны узгач та сөзәк кенә Көрмәнкәй тавы башлана. Кечкенә каберлек менә шул тауның итәгеннән бераз өстәрәк, калку урында, авыл очыннан бер ике йөз метрда гына булыр… Барып җитү белән, үзебезгә кирәк каберләрне күрдек. Икесе дә янәшә генә, Хәмитнеке аз гына өстәрәк, икесенә дә гади генә ак таш куелган, тар гына рәшәткә тотылган… Ташларына уелган сүзләрне укыдым: Хәмит 1976 елның ноябрендә, ә Сәгыйдә 1977 елның мартында вафат булганнар… Аралары бик якын шул, бары өч кенә ай… Ашыккан Сәгыйдә Хәмите янына… Әмма уңайлы урында яталар – югарыда. Моннан гомер иткән өйләре – ишегаллары әнә генә, Дим дә яныннан гына уза, печән өстендә икәүләп йөргән болыннары, Сәгыйдәнең карагат, бөрлегән җыйган әрәмәлекләре, Хәмитнең балык тоткан күлләре, хәтта аның әнә туып үскән Дәүләкәне дә – барысы да ап-ачык күренеп тора. Ерак китмәгәнсез икән сез үзегезне чорнаган дөньядан, гүя авылдашларыгызга, балаларыгызга, менә бу кечкенә оныкларыгызга тыныч кына карап ятасыз!.. Эчемнән генә дога укыгандай әйтәсем килде: сез тир түгеп шушы җирне сугарган бик гади, бик самими кешеләр идегез – иң элек сезгә төшсен бу җирдә яшәүчеләрнең рәхмәте дә! Хушыгыз, дусларым, хушыгыз!
Ике кабер янында һәркайсыбыз эчтән генә уйлап бераз басып торганнан соң, без әкрен генә кузгалдык. Калкулыктан төшеп, «Жигули»га утыргач, егетләр безне Ярыштауга алып киттеләр. Вакыт тыгызрак тыгызын, ләкин мин каршы килмәдем. Мондый форсаттан файдаланмыйча ярамый иде, әлбәттә. Кайткан саен каршы алган, киткән саен озатып калган тавым бит ул минем!
Ярышның Дим буена озын сәкедәй карап торган беренче катына безне машина үзе алып менде. Хәзер без аның каплап куйган казандай иң биек икенче каты янында басып торабыз. Бусы инде Ярыштауның үзе!.. Егетләр миңа әйтәләр: «Әйдә, агай, түбәсенә дә меник», – диләр. «Менәргә… Ничек итеп?» «Туп-туры җәяүләп кенә!» – диләр егетләрем. Мин ирексездән көлеп башымны чайкыйм: «Ай-һай, миннән булыр микән, егетләр?!» «Булыр, булыр, курыкмагыз, үзебез җитәкләп мендерербез!» – дип кыстыйлар һаман мине… «Биеклеге күпме соң?» «Итәгеннән алып өч йөз илле метрлар чамасы, яртысын почти мендек инде», – диләр… Эчемнән генә уйлыйм: «Алай күп тә калмаган икән, ләкин мин бит Матбугат йортының дүртенче катына да туктамыйча менеп җитә алмыйм. Күпме булыр ул, унбиш-егерме метр, ә бу йөз илле метрдан да ким булмас. Минем өчен бик күп шул. Җитмәсә, Бишбүләктә ике көн кунак булып кайтып килгән чак… Йөрәк күтәрә алыр микән? Әмма менә алганда кызык та булыр иде… Ярышка мин унике-унөч яшьләремдә бер менгән идем, хәзер миңа җитмеш өченче яшь… йөрәктә стенокардия… Тәвәккәлләргәме-юкмы?» Һәм мин тәвәккәлләргә булдым. Әнә миннән өч яшькә олырак Маһирә карчык та менәбез дип тора… Киттек менеп… Ашыкмаска тырышам, аякларны җиргә нык терәп, салмак кына атлыйм. Бер генә тапкыр туктап тын алдым, егетләргә кулымны да биреп тормадым… Ниһаять, менеп җиттек… Йөрәккә колак салам: юк, кысуы да, авыртуы да сизелми… Бик гаҗәп иде бу минем өчен… Хикмәт нәрсәдә?.. Хәер, тиз сиздем мин моның серен: һава, һава, һавада бөтен хикмәт!.. Шундый саф, шундый коры, шундый җиңел мондагы тау, дала, кылганлы сәхрә һавасы!.. Киерелеп, бавырларга үтәрлек итеп сулыйм, юк, туеп булырлык түгел – мондый һава имгәнгән йөрәкне дә йөз ел яшәтер!..