Булмаса, яр башындагы өебезгә кайтыйк әле – минем бәләкәй чагыма. Күршебез Миңнегали агайның ишле балалары арасыннан миңа иң якын торганнары Зөфәр белән Маһирә иде. Дөрес, алар икесе дә миннән олырак – Зөфәр алты яшькә, Маһирә ике яшькә. Ләкин шуңа карамастан мин аларга бик ияләштем, алар янында үстем, егет чагым алар белән бергә үтте, һәм икесе дә минем бертугандай якын кешеләрем булып калдылар. Шушы көнгә кадәр!.. Моның төп бер сәбәбе менә нидән гыйбарәт: минем атакай сәүдә эшләре белән читкә киткән чакларда, инәй күршедән төн кунарга Зөфәр белән Маһирәне чакыра торган иде (билгеле, әти-әнисеннән сорап). Бу инде беренче герман сугышы башланып, дөньяның тынычлыгы китеп торган вакыт, ә без ике малай бик кечкенәбез әле, билгеле, инәй ялгызы гына кунарга курыккан. Унике яшьлек малай белән сигез яшьлек кызчык – бу бит үзенә күрә бер терәк, өйдә, һич югы, җан иясе арту дигән сүз. Аларның безгә куна керүен бигрәк тә мин көтеп ала идем, чөнки алар кергәч, өебез бөтенләй җанланып китә, бергә утырып чәй эчү дә күңеллерәк була, аннары минем өчен иң тансыгы алар белән бергә, бер урында ятып йоклау иде. Алар бит мине гел генә урталарына алып яталар иде… Әнә шулай балачактан ук туа безнең арада якынлык!
Ләкин еллар уза, без дә туктап тормыйча һаман үсәбез – алар алданрак, мин алар артыннан. Шулай үсә торгач, берзаман Зөфәр – егет, Маһирә туташ булган, мин дә малайлыктан чыгып егет булып киләм, имеш! Һәм шушы чорга кергәч, безнең арадагы яшь аермасы ничектер сизелми дә башлады, һәрхәлдә, без күпмедер дәрәҗәдә тиңләштек. Шуны да әйтергә кирәк: мин яшемә караганда күп кенә яктан шактый иртә өлгердем. Егет чакта дусларымның күбесе яшькә миннән олыраклар иде.
1925 ел белән 1930 еллар арасы – минем һәр җәйне Казаннан Дәүләкәнгә кайтып йөргән чагым. Менә шушы вакытта без Зөфәр белән егетләр буларак бик дуслашып киттек. Кем әйтмешли, без һаман бергә, һаман бергә! Бу биш-алты ел вакыт Дәүләкән яшьләренең иң оешкан, иң актив чагы иде. Җомга көн саен диярлек көймәләргә утырышып, Дим өстен җыр-гармун тавышлары белән яңгыратып йөрүләр, уникешәр атка төялеп, азыклар алып, арбага казаннар салып, Ачлы күл буена сәхрәгә чыгулар, әзерләгән концерт-спектакльләребез белән татар һәм башкорт авылларына «гастроль»гә барулар – болар барысы да әнә шул биш-алты ел вакыт эчендә булып алды. Зөфәр дә, Маһирә дә бу эшләргә иң якыннан катнашучы, җан өрүче, беренче башлап йөрүчеләрдән иде. Гомумән, ул чакта Дәүләкәндә яшьләр күп иде әле, китеп, таралып бетәргә өлгермәгәннәр иде. Әмма һәркемнең шул күп яшьләрдән аеруча якыны, күңелгә ошаганы, үзенә тартып торганы була. Зөфәр минем өчен әнә шундый иң якын, сирәк дусларның берсе иде. Ул яше белән дә, акыл белән дә күпләрдән өстен иде, ахрысы, шуңадыр мин химая эзләгәндәй гел аңа тартыла идем. (Ә химаяче миңа бик кирәк була башлаган иде инде.) Шуның белән бергә Зөфәр ачык, шат күңелле, туры сүзле һәм өстәвенә көяз бер егет тә иде. Көне буе атасы янында тимер чүкегәннән соң, ул бик әйбәтләп юынып, кара чалбар, ап-ак күлмәк киеп, кулына дирижёр таягыдай нечкә генә чыбык тотып, кичкырын йөрергә чыга торган иде. Һәм без дә, читтән кайткан берничә егет, шулай ук киенеп-көязләнеп, кичке йөрүгә чыга идек. Бергә очрашып, исәнләшеп, көлешеп алганнан соң, урам уртасыннан, күрәсезме безне дигәндәй, ашыкмыйча эре генә атлап китә идек. Иң элек вокзалга барып, берәр пассажир поездын үткәреп җибәрәбез – бу тамашага русы, татары шактый яшьләр җыела торган иде. Без яшь чакта поездларның килеп китүе кызыклы гына бер тамаша иде. Иң элек күрше разъезддан поезд чыкканын белдереп, кызыл фуражкалы дежурный вокзал ишеге янында асылынып торган җиз чаңны дәртле генә яңгыратып кага. Шуннан соң вокзал тирәсендә хәрәкәт көчәя, билет кассасы янында кысыш-сытылыш башлана. Бер унбиш-егерме минут үтүгә, семафор ягыннан күкрәген киереп килгән гайрәтле кара паровоз күренә – ул һәрвакытта поездны беренче юлга кызу гына китереп туктата. Перронда ыгы-зыгы башлана, берәүләр төшә, берәүләр менә, күп кенә пассажирлар, калай чәйнекләрен шалтыратып, кипәтүккә йөгерәләр. Йомшак урынлы вагоннарның ачык тәрәзәләреннән тузган чәчле чибәр ханымнар, мыекларын тәкә мөгезедәй бөтереп җибәргән ирләр тыштагы тамашага көлеп кенә карап торалар.
Скорый поезд, гадәттә, озак тормый иде… Бер биш минуттан дежурный чыгып чаңны ике тапкыр сугып ала, шуның артыннан ук сакаллы кондуктор сыбызгысын чырылдатып җибәрә, һәм очтагы паровоз калын гына итеп кычкырта да, азрак гайрәтләнеп пошкырганнан соң, әкрен генә кузгалып китә. Вагоннар шома гына тәгәри, ачык тәрәзәләрдәге адәм башлары отыры кызурак уза башлыйлар. Состав, ниһаять, узып китә, тик әнә иң арттагы вагоннан сары флагын сузган проводник кына бераз әле күренеп бара…