Менә шундый саилчеләрнең берсе бөтен авыр һәм хәтәр елларны (ачлык елын да) исән-сау үткәреп, мин малай чакта да безнең Дәүләкәндә йөри иде әле. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк кенә битле, сакал-мыексыз – ничә яшьтә икәнен бер Ходай үзе генә белгәндер. Өстендә итәкләрен этләр өзгәләгән көрән төстәге кыска гына постау чикмән, аның астында кат-кат ямау салынган бик киң алача ыштан, аягында керле тула оек өстеннән киндерәсен чувашларча балтырына чаклы уратып бәйләгән, тузып «мыегы да чыккан» чабаталар, иңендә озын киндер капчык, кулында шактый саллы таяк… Чын исемен белгән кеше юк, ләкин ул үзен: «Мин – Курапаткин!» – дип йөртә иде, ягъни япон сугышы вакытында даны чыккан патша генералы, янәсе! Генералга охшар өчен ул ике колагы да өзек бүрегенең түбәсенә ап-ак куян койрыгы утыртып, чикмәненә түгәрәкләп кискән ак калай кисәкләре тагып йөри иде. Һәр йортның ишегалдына кергәч, «Курапаткин», бала-чага алдында ниндидер кеше аңламас кыска гына такмак әйтеп, бер генә урында әйләнгәләп, тыпыр-тыпыр биеп тә ала торган иде. Аны милләте белән чуваш диләр иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр, чөнки ул сәдаканы татарлар бирсә, ашыкмыйча гына дога кылып, руслар бирсә, бер-ике кат тиз генә чукынып, ишегалдыннан чыгып китә иде. Кыскасы, кешеләргә һич зарары тимәгән, Алланың бер дивана бәндәсе иде – башын кайчан, кайда салгандыр инде бу «мәшһүр» Дәүләкән Курапаткины?!
Муллый карт йортының ике катлы булуын әйткән идем бугай. «Чәйни» – аскы катында, ә өске катында фатирчылар торган. Дөресрәге, өске катның такталар белән генә бүленгән берничә вак бүлмәсендә айлап-еллап ялгызак кешеләр яшәгән. Мәсәлән, безнең Каргалы кешесе Ибәтулла учитель, Солтанмораттан (Галимҗан Ибраһимов авылыннан) килгән Мөхәммәтша тегүче, тагын икеме-өчме ялгыз приказчик шунда торганнар. Учитель үзенең бүлмәсендә башкорт шәкертләрен русча укыткан, ә тегүче «Зингер» машинасында текер-текер чалбар, камзул, җилән тегеп утырган. Бүлмә өчен күпмедер акчаны безнекеләргә түләгәннәр, ашау-эчүләре дә бездән булган. Русчалап әйткәндә, аларны нахлебниклар дияргә дә ярый. Барысы да буйдак яшьләр булганга күрәдер инде, алар кызык яшәгәннәр, гел генә төрле мәзәк, уен-көлке уйлап чыгарганнар – шулай исләренә төшереп сөйли торганнар иде минем атакай белән инәй дә…
Мин үзем, билгеле, бу «чәйни» заманын бөтенләй диярлек хәтерләмим, бик кечкенә булганмын әле – әйтик, ике белән биш арасында гына… Аннары без «чәйни»нең үзендә түгел, ә күршедәге икенче бер йортта торганбыз. Шуның өстенә, бу йортка күчеп күпмедер торгач, мин өченче яшемдә кинәт кенә… аяксыз калганмын. Ягъни әйбәт кенә йөреп яткан җиремнән тотканмын да аякка баса алмас булганмын. Нинди чир, нинди зәхмәт аркасында – моны миңа атам-анам да бервакытта да әйтеп бирә алмадылар. Авырту-сызлану да булмаган шикелле. Һәрхәлдә, урын өстендә үрсәләнеп ятмаганмын, киресенчә әле, мүкәйләп булса да йөрергә тырышканмын. Алар, әлбәттә, бик курыкканнар, тугыз баладан соң унынчысы да гарип калса – Алла үзе генә саклый күрсен!.. Мине аякка бастыру өчен врачларга күрсәтү (ул чагында ук Дәүләкәндә земский шифаханә булган), төрлечә дәвалап карау, им-томнар куллану, ниндидер бер зур ишанга илтеп өшкертү – берсе дә калмаган. Озакка сузылган бу тырышу, ә мин һаман идәндә шуышып кына йөрим икән… Әмма шулай да инәйнең күз яшьләре, ялварып сораулары, ниһаять, Алла бабайга барып җиткән булса кирәк, көннәрдән бер көнне, кинәт аяксыз калган шикелле, кинәт кенә аягыма да басканмын! Ул болай булган: кемнеңдер киңәше буенча, зур түгәрәк тазда ниндидер шифалы үлән-чәчәкләрне кайнар су белән пешекләп, мине шуның пар-суына утыртканнар. Башымны гына ачык калдырып, өстемә калын юрган япканнар. Һәм иң гаҗәбе – атакай белән инәй, мине шул хәлдә калдырып, үзләре мунчага киткәннәр. «Без кайтканчы утыр, балам» дигәннәрдер инде. Ә мин кайтканнарын көтеп тормаганмын, үрмәләп таздан чыкканмын да, урындыкка тотынып, әкрен генә аягыма басканмын! Кайтып кергәч, атакай белән инәйнең күзләре шар булган – бу нинди могҗиза!.. Тиз генә мине күтәреп алганнар, киендергәннәр, яңадан аякка бастырганнар. Һәм менә шул басудан мин йөреп тә киткәнмен.