Гали абзый, җәмәгатен җирләгәч, озак та тормыйча үз авылыннан Мәликә исемле яшь, чибәр, таза хатын алып кайтты. Балалар өчен ятимлеккә үгилек тә өстәлде. Мәликә апаның ул балаларга мөнәсәбәте, бәлки, начар да булмагандыр, карагандыр да, әмма сынык күңелле балалар өчен ул инде барыбер үги ана иде. Мәхмүттәге төшенкелек, моңаюның да бер сәбәбе атасының бик яшь, чибәр хатынга өйләнүе булды түгелме икән?! Күзе ачылган ир бала мондый хәлне бик авыр кичерә торгандыр, ахрысы.
1918 елның кара көзендә, ягъни Гражданнар сугышы иң көчәйгән бер чакта, без ике гаилә вакытлыча Уфага күчеп тордык. Күрәсең, безнең атайлар зур калада җан саклавы җиңелрәк, хәвефсезрәк булыр дип уйлаганнардыр инде. 1919 елны кызыллар Уфаны алгач та, без кире Дәүләкәнгә, үз йортыбызга кайттык. Ә Гали абзый ни өчендер ашыкмады, калып торды. Ачлык елны да уздырып, дөньялар рәтләнгәч, ялгышмасам, 1923 елны гына ул үзенең йортына кайтып керде. Бу вакытта инде Гайникамал апа буй җиткән зифа кыз иде. Аның Уфада яратып йөргән егете дә булган икән, озак та үтми, шушы Сәхип исемле егет Гайникамал артыннан Дәүләкәнгә дә килеп чыкты. Шул чакта мин аны күргән дә идем. Түгәрәк йөзле, зур күксел күзле, кечкенә колаклы, үзенә күрә чибәр генә егет иде ул… Ләкин Гали абзый ни өчендер бу егетнең исемен дә ишетергә теләми, өенә дә аяк бастырмый. Гайникамал апаны да очрашудан катгый рәвештә тыя. Ахрысы, шактый күпне күреп өлгергән иркә, көяз егетне мужик табигатьле итче абзыйның күңеле кабул итә алмагандыр инде. Хәтеремдә, кышкы салкын көннәр, Сәхип егет айлы зәңгәрсу кичләрдә Дәүләкән урамында Гайникамал апаны сагалап, шыгыр-шыгыр атлап йөри – максаты аның кызны ничек тә качырып алып китү булган икән. Кемнеңдер ярдәме белән алар шулай да кайдадыр аулакта очрашалар, сөйләшәләр, качу турында сүз дә куешалар. Ләкин егет бер ахмаклык эшли: ат яллап, кызны качырып алып киткән төнне ул бер уңайдан Гали абзыйның капкасын да дегеткә буяп китә. Бу инде бик зур хурлык, тискәре атаны гына түгел, сөйгән кызын да ил-күз алдында мәсхәрә итү – моны ул, Сәхип, ахмак булмаса, әлбәттә, белергә тиеш иде. Гали абзый, кызның качканын сизгәч тә, иртә таңнан атын җигеп, артларыннан куа чыга. Ләкин, тегеләрнең бәхетеннән диеп әйтик инде, ул ялгыш юлдан китә һәм таба алмыйча караңгы төшкәндә генә кире борылып кайта. Әгәр ул артларыннан җитә алса иде, кала егетен «эһ» тә димичә күсәк белән сугып үтергән булыр иде. Көч-гайрәтне Ходай аңа биргән инде, ә ачу-ярсуы, билгеле, ташып чыккан булырга тиеш. Кайткач, шушы дәү-таза кеше капкасына буялган дегетне елый-елый кырган, имеш, – күргән кешеләр шулай сөйләгәннәр. Бәгырь дигәнең берәүдә дә таш түгел…
Кыска гына гомерле нэп вакытында Гали абзый Дәүләкән базарында әүвәлгечә ит белән сату итте. Аның йонлач бәкәлле, озын кара яллы йомры гына туры аты бар иде, шуны җигеп ул авыллар арасына чыгып китә иде дә, тимер ходлы арбасына бер-ике сарык салып, йә булмаса тәртәсенә берәр печкән үгез яки тана бәйләп алып кайта иде. Базар мәйданында ит рәте Кәримовлар бакчасы буенда иде. Гали абзыйның да шул рәттә, такта кыек астында, өстәле белән юан бүкәне тора иде. Алып кайткан терлеген суеп, шунда чыгара, күбрәк үзе сата, ләкин еш кына Мәхмүтне дә сатуга куя иде. Әйтергә кирәк, Мәхмүт бу эшкә, ягъни түшкәне белеп чабарга һәм дөрес үлчәргә шактый ук өйрәнеп өлгергән иде.
Ләкин, мәгълүм булганча, ирекле сәүдә озакка бармады. Егерменче елның урталарыннан инде сәүдәгәр малайлары таралыша да башлады. Язмышыннан аеруча канәгатьсез дустым Мәхмүт тә башын алып кая да булса чыгып китү турында еш кына хыяллана торган иде. Әмма аңа атасының каты кулыннан ычкынуы җиңел түгел иде. Мин менә атам-анамның ризалыгы белән җиңел генә киттем дә бардым, ә ул киндер алъяпкычын бәйләгән килеш ит рәтендә торып калган иде әле… Ләкин озакка бармаган аның да бу күңелсез һәм өметсез эшкә бәйләнеп торуы – ничектер кыюлыгы җитеп, бөтенесен ташлап, ниһаять, ул да атасы йортыннан чыгып киткән. Мин икенче җәйне Казаннан кайткан чакта, Мәхмүт Дәүләкәндә юк иде инде.
…Тагын берничә тынгысыз ел үтә, сәүдә эшләре әкренләп сүнә, аннары бөтенләй бетерелә, шуннан соң Гали абзый үзе дә, яшь хатынын һәм аңардан туган ике кызын алып, яңадан Уфага күчә. Шулай итеп, Дәүләкәндә янә бер гаилә гомер иткән нигезеннән аерыла. Кайткан чакларымда мин һәрдаим Гали абзый йорты яныннан әкрен генә каранып узам. Ләкин кайчандыр, моннан бик күп еллар элек миңа бик таныш йортның танырлык бер җире дә калмаган – бөтенесе башка, йорт үзе дә, капка-коймасы да, торган кешесе дә… Кем ул? – белмәдем, сорашып та тормадым.